Эчтәлеккә күчү

Станислав Надежкин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Станислав Надежкин latin yazuında])
Станислав Надежкин
Туган 4 ноябрь 1940(1940-11-04)
Бүздәк районы, БАССР, РСФСР, СССР
Үлгән 26 апрель 2020(2020-04-26) (79 яшь)
Уфа, Россия
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Башкорт дәүләт аграр университеты
Һөнәре агроном
Гыйльми дәрәҗә: авыл хуҗалыгы фәннәре докторы[d]
Гыйльми исем: профессор

Станислав Надежкин (4 ноябрь 1940 ел — 26 апрель 2020 ел) — галим-агроном. 1968-2013 елларда Башкортстан авыл хуҗалыгы институты һәм Башкорт дәүләт аграр университеты укытучысы, шул исәптән 1981-1989 елларда агрономия факультеты деканы, 1983-2012 елларда азык җитештерү кафедрасы мөдире. Халыкара аграр белем академиясе академигы, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы (1995), профессор (1992). Башкортстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе (2003).

Надежкин Станислав Наумович — 1940 елның 4 ноябрендә Башкорт АССРның Бүздәк районы Бүздәк игенчелек совхозы бүлекчәсе хәзерге Башкортстан Республикасының Бүздәк районы Комсомол авылында туган.1964 елда Башкорт авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаганнан соң, хезмәт юлын Миловка укыту-тәҗрибә хуҗалыгының орлыкчылык буенча агроном булып башлый.19682013 елларда Башкорт дәүләт аграр университетында : 19811989 елларда агрономия факультеты деканы, 19832012 елларда азык җитештерү кафедрасы мөдире вазифаларын башкара[1].Станислав Наумович күп еллар агрономия факультетының методик комиссиясенә җитәкчелек итә. Азык җитештерү мәсьәләләренә багышланган зона семинарларында, район конференцияләрендә күп тапкырлар чыгыш ясый. Фән үсешенә зур өлеш керткән өчен аңа «Башкортстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе» дигән мактаулы исем бирелде[2].

Фәнни эшмәкәрлеге һәм хезмәтләре

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Галимнең гыйльми тикшеренүләре табигый һәм культуралы азык биләмәләрен кулланып мал азыклары җитештерүнең конвейер системасын булдыруга, мал азыгы культураларын интродукцияләү, мал азыгы культураларын (амарант, балтырган, көнчыгыш кәҗә үләне, топинсолнечник һ.б.) үстерүнең заманча технологияләре белән бәйле. 260-тан артык фәнни хезмәт һәм 2 уйлап табу авторы[1].— Конвейерное производство кормов в Башкортостане. Уфа, 1999;— Бобовые травы в севообороте. Уфа, 2002 (автордаш);— Клевер луговой. Уфа, 2006 (автордаш).Авыл хуҗалыгы тармагының югары квалификацияле белгечләрен һәм галимнәрен әзерләгән, хәзерге вакытта Башкорт дәүләт аграр университетында аның укучылары : И. Ю. Кузнецов, Э. Р. Давытов, М. Ю. Саттаров, А. В. Вәлитовлар эшлиләр[2].

Мактаулы исемнәре, бүләкләре

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]