Спас ярминкәсе (берләштерү)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Спас ярминкәсе (берләштерү) latin yazuında])

Алабуга элек-электән шау-шулы ярминкәләр белән дан тоткан, алар елга өч тапкыр үткәрелгән. Шуларның иң зурысы - 15-25 нче август көннәрендә Җәмигъ мәйданында узган Спас ярминкәсе. Ярминкә тарихы XIX гасырга барып тоташа. 1846 елда Алабугада ел саен үткәрелә торган Спас ярминкәсендә, сәүдә уңайлыклары булдыру йөзеннән, таш сәүдә рәтләре төзелә. Архив белешмәләреннән күренгәнчә, бирегә Рәсәй империясенең 90 шәһәреннән диярлек сәүдәгәрләр килгән. 1873нче елда Спас ярминкәсендә 120 мең сумнан артык тауарлар тәкъдим ителгән. Ул елны ярминкә кунаклары да күп булган: Нократ губернасы башкаласы Вятка халкыннан күбрәк исәпләнгән. Спас ярминкәсе һәрвакыт сәүдә үзәге генә түгел, үзенчәлекле мәдәни-агарту үзәге дә булган. Биредә карусельләр, акробатлар, фокусчылар һәм биючеләр белән халык күңелен ачканнар, тынлы оркестр уйнаган, чиркәү манарасындагы кыңгыраулар шалтыраган. Шул рәттә традицион тәм–томнар белән сәүдә иткәннәр: күп урыннарда төрле-торле тәмле туңдырма сатылган; лотокларда вафлялар, Алабуганың танылган сырлы-сырлы прәннекләре һәм ал билбаулы прәннекләре сатылган. Болар барысы да Спас ярминкәсенә аерым төсмер бирә һәм килүчеләрнең күңелен күтәрә торган булган. 1917 нче елгы инкыйлаб нәтиҗәсендә Алабугада сәүдәгәрләр класс буларак юкка чыга, ә алар белән бергә Спас ярминкәсе дә югала. Әмма озакка түгел. 1922 елда ук, яңа икътисадый сәясәт (НЭП) оешкан чорда, ярминкә, аны тормышка ашыруда кирәкле момент буларак, яңадан үз эшен башлап җибәрә. Аның өчен Революция мәйданында ике балаган һәм сәүдә рәтләренең дүрт корпусы төзелә. Сәүдә дә яңадан башлана. Спас ярминкәсе 1940 нчы елга кадәр дәвам итә, Бөек Ватан сугышы тәмамланганнан соң бүтән үткәрелми. 2008 нче елда Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы инициативасы белән Спас ярминкәсен үткәрү традициясе торгызылды. Шул вакыттан башлап, ел саен август башында Алабугага бәйләнгән әйберләр, итек, җитен киемнәр, халык һөнәрчелеге эшләнмәләре һ.б. сатып алырга тәкъдим итүче меңләгән осталар һәм 700 якын кәсеп иясе җыела. Ярминкәнең алыштыргысыз юлдашы - кыңгырау чыңы фестивале булды. Спасс ярминкәсенең өч көне дәвамында шәһәр өстендә кыңгырау музыкасы яңгырады. Кыңгырау чыңы фестиваленә бу гамәлнең осталары, гыйбадәтханә хезмәткәрләре, Рәсәйнең төрле почмакларыннан чаң кагучы укучылар, чан кагу мәктәпләренең чыгарылыш сыйныф укучылары килә. Алар арасында Мәскәү, Самара, Санкт-Петербург, Түбән Новгород, Казан, Новосибирск, Суздаль, Волгоград, Екатеринбург, Муром, Краснодар һ.б. 10 чаң кагу мәктәбеннән 100 гә якын чаң кагучы бар. Спас ярминкәсе 2008 Ярминкәдә 25 шәһәр һәм авыл җирлегеннән декоратив-гамәли һәм сәнгать иҗаты, халык һөнәрчелеге осталары катнашты. Беренче Спас ярминкәсендә 25000 кеше булды. Спас ярминкәсе 2009 Ярминкәдә 45 шәһәр һәм авыл җирлегеннән 360 декоратив-гамәли һәм сәнгать иҗаты, халык һөнәрчелеге һәм һөнәрчелек остасы катнашты. Ярминкәгә 30000 кеше килде. Спас ярминкәсе 2010 III Бөтенрәсәй Спас ярминкәсендә 51 шәһәр һәм авыл җирлегеннән 530 декоратив-гамәли һәм сәнгать иҗаты, халык һөнәрчелеге һәм һөнәрчелек остасы катнашты. Ярминкәдә 40000 кеше булды. Спас ярминкәсе 2011 IV Бөтенрәсәй Спас ярминкәсендә 4 илдән, Россиянең һәм Татарстанның 80 шәһәреннән һәм район үзәкләреннән 600 декоратив-гамәли сәнгать осталары катнашты. Спас ярминкәсендә барлыгы 55 мең кеше булды. Спас ярминкәсе 2012 V Бөтенрәсәй Спас ярминкәсендә 108 шәһәр һәм авыл җирлегеннән 703 декоратив-гамәли иҗат осталары катнашты. Ярминкәгә 60 меңнән артык кеше килгән. Спас ярминкәсе 2013 Ярминкәдә 867 декоратив-гамәли сәнгать остасы, халык осталары, Рәсәйнең һәм чит илләрнең 136 шәһәреннән һәм авылыннан традицион сәнгать һөнәрчелеге вәкилләре катнашты. Өч көн эчендә ярминкәдә 100 меңнән артык кеше булды.

Спас ярминкәсе 2014 Ярминкәгә Россиянең һәм чит илләрнең 140 шәһәреннән һәм авыл җирлегеннән 1008 оста һәм кәсеп остасы җыелды. Үз эшләнмәләрен белоруслар, греклар һәм эквадорлылар алып килгән, ярминкәдә беренче тапкыр Казахстан, Кыргызстан, Үзбәкстан осталары катнашкан. Өч көн эчендә ярминкәгә 140 меңнән артык кеше килгән. 

Спас ярминкәсе 2015 Ярминкәдә Рәсәйнең 145 шәһәреннән һәм авылыннан, Беларусь, Үзбәкстан, Монголия, Литвадан 1112 декоратив-гамәли сәнгать, сәнгать һөнәрчелеге һәм халык осталары катнашты. Чарага 150 меңнән артык кунак һәм ярминкәне күрергә килүчеләр җыелды. Спас ярминкәсе 2016 IX Бөтенрәсәй Спас ярминкәсендә 830 декоратив-гамәли сәнгать остасы, шулай ук 4 илдән, Рәсәй Федерациясенең 171 шәһәре һәм җирлегеннән халык осталары һәм сәнгать һөнәрләре белгечләре катнашты. Торак пунктлар арасында Минск һәм Полоцк (Беларусь Республикасы), Рокишкис (Литва Республикасы), Бохара (Үзбәкстан Республикасы) һәм Ашхабад (Төрекмәнстан Республикасы) бар иде. Спас ярминкәсендә барлыгы 165 мең кеше булды.

Спас ярминкәсе 2017 X Бөтенрәсәй Спас ярминкәсендә Россия Федерациясенең 174 шәһәреннән һәм җирлегеннән (Алтай, Башкортостан, Марий Эл, Мордовия, Удмуртия, һ.б.) Белоруссия, Украина, Литва, Үзбәкстан һәм Таҗикстаннан 943 декоратив-гамәли сәнгать осталары катнашты. Спас ярминкәсендә барлыгы 182 меңнән артык кеше булды. 

Спас ярминкәсе 2018 XI Бөтенроссия Спас ярминкәсендә 860 декоратив-гамәли сәнгать остасы, Россия Федерациясе, Эстония, Белоруссия, Украина, Һиндстан, Үзбәкстан, Төрекмәнстан, Кыргызстан һәм Казахстанның 176 шәһәре һәм җирлеге вәкилләре катнашты. Ярминкәгә 217 мең кеше килгән.

Спас ярминкәсе 2019 XII Бөтенрәсәй Спас ярминкәсендә Литваның, Белоруссиянең, Казахстанның һәм Рәсәйнең 40 шәһәреннән һәм торак пунктларыннан 572 декоратив-гамәли сәнгать осталары, халык һөнәрчелеге һәм халык осталары, 558 ваклап сату предприятиесе һәм сәнәгать оешмалары, 513 җәмәгать туклануы предприятиесе, Россия Федерациясенең 47 төбәгеннән, Эквадор, Молдова, Польша, Литва, Белоруссия, Украина, Әзербайҗан, Үзбәкстан, Кыргызстан һәм Казахстаннан 30 аттракцион катнашты. Ярминкәгә барлыгы 1673 катнашучы килде. Өч көн эчендә ярминкәдә 195 меңгә якын кеше булды.