Спас районы Кожаевка авылы тарихы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Спас районы Кожаевка авылы тарихы latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү

Кожаевка авылы Спас районында, Актай елгасы буенда, Болгар шәһәреннән төньяк-көнчыгышка таба 60 км.ераклыкта урнашкан. 20 нче гасыр башында авылда чиркәү-мәхәллә мәктәбе(1885 нче елда ачылган), 3 тегермән, 2 вак лавкалар эшли.Бу чорда авыл җәмгыятенең җир биләмәсе 1471,4 дисәтинә тәшкил итә. 1920 елга кадәр авыл Казан губернасы Спас өязе Николо-Пичкас волостена керә. 1920 елдан башлап Татарстан АССР Спас кантоны составында, ә 10.08.1930 елда Спас районына керә.Үзгәртүләр аркасында 1935 елның 1 апреленнән 04.10.1991 нче елга кадәр - Куйбышев районында.1991 едан хәзерге көнгә кадәр авыл яңадан Спас районында.Халык саны: 1782 елда - 190 ир - ат җенесе, 1859 елда - 457, 1897 елда - 847, 1908 елда - 900, 1920 елда - 873, 1926 елда - 503, 1938 елда - 484, 1949 елда - 362, 1958 елда - 423, 1970 елда - 293, 1979 елда - 250, 1989 елда-237 кеше.2002 елда-188 кеше (рус).

Халык кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә. 
Авылда урта мәктәп, мәдәният йорты, китапханә,ФАП, кибетләр бар.

Хезмәт калыплары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]