Эчтәлеккә күчү

Социобиология

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Социобиология latin yazuında])
Социобиология
Әһәмиятле кеше Эдвард Осборн Уилсон[d][1]
 Социобиология Викиҗыентыкта

Иҗтимагый биология, социобиология - берничә фәнни берәмлек кисешкән урында барлыкка килгән дисциплинаара фән. Иҗтимагый биология тере җан ияләренең үзара мөнәсәбәтләрен эволюция барышында үсеш алган өстенлекләр җыелмасы аша аңлатырга тырыша. Бу фән еш кына биология һәм социология тармагы дип санала. Шул ук вакытта, социобиологиянең тикшеренү өлкәсе эволюцион теорияләрне, зоологияне, генетиканы, археологияне һәм башка дисциплиналарны өйрәнү белән кисешә. Иҗтимагый фәннәр эчендә социобиология эволюцион психологиягә якын һәм үз-үзеңне тоту теориясе коралларын куллана.

Бал кортлары - иҗтимагый бөҗәкләр мисалы

Кайвакыт иҗтимагый биологияне биосоциология дип тә атыйлар, бу бик үк дөрес түгел һәм гамәлдәге әдәбиятка һәм дөньяда кабул ителгән терминологиягә туры килми.

Иҗтимагый биология XX гасырның икенче яртысындагы иң бәхәсле һәм каршылыклы фәнни дисциплиналарның берсе булып чыга. Барысы да 1975 елда энтомолог Эдвард Уилсонның "Социобиология: Яңа синтез" китабы басылып чыгу белән башлана. Бу китап хайваннарның җәмгыятьтә үз-үзләрен тотышын (беренче чиратта кырмыскалар мисалында, чөнки бу Уилсонның белгечлеге), мәсәлән, альтруизм, агрессия һәм башкаларны эволюцион механизмнарны аша аңлатуның беренче омтылышы була. Бу китапның соңгы бүлеге генә кеше тәртибенә багышлана. Соңрак Уилсон "Кеше табигате турында " (кеше тәртибе турындагы социобиология) китабын яза. Бу китап авторга Пулитцер премиясен китерә.

Социобиологик теория

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кешелекнең социобиологик теориясе генетик-мәдәни эволюция теориясенә, ягъни кеше үсеше кире элемтә контурына таяна, дигән фикергә нигезләнгән. Кайбер җәмгыятьләр исән кала, кайберләре юкка чыга, һәм табигый сайланыш индивидуаль, җенси һәм төркем дәрәҗәләрендә бара.

Иҗтимагый биологлар кешеләрнең үз-үзләрен тотышын, хайваннарныкын кебек үк, табигый сайланыш нәтиҗәсе буларак аңлатып була дип саныйлар. Эволюцион теориянең, аеруча табигый сайланыш төшенчәсенең кулланылышы тәнкыйтькә дучар була, чөнки кешенең үз-үзен тотышында өстенлек итүче көч дип мәдәният санала.

Хәзерге социобиологиядә мәдәниятне эволюцион теория ягыннан карарга омтылучы алымнар (Икеләтә мирас теориясе (DIT) яки ген-мәдәният коэволюциясе теориясе) бар. Кавалли-Сфорца һәм Бойд-Ричерсон мәдәни үзенчәлекләрнең мирас итеп алынуына карата эволюцион биология моделен кулланалар. Бу тикшеренүләр мәдәни мирас (cultural transmission) теориясенең нигезе.

Иҗтимагый биологлар хайваннарның үз-үзләрен тотышын табигый сайланыш басымы нәтиҗәсендә барлыкка килүен аңлату өчен рациональ аңлатма табарга тырышалар. Ләкин индивидуаль нәселдәнлек өстенлекләре һәрвакыт хайваннарның җәмгыятьтәге үз-үзләрен тотышлары үрнәкләренең барлыкка килүен аңлата алмый. Эволюция шулай ук төркем сайланышы аша да бара. Төркем сайланышы өчен җаваплы механизмнар уен теориясе методологиясе ярдәмендә аңлатыла. Төркем сайланышы альтруистистик үрнәкләрнең барлыкка килүен табигый сайланыш аша аңлата ала. Җәмгыятьтә хайваннарның үз-үзләренен тотышы билгеле бер эволюцион яктан тотрыклы стратегия эзләүгә нигезләнгән социобиологик гипотеза буларак кабул ителә.

Танылган социобиологлар

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Иҗтимагый биологиягә карата булган тәнкыйть күбесенчә турыдан-туры фәнни бәхәсләрдән түгел, ә киңрәк иҗтимагый һәм сәяси бәхәсләрдән килеп чыга. Иҗтимагый биологиягә каршы торучылар еш кына ул социаль дарвинизмны аклау өчен килеп чыккан, дип саныйлар.

Социобиология тәнкыйтьчеләре

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
  • Ричард Левонтин
  • Стивен Джей Гулд
  1. ベンジャミン・クリッツァー 21世紀の道徳: 学問、功利主義、ジェンダー、幸福を考える東京都: 晶文社, 2011. — ISBN 978-4-7949-7283-5

Шулай ук карагыз

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]