Социолингвистика

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Социолингвистика latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Социолингвистика
Предмет изучения прескриптивизм[d], Стандарт тел, language ideology[d], language attitude[d], кодификация[d], языковая норма[d], communicative competence[d], владение языком[d], hyperadaptation[d], Узус[d] һәм гиперкорректность[d]
Код ISOCAT 2646
Commons-logo.svg Sociolinguistics Викиҗентыкта
Тел тарихы белән җәмгыять тарихы арасындагы багланыш инде В.фон Гумбольдт, И.А.Бодуэн де Куртенэ, Ф.И.Буслаев, Ф.де Соссюр һәм күп кенә башка тел белгечләренең хезмәтләрендә чагылыш таба. Француз социолингвистик мәктәбе вәкилләре (А.Мейе, Ж.Вандриес, Э.Бенвенист, һ.б.), Женева мәктәбе вәкилләре (Ш.Балли, А.Сеше), Прага лингвистика мәктәбе вәкилләре (В.Матезиус, Б.Гавранек), америка этнолингвистларының хезмәтләре (Э.Сепир һ.б.), Л.П.Якубинский, В.В.Виноградов, Б.А.Ларин, В.М.Жирмунский, Е.Д.Поливанов тарафыннан язылган хезмәтләр дә бүгенге көн социолингвистикасы өчен нигез тудыра.

Социолингвистикателнең иҗтимагый табигате, аның иҗтимагый функцияләре, телнең җәмгыять яшәешендә уйнаган роле белән бәйле проблемаларны өйрәнүче фән; тел белеме, социология, социаль психология һәм этнография чикләрендә барлыкка килә.

Социолингвистика методлары – ул социологик һәм лингвистик эшчәнлек синтезы. Тел өйрәнүдәге социолингвистик методлар анкета сорауларына җавап бирүне, интервью үткәрү һәм күзәтүне үз эченә ала. Анкета сорауларына җавап биргән очракта, алдан ук әзер теге яки бу характердагы һәм күләмдәге сораулар була, аларның максаты – сорауларга җавап бирүче хакында һәм аның сөйләм үзенчәлекләре турында мәгълүмат туплау. Интервью үткәрелгән очракта исә, алдан ук программа төзү һәм интервью техникасын билгеләүгә зур игътибар бирелә. Дөрес мәгълүмат алу өчен бу метод кулланылган очракта, сөйләм ситуациясе контрольгә алына, ягъни, табигый аралашу яисә теге яки бу эталонга омтылыш күздә тотыла. Шул ук вакытта, тикшерү үткәргән кешеләр, тикшерелүче кешеләргә карата теге яки бу формадагы йогынтыны минимум дәрәҗәсенә төшерергә тиеш. Кайбер очракларда катнашучының күзәтү ысулы кулланыла, ягъни, интервью алучы коммуникатив актта үзе дә катнаша. Нәтиҗәләр корреляцион анализ ярдәмендә ясала. Телнең иҗтимагый вариантларын классларга бүлү телнең стратификацион, ситуатив һәм коммуникатив вариантлыкларына нигезләнеп башкарыла. Стратификацион классификация үткәрелгән очракта профессиональ вариантларны, жаргон, иҗтимагый диалектлар, уен характерындагы вариантларны аералар. Ситуатив классификация конкрет иҗтимагый ситуацияләр нигезендә тел вариантларын билгели: сөйләм эшчәнлегенең вакыты һәм урыны күздә тотыла (университет аудиториясе, суд утырышындагы чыгыш, рәсми очрашулар, гаилә эчендә сөйләшү һ.б.). Коммуникатив классификация телнең вариативлык характеристикасын сөйләм структурасы һәм формасына бәйле рәвештә күздә тота: диалог яки монолог, язу яки телдән сөйләү, сөйләмнең жанры һәм стиле һ.б. Социолингвистикага теге яки бу иҗтимагый параметрларга бәйле корреляцияләр хас – сөйләүче яки тыңлаучының иҗтимагый статусы, аудитория һ.б., аларга бәйле булганнары исә – тел күренешләре.

Һәрбер аерым иҗтимагый параметр буенча, тел күренешләренең функциональ бәйләнеше тулы һәм өлешчә булырга мөмкин. Бәйлелекләр һәрбер аерылып күрсәтелгән иҗтимагый параметр буенча тасвирлана һәм эчтәлекле интерпретациягә дучар ителә, еш кына бу очракларда бәйлелекләр таблицалары һәм графиклары кулланыла.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]