Соңлаган башланулы челтәркатлауның дегенерациясе
1. Нәселдәнлек төре аутосом-доминатлы.
2. Гомернең 6 нчы декадасында никталопия белән киләчәктә үзәк һәм периферия күрүенең көчәюче кимүе белән билгеләнә.
3. Билгеләре (барлыкка килү тәртибендә).
• Гадәти күз төбе.
• Урта перифериядә вак саргылт-ак таплар төркеме.
• Пигментлы ретинопатия һәм хориоретиналь атрофия.
• Атрофияле макулопатия һәм КН атрофиясе.
4. Чир башында ЭРГ гадәти; соңгы стадияләрдә — амплитуда кимүе генә.
5. Фараз бик начар.
Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Джек Кански - "Клиник офтальмология: системалаштырылган караш", [2009 ел]]