Спартак Әхмәтов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Спартак Әхмәтов latin yazuında])


Спартак Әхмәтов
Туган 8 июнь 1949(1949-06-08) (74 яшь)
Эстәрлебаш, БАССР, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  Россия
 СССР
Әлма-матер Салават индустриаль көллияте һәм Уфа дәүләт нефть-техника университеты
Һөнәре сәясәтче, РФ Дәүләт думасы депутаты
Сәяси фирка Бердәм Русия һәм Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Гыйльми дәрәҗә: техник фәннәр нәмзәте[d]

 Спартак Әхмәтов Викиҗыентыкта

Спартак Әхмәтов (8 июнь 1949 ел) — ССРБ һәм Россиянең партия, хуҗалык һәм дәүләт эшлеклесе, галим. 1992-2007 елларда Стәрлетамак шәһәре шәһәр округы хакимияте башлыгы. Техник фәннәр кандидаты. Россия Федерациясенең бишенче чакырылыш Дәүләт Җыелышының Дәүләт Думасы депутаты, Дәүләт Думасының Дәүләт Думасы Регламенты һәм эшне оештыру комитеты рәисе урынбасары (20072011). «Бердәм Россия» фиркасе әгъзасе. Россия Федерациясенең һәм Башкортстан Республикасының атказанган төзүчесе. Дуслык һәм «Хөрмәт Билгесе» орденнары кавалеры. Стәрлетамакның мактаулы гражданы.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Спартак Гали улы Әхмәтов 1949 елның 8 июнендә Башкорт АССР-ының Стәрлебаш районы Стәрлебаш авылында туган.

1968 ел — ССРБ Миннефтехимпромның Салават индустриаль техникумын тәмамлый.

19681970 — Совет Армиясендә хезмәт итә.

1970 —1986 — «Стәрлетамакстрой» һәм «Востокнефтезаводмонтаж» трестында инженер һәм җитәкче вазифаларда эшли.

1979 ел — Уфа нефть институтын тәмамлый.

19861987 — КПСС-ның Стәрлетамак шәһәр комитетының икенче секретаре.

19871992 — Стәрлетамак кала Советы башкарма комитеты җитәкчесе.

1989 елда — Свердловск Югары партия мәктәбен тәмамлый.

1992 елдан — Стәрлетамак шәһәре хакимияте башлыгы һәм Башкортстан Дәүләт Җыелышы Вәкиллек Палатасы депутаты.

2007 елның 2 декабрендә «Бердәм Россия» Бөтенрусия сәяси партиясе тарафыннан китерелгән кандидатларның федераль исемлеге составында бишенче чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты итеп сайлана.

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Дуслык ордены
  • «Хөрмәт Билгесе» ордены
  • Россия Федерациясенең атказанган төзүчесе
  • Башкортстан Республикасының атказанган төзүчесе
  • Стәрлетамакның мактаулы гражданы[1].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]