Спас ярминкәсе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Спас ярминкәсе latin yazuında])
Спас ярминкәсе
Спасская ярмарка
Рәсми теле:

рус, татар

Нигезләү
Алабуга сәүдәгәрләре эшчәнлеге киңәю

1818

НЭП чоры

1921

туризмны үстерү

2008 ел

Ликвидация
Бөек Ватан сугышы

1941

Спас ярминкәсе (рус. Спасская ярмарка) — Алабуга шәһәрендә узучы зур тарихлы, инкыйлабтан соң илдә ачылган беренче ярминкә. 2008 елда сәяхәтчеләрне тарту үзәге буларак эшен җанландыра.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

XIX гасырның I яртысыннан Вятка губернасының (хәзерге Татарстан) сәүдәгәрләр шәһәреАлабугада елына берничә мәртәбә уздырылып килгән. 15-26 августта Спас бәйрәменә багышлап уздырылган ярминкә аеруча колачлы уздырылган. Тауар әйләнеше буенча Мәкәрҗә, Эрбет, Минзәлә ярминкәләре белән ярышкан. XIX гасыр ахырында, ХХ гасыр башында ярминкәгә Россиянең 86 шәһәреннән сәүдәгәрләр тауар алып килгән.[1]

Октябрь инкыйлабы һәм Ватандашлар сугышы ярминкә эшенә зур зыян сала. Яңа икътисадый сәясәт (рус. НЭП)[2] вакытында Совет илендә иң беренче булып Алабугадагы ярминкә ачыла. 1927 елда ярминкәдә 2 дәүләт оешмасы, 6 кооператив, 2 артель, 191 шәхси оешма катнаша. Ярминкә 1940 елга кадәр уңышлы гына эшли. Сугыш елларында эше тукталып кала. 2008 елда эшчәнлеген дәвам итә.

Урыны[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ярминкә биналарын коручы сәүдәгәр Стахеевлар

1815 елда Вятка губернасы мигъмары Н.В. Андреев ярминкә мәйданының проектын төзи. 1818 елда Алабуганың берничә сәүдәгәре Спас соборы мәйданының көнчыгышында тактадан кибетләр корып куялар. Ике сәүдәгәргә – А.Я. Замятинга һәм В.К. Фирстовка гына 4 таш кибет төзергә рөхсәт бирелә. Алабуганың 1846 елда кабул ителгән генераль планы буенча, сәүдәгәр Стахеевлар 1850-1854 елларда ярминкә мәйданының көнчыгышында, 1865-1868 елларда мәйданның көнбатышында таштан сәүдә корпуслары төзиләр.

Спас ярминкәсе киңәеп, сәүдә мәйданы тарая башлагач, аның урынын шәһәр читенә – шәраб келәтләре артына (бүген шәһәрнең 5 санлы мәктәбе җирлеге) күчерәләр.

Ватандашлар сугышы вакытында ярминкә биналары җимерелә. 1922 елдан яңа урында — Инкыйлаб мәйданында (элекке Төрмә мәйданы, хәзерге Комсомол паркы) ярминкә өчен махсус 4 таш корпус һәм 2 балаган корыла.

Яңа заманда ярминкә уздыру өчен Алабуганың иркен мәйданында – «Шишкин буалары»нда, тарихи Зур Покрау, Казан, Яр буе, Гассар урамнарында , «Яшьлек» стадионында сәүдә урыннары ачыла. Күп төрле милләтләрнең «ишегалды» һәм «осталар шәһәрчеге» эшләп тора. Спас ярминкәсе сәхнәсендә цирк һәм фольклор төркемнәре чыгышы тәкъдим ителә. Автор-башкаручыларның «Илһам» (рус. Вдохновение) фестивале уза.[3] Ярминкә кысаларында «Чиркәү чаңнары чыңы» фестивале (рус. Фестиваль колокольного звона) үтә.

Тауарлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ярминкәдә тәгәрмәч сату рәте

Ярминкәгә тауарлар Россиянең 86 шәһәреннән килүе билгеле. Пыяла һәм чынаяк савыт-саба, мануфактура, данлыклы Ырынбур шәлләре, йорт кирәк-яраклары үтемле тауар исәпләнә. Казаннан аяк киеме, мехлар, әзер күлмәкләр; Павловтан (Түбән Новгород губернасы) – тимер һәм җиз эшләнмәләрен алып килгәннәр.

1873 елда 120 700 сумлык тауар тәкъдим ителгән, шуның 95 000 сумлыгы сатылган.

1905 елда тәкъдим ителгән 200 мең сумлык тауарның 80 меңлеге сатылган. Әлеге саннар ярминкәнең колачлы узуын дәлилли. Ул елны сыерның бәясе 25 сум булса, ипинең 1 фунты 4 тиен, тозның 1 фунты 1-4 тиен, шикәрнең 1 фунты 15 тиен торган.

1927 елда Совет илендә рөхсәт ителгән беренче ярминкәгә Көнгер, Пермь, Свердловск, Ижау, Сарапул, Түбән Новгород, Кукмара, Яр Чаллы, Вятка, Сембер, Семенов, Павлов, Кострома, Самар шәһәрләреннән 204 236 сумлык тауар килә, 103 200 сумлыгы сатыла. Авыл хуҗалыгы машиналары, мануфактура, галантерея, кондитер әйберләре, җиз эшләнмәләр, савыт-саба, җиләк-җимеш үтемле тауар санала.

Яңа заманда[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шишкин буалары. Алабуга

2008 елда 37 шәһәрдән 160 оста килсә, 2009 елда 45 каладан 415 оста килгән була. 10 млн 200 мең сумлык нәфис халык кәсебе тауары алып киленгән, 4 млн 500 меңлеге сатылган.

2010 елда Россиянең 55 шәһәреннән: Мәскәү, Петербург, Казан, Уфа, Сүздәл, Омск, Түбән Новгород, Мөрәм, Кострома, Котельнич, Самар, Ижау, Киров, Сембер, Елец, Семенов, Владимир, Ырынбур, Җигүле, Пермь, Чабаксар, Гжель, Татарстанның Түбән Кама, Чистай, Яр Чаллы, Яшел Үзән, Кукмара, Лениногорск, Лаеш, Болгар, Питрәч, Лубян, Свияжск, Алабугадан шәһәр сәнәгый оешмалары һәм 500 нәфис халык кәсебе осталары килә.

2012 елдагы ярминкәгә 18 млн 935 меңлек тауар алып киләләр, 9 млн 917 меңлеген саталар. Ярминкәдә 60 000 кеше, шул исәптән Татарстан президенты Р.Н.Миннеханов, Россия дворяннары җыены рәисе кенәз Григорий Гагарин, княгиня Ксения Юсупова-Шереметьева-Сфири, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин булып китә.[4]

2014 елда 8 илдән, Россиянең 106 шәһәреннән 700 кәсеп иясе килә. Августның 3 көнендә 8 млн сумлык тауар сатыла. Ярминкәдә: милли костюмнар, бизәнү әйберләре, мамык шәлләр, агач һәм тимерне челтәрләп эшләгән сәнгать әсәрләре, балчык, каен тузы, тиредән эшләнмәләр, керамика, гжель, җитен-мамык, курыс (кабык) әйберләр, атаклы Арча читекләре һәм татарның милли киемнәре, төрле курчак, пыяла, чыбыктан үрелгән көнкүреш әйберләре тәкъдим ителгән.[5] Кыргызстан, Үзбәкстан осталары күн һәм тиредән әйбер ясау серләре буенча осталар сыйныфы (мастер-класс) үткәрә.

Спас урамы — ярминкә мәйданы Гассар урамы — ярминкә мәйданы Казан урамы — ярминкә мәйданы Зур Покрау урамы — ярминкә мәйданы

Кызыклы факт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2013 елда Спас ярминкәсен уздыручы Алабуга шәһәре дә кергән Россиянең кече сәяхәт шәһәрләре (8 шәһәр) берлеге (рус. АМТГ) Парижда халыкара «Алтын спикетр» призы белән бүләкләнгән[6]. Приз туризмны үстерү өчен бирелә.

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганак[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Алабуга сайты

Сылтама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Алабуга музей-тыюлыгы сайты, archived from the original on 2014-09-14, retrieved 2014-10-13 
  2. 1921 елда РКП (б) ның Х съезды карары
  3. Спас ярминкәсе гаҗәпкә калдырды(үле сылтама)
  4. Алабуга сайты
  5. http:// www.elabuga-rt.ru
  6. «Алтын спикетр» призы