Спорт даны музее (Казакъстан)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Спорт даны музее (Казакъстан) latin yazuında])

Спорт һәм Олимпия данының Җөмһүрият музееКазакъстан спорт һәм спорт казанышлары тарихы музее Алматы шәһәрендә, бакчачы Татариновның иске бинасында урнашкан

Музей[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Спорт даны музее 1972 елда Казакъ дәүләт физик культура институты янында оештырылган[1].

1999 елда Физик культура һәм спорт буенча комитет Астанага күчкәннән соң, музей бакчачы Татаринов йортына күчә.

Яңа музейның экспонатлары Спортның югары казанышлары музее фондыннан, шулай ук Спорт һәм физик культура комитеты, ЦСКА һәм «Динамо» ирекле спорт җәмгыйәтләре, төрле спорт төрләре буенча федерацияләр ярдәмендә туплана.

Музейда дөнья, Европа чемпионатларында, зур халыкара турнирларда яулап алган кубоклар, медалләр, фотосүрәтләр һәм Казакъстан спортчыларының башка раритетлары күргәзмәгә куела. Музей экспозициясендә В.Жиров Атлантадагы (АКШ) Олимпия уеннарында яулаган Баркер кубогы үзәк урынны алып тора. Әлеге вакытта Баркер Кубогы Казакъстан Президенты Музеенда саклана[2].

Музей экспозициясе составында «Азат Казакъстан», «Дөнья, Европа һәм Азия чемпионнары» һәм «Сәламәт тормыш рәвеше» заллары бар[3].

Музей бинасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бина XIX гасыр азагында төзелгән. Якынча архитекторы П.В. Гурдэ булган. Соңрак йортка көньяк һәм көнбатыш яктан янкорма төзелә. Бина әдәбиятта Балалар төяк директорының казна йорты, Полковник Сапожниковның тол катыны йорты яки Бакчачы Татариновның иске йорты буларак телгә алына[4].

1917 елдан соң корылма сәламәтлек саклау учреждениесе була. Биредә Алматының санитар-эпидемиологик станциясе урнаша.

1986 елда архитектор В.М.Плисс проекты буенча бинага комплекслы реставрация ясала.

1992 елдан алып 1999 елга кадәр бинада Казакъстанның Милли Олимпия комитеты урнаша[5]

Архитектурасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бина тянь-шянь наратыннан төзелгән беркатлы бинадан гыйбарәт. Йорт таш нигездә һәм кирпеч цокольдә төзелгән. Стеналары штукатурланган һәм агартылган.

Агач архитектура төзелеше һәйкәле һәм Верный шәһәренең сәүдәгәр төзелеше өлгесе булып тора[6].

Һәйкәл статусы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2010 елның 10 ноябрендә Алматы шәһәренең урындагы әһәмияткә ия булган мәдәният һәм тарих һәйкәлләренең яңа Дәүләт исемлеге раслана, бер вакытта аңа ярашлы киләчәк карарлар көчен югалткан дип таныла[7]. Бу Карарда урындагы әһәмияткә ия булган Татаринов йорты һәйкәл статусын саклап кала. 2014 елда саклау зонасы кысаларында раслана[8].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Музей спортивной и олимпийской славы, archived from the original on 2017-05-07, retrieved 2017-05-07 
  2. Республиканский музей спортивной и Олимпийской славы(үле сылтама)
  3. КУЛЬТУРНАЯ ПРОГУЛКА: Республиканский музей спортивной и Олимпийской славы, archived from the original on 2019-01-19, retrieved 2021-07-19 
  4. Верный - Алма-Ата - Алматы. Дом Сапожниковой
  5. Достопримечательности г. Алматы. Музей спортивной Славы Республики Казахстан, archived from the original on 2019-04-06, retrieved 2021-07-19 
  6. Управление культуры г. Алматы. Жилой дом. Бывший дом садовода Татаринова, archived from the original on 2019-04-06, retrieved 2021-07-19 
  7. Постановление Акимата города Алматы от 10 ноября 2010 года N 4/840 «Об утверждении Государственного списка памятников истории и культуры местного значения города Алматы»
  8. Решение ХХХI сессии маслихата города Алматы V созыва от 10 сентября 2014 года N 261 «Об утверждении границ охранных зон, зон регулирования застройки и зон охраняемого природного ландшафта объектов историко-культурного наследия города Алматы»