Спандарамет

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Спандарамет latin yazuında])
Спандарамет
Илаһ карый әрмән мифологиясе[d]

Спандарамет (әрмән телендә:Սպանդարամետ) яки Сандарамет (Սանդարամետ) алты Амеша Спенталарның берсе һәм җир сакчысы Зәрдөштлек язата сы (фәрештә Илаһы) Спента Армаитиның әрмән телендә исеме булган.
Исем әрмән телендә ике формада очрый. Спадарамет, Төньяк-көнбатыш урта иранидан алынган булганга охшаш һәм Сандарамет ("Аид, аскы дөнья"), ул көньяк-көнбатыш ирани юрамадан, мөгаен борынгы формадан алынган.
Сандарамет исеме кайчан әрмән теленә кергәне билгеле түгел; ул Ахеменидлар мәмләкәте кергән булырга мөмкин. Язылыш Тәүратның әрмән теленә тәрҗемәсенә куллынган, анда шулай ук чыгарылган сыйфат сүз “сандараметакан” кулланыла. 5-енче гасыр әрмән авторы Агафангелос үлеләргә карата ишарә итәр өчен sandarametakan nnĵecealkc (“аскы дөньяда йоклаучылар”) сүзен куллана. Сүзнең аскы дөньяга таба карата кулланылышы әрмән теленә аның керүе җир үлеләрнең йорты буларак каралган периодта булганына ишарә итә.[1] Сандарамет мөгаен Зәрдөштлек һәм борынгы ышанулар кушылмасы нәтиҗәсендә аскы дөнья Илаһы буларак карала.[2]
Урта гасыр әрмән тарихчысы Товма Артсруни буенча, Артаксиад әрмән патшасы Артаксиас II-нең (хөкем итү вакыты б.э.к. 75–69 ел) Васпураканда төзелгән "Геракл һәм Дионисоска гыйбадәтханәләре" булган. Геракл Ваһагнга карый һәм Дионисос Спандараметка охшаш.
Агафангелос мәгълүматы буенча Әрмәнстанның Арсакид династиясе әрмән патшасы Тиридат III (хөкем итү еллары б.э. 298–330 еллары) “каберләр šahapet-ын” искә ала, алар мөгаен Спандараметка карый. Әрмән теле сүзе šahapet (Борынгы Фарсы теле xšaθrapati-дан алынган) табигыйдан өстен мәхлукатларга караган өчен кулланган булган. [3]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Russell, 1987, 429 бит.
  2. Russell, 1987, 429–430 битләр.
  3. Russell, 1986, 438–444 битләр.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]