Союз-11 (галәми кораб)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Союз-11 (галәми кораб) latin yazuında])
Союз-11
Логотип
Сурәт
Масса 6790 килограмм
Әүвәлгесе Союз-10[d]
Киләсе Союз-12[d]
Озаклык 2 053 303 секунд
Юл башы Байкоңгыр галәм аланы[1]
Үлүчеләр саны 3
Галәми аппарат Союз 7КТ-ОК[d]
Йөртүче ракета Союз[d][1]
Хезмәтләндерүче ССРБ галәми программасы[d]
Экипаж әгъзалары Георги Добровольски[d], Владислав Волков[d] һәм Виктор Патсаев[d]
Запастагы такым Алексей Губарев[d], Виталий Иванович Севастьянов[d] һәм Анатоли Воронов[d]
Галәми кораб очыру датасы 6 июнь 1971[1]
Очып-төшү урыны Караганды өлкәсе
Очып-төшү датасы 30 июнь 1971
Орбиталь әйләнешләр саны 383
Апоүзәк 237 km
Периүзәк 163 km
Орбита төре түбән Җир буе орбитасы[d]
Орбита авышлыгы 51,57 °[2]
Орбита дәвере 88,4 минут
Җитештерүче Энергия[d]
Сыйдырышлык 3
Позывной сигнал Янтарь (Yantar – "Amber")
 Союз-11 Викиҗыентыкта
Һәлак булган галәмчеләр Георгий Добровольский, Владислав Волков, Виктор Пацаев истәлегенә чыгарылган почта маркасы, 1971

Союз-11 - 1971 елда Салют-1 дигән орбиталь станциягә беренче экипажны китергән пилотлы галәми кораб (моннан элекке Союз-10 корабы орбиталь станция белән уңышсыз тоташтырыла, шуңа күрә экипаж станциягә керә алмый).

1971 елның 29 июнендә Җиргә кайтканда югары биеклектә төшерелә торган аппарат герметиксызлана һәм галәмчеләр Георгий Добровольский, Владислав Волков, Виктор Пацаев һәлак була. Ул вакытта скафандрлар кулланылмый.

Каза вентиляцион клапан кинәт ачылуы сәбәпле булган. Бу һәлакәттән соң скафандрлар мәҗбүри тәртиптә кулланыла башлый һәм клапан төзәтелә.

Һәлак булган галәмчеләр истәлегенә күп шәһәрләрдә урамнар аталган. Айда урнашкан "Һәләк булган астронавт" һәйкәлендә галәмчеләр исемнәре бастырылган.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 1,2 Макдауэлл Д. Jonathan's Space Report — 1989.
  2. http://www.spacefacts.de/mission/english/soyuz-11.htm