Станка Златева

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Станка Златева latin yazuında])
Сурәт
Җенес хатын-кыз
Ватандашлык  Болгария
Кайсы ил өчен чыгыш ясый  Болгария
Туу датасы 1 март 1983(1983-03-01) (41 яшь)
Туу урыны Крушаре, Сливен[d], Сливенская область[d], Болгария
Һөнәр төре көрәшче
Спорт такымы әгъзасы Levski Sofia[d][1]
Масса 72 килограмм[1]
Спорт төре борьба[d]
Катнашучы Җәйге Олимпия уеннары 2004, Вольная борьба на летних Олимпийских играх 2008 — до 72 кг[d] һәм wrestling at the 2012 Summer Olympics – women's freestyle 72 kg[d]
Биеклек / буй 163 сантиметр[1]

Станка Златева (болг. Станка Златева Христова; 1 март 1983 ел) — Болгария спортчысы, ирекле стиль көрәшчесе, Олимпия уеннарында (2008 и 2012) ике тапкыр көмеш медаль яулый, күп тапкырлар дөнья, Европа һәм Болгария чемпионы. 2004 елда Афинада булып узган Олимпия уеннарында хатын-кызлар көрәшендә катнашкан бердәнбер болгар спортчы хатын-кызы.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Станка Златева Христова 1983 елның 1 мартында Болгариянең Сливен өлкәсендәге Крушаре авылында туа.

1997 елдан ирекле көрәш белән шөгыльләнә. Ямбол шәһәрендә «Пьер де Кубертен» спорт мәктәбен тәмамлый. Демир Демирев аның беренче тренеры була, аннан соң — танылган болгар тренеры Симеон Штеревта шөгыльләнә. «Борба һәм самбо» (Ямбол), «Васил Илиев» (Кюстендил), «Левски» (София) клублары өчен чыгыш ясый.

Ирекле көрәш буенча биш тапкыр дөнья һәм алты тапкыр Европа чемпионы. 2008 елда Пекинда һәм 2012 елда Лондонда[2] үткән Олимпия уеннарының көмеш призеры. 2012 ел Олимпия уеннарын ябу тантанасында Болгария флагын тотып бара.

2007, 2010 һәм 2011 елларда Болгарияның Ел спортчысы дип таныла. 2016 елда спортчы карьерасын тәмамлый һәм тренер булып эшли башлый.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]