Спартак (аяк киеме фабрикасы)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Спартак (аяк киеме фабрикасы) latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
«Спартак» аяк киеме фабрикасы
Тип

Ачык акционерлык җәмгыять

Нигезләү елы

1916

Прежние названия

1922 елга кадәр — «Поляр» фабрикасы
1964 елга кадәр — «Спартак» Казан күн-аяк киеме комбинаты
1988 елга кадәр — «Спартак» Татар аяк киеме җитештерү берләшмәсе

Год закрытия

2017

Урнашыу

РусияFlag of Russia.svg Русия: Казан
Спартак урамы, 2-б

Ключевые фигуры

Рәйхәт Зыятдин Улы Гарипов (генераль директор)
Илдар Искәндәр Улы Зарипов (башкарма директор)
Игорь Юрьевич Верхандеев (баш инженер)

Отрасль

җиңел сәнәгать

Продукция

аяк киеме җитештерү

Число работников

1579 кеше (2010 ел[1])

Материнская компания

РСФСР җиңел сәнәгать министрлыгы;
Татфондбанк (2010 елдан)

Сайт

архив сайта

«Спартак» аяк киеме фабрикасыКазан шәһәрендә урнашкан җиңел сәнәгать предприятиесе. Россиядә 1916—2017 елларда иң эре аяк киемнәре фабрикаларының берсе булган.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Фабрикага 1916 елда «Поляр» аяк киеме җитештерү фирмасын гамәлгә куйган Шабанов, Зобнин һәм Жулин сәнәгатьчеләре нигез салган. Казан аяк киеме мануфактурасы ширкәте фирма өчен Әрмән урамындагы (хәзер — Спартак урамы) Сукно бистәсендәге ике катлы склад бинасын сатып алган. Тире эшкәртү өчен фабрика янында тире заводы ачылган. Фабрика җиһазланышы үз эченә пар двигателе һәм аяк киеме тегү машиналарын керткән[2]. Ачылганнан соң өч елдан соң фабрикада 980 кеше эшләгән.

Югары халык хуҗалыгы Советының 1920 елның 7 февралендәге карары белән фабрика миллиләштерелә һәм Таткож карамагына тапшырыла (1922 елның 1 гыйнварыннан — Таткожтреста). Шул ук елны фабрика һәм катнаш производстволар өчен белгечләр әзерләү өчен Татарстанның, Урал һәм Себер район күн техникумы (хәзер — Казан җиңел сәнәгать техникумы) ачыла[3].

1922 елда эшчеләр тәкъдиме буенча, фабрика «Спартак» дип Италиядә коллар һәм гладиаторлар восстаниесе җитәкчесе — Спартак хөрмәтенә атала башлый[2]. Шул ук елның октябрендә ул Казанның «Спартак» күн-аяк киеме комбинатына үзгәртелә.

1928 елда комбинатның яңа корпусы төзелә, ул аяк киемнәре фабрикасы һәм күн заводы биналарын тоташтыра. Алга таба якындагы территориядә башка фабрика биналары төзелә. Мәсәлән, 1934 елда 2 катлы йон юу бинасы төзелә.

1932 елда, беренче бишьеллык вакытында, эшчеләр саны 2857 кешегә җитә.

Бөек Ватан сугышы вакытында фабрика елына миллионнан артык пар аяк киеме җитештерә. Фабрика фронтка солдат итекләрен һәм мех унтларын тапшырган[2]. Комбинат Казанга Гомельнең «Труд» аяк киемнәре фабрикасы эшчеләре һәм җиһазлары эвакуацияләнү сәбәпле киңәюен дәвам итә.

Сугыштан соң модельле аяк киеме цехы реконструкцияләнә. Фабрика автоматлаштырыла — анда 28 конвейер, машина-ярымавтоматлар эшли башлый[2].

1962 елның 1 августында «Спартак»ка Казан балалар аяк киемнәре фабрикасы кушыла. Предприятиедә 5000гә якын кеше эшли. Көн саен аяк киеме җитештерү 24 мең парга җитә[2].

1960 елда Казан аяк киемнәре комбинаты составына Яшел Үзән һәм Чистай аяк киемнәре фабрикалары керә[2]. 1964 елның 11 июнендә комбинат исеме «Спартак» Татар аяк киеме җитештерү берләшмәсе дип үзгәртелә. 1977 елдан «Спартак» Йошкар-Ола аяк киемнәре фабрикасын үз эченә ала.

Казан «Спартак» аяк киемнәре фабрикасында итекләр әзерләү. 1945 ел.

1980 елда «Спартак» чыгара торган продукция күләме елына 11,5 миллион пар аяк киеменә җитә[2]. 1989 елдан предприятие «Спартак» Татар сәнәгать-сәүдә аяк киеме берләшмәсе дип атала башлый.

1991 елда фабрика «"Спартак" арендага алынган Татар сәнәгать-сәүдә аяк киеме берләшмәсе» дип атала башлый. Татарстан Республикасы Президентының «Дәүләт предприятиеләрен, оешмаларын һәм берләшмәләрен акционер җәмгыятьләргә үзгәртеп кору чаралары турында» 1992 елның 26 сентябрендәге ПУ-466 номерлы Указы нигезендә предприятие акционер җәмгыять итеп үзгәртелә.

1994 елның 27 августыннан предприятие «"Спартак" аяк киемнәре берләшмәсе» ачык типтагы акционерлык җәмгыяте дип атала башлый, ә 2000 елда җәмгыять «"Спартак" аяк киеме ачык акционерлык җәмгыяте» дигән яңа исем ала.

1990 елларда базарда чит ил аяк киемнәре арту сәбәпле, җитештерү күләме шактый кимегән. 2001 елда Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев сүзләренә караганда, предприятие «бик авыр, авыр вакыт»ны узып киткән[4].

2001 елда, «Коммерсантъ» газетасы бәяләвенчә, «Спартак» Россиянең иң эре аяк киемнәре җитештерүчеләр егермелегенә кергән[5].

2000 нче елларда предприятиедә җитештерү мәйданнары шактый кыскартылган, ә 2007—2012 елларда персонал саны ике тапкырга киметелгән.

Милекчеләр һәм җитәкчелек[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

СССР чорында «Спартак» РСФСР җиңел сәнәгать министрлыгы составындагы дәүләт предприятиесе була.

1992 елда предприятие акционерлык җәмгыятенә хосусыйлаштырыла. 2010 ел ахырына компаниянең төп акционерлары — «Татфондбанк» (акцияләрнең 97,8%) һәм фабриканың генераль директоры Рәйхәт Зыятдин улы Гарипов (акцияләрнең 0,9%) була. 2011 елның 31 декабренә акцияләрнең 97,3% «Спартак-Финанс» компаниясендә була.

2012 елның апрелендә Р. З. Гариповның ябык язылу буенча ААҖ устав капиталының 95,89% тәшкил иткән фирма акцияләренең өстәмә 100 млн данәсен сатып-алу килешүенә кул куюы билгеле була. Гарипов кәгазьләрне номиналь бәядән сатып ала — бер данәгә 10 сум, 1 млрд сум түләп[6].

Эшчәнлек[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Фабриканың төп эшчәнлеге булып табигый һәм ясалма тире, текстильдән аяк киеме сәнәгате эшләнмәләрен җитештерү һәм сату.

Компаниянең үз ваклап сату челтәре булган, 2012 ел уртасына Россиянең 23 шәһәрендә «Спартак»ның 80 нән артык фирма аяк киемнәре кибете булган (39 кибет — ТР шәһәрләрендә, шуларның 12се — Казанда)[7].

2010 елда «Спартак» җитештерү күләмен 2009 ел белән чагыштырганда 21,5% — 510 мең парга кадәр арттырган (2010 елда компаниянең сату күләме шулай ук арта һәм 236 мең пар тәшкил итә)[8].

Банкротлык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2016 елга фабрикада 500—600 хезмәткәр калган[9]. Предприятиенең бурычы 3 млрд. сумнан артып киткән, шуларның 20 млн. хезмәт хакы буенча бурычлар тәшкил иткән[10].

2017 елда Татфондбанк бөлгенлеккә төшкәннән соң, фабрика, директорлар советы карары буенча ,Арбитраж суды бөлгенлек процедурасын башлый[11]. Конкурс идарәчесе бинаны 1,5 миллиард сумга бәяли[12].

2018 елда аяк киеме фабрикасы җитәкчелеге гамәлләрендә Россия ҖК 196 статьясы буенча предприятиене алдан ук бөлгенлеккә төшерү билгеләре ачыклана[13].

Кызыклы фактлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1930 еллар башында Н. Г. Пейсаховский фабрикада закройщик булып эшли[14].
  • 2011 елда фабриканың элеккеге башлыгы Рәмис Гыйзетдинов суд тарафыннан өч елга һәм ун айга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм ителгән, ул фабрика директоры булган вакытта (1999—2003 елларда) рейдерларга бүләк өчен үзе җитәкләгән «Спартак»ның 8 миллион сумлык мөлкәтен урларга ярдәм иткән өчен гаепләнгән[15].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Фабрика «Спартак» наращивает объёмы // Время и Деньги. — 2010. — № 107 (3301). — 16 июня.
  2. 2,0 2,1 2,2 2,3 2,4 2,5 2,6 История Архивная копия от 30 апрель 2012 на Wayback Machine // Официальный сайт ОАО «Обувная фабрика „Спартак“»
  3. См.: Саурова Г. А. Казанскому техникуму лёгкой промышленности — 85 лет // Казанский педагогический журнал. — 2005. — № 2. — С. 61-63.
  4. Экс-главу фабрики «Спартак» отпускают под залог // Деловой квартал. — 2010. — 3 ноября.
  5. Наиболее крупные российские производители обуви // Коммерсантъ. — № 110 (2240). — 2001. — 27 июня.
  6. Ольга Кудрина. Миллиард за «Спартак» // Коммерсантъ (Казань). — 2012. — № 80 (4862). — 4 мая.
  7. Гуля Гайнутдинова. Ильдар Зарипов, «Спартак»: «Даже самая элитная итальянская обувь стоит не дороже 3-х тысяч рублей» // Деловая газета «БИЗНЕС Online». — 2012. — 2 июля.
  8. Ольга Кудрина. Миллиард за «Спартак» // Коммерсантъ (Казань). — 2012. — № 80 (4862). — 4 мая.
  9. Банкротство к столетию: ТФБ утягивает за собой «Спартак»//26.12.2016
  10. Кто обул казанский «Спартак»
  11. Арбитраж начал банкротство казанской обувной фабрики «Спартак»
  12. Здание фабрики «Спартак» оценили в 1,5 миллиарда
  13. Казанскую обувную фабрику «Спартак» заподозрили в преднамеренном банкротстве
  14. warheroes.ru/hero/hero.asp?Hero id=4258
  15. Андрей Смирнов. Прокуратура обжаловала приговор осужденным за рейдерство татарстанских предприятий // Коммерсантъ. — 2011. — 11 января.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]