Стелла Писарева

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Стелла Писарева latin yazuında])
Стелла Писарева
Туган телдә исем Стелла Владимировна Писарева
Туган 28 февраль 1925(1925-02-28)
ССРБ, Украина ССР, Житомир өлкәсе, Бердичев
Үлгән 25 май 2020(2020-05-25) (95 яшь)
РФ, ТР, Казан
Милләт рус
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Россия байрагы РФ
Әлма-матер Казан (Идел буе) федераль университеты
Һөнәре музей хезмәткәре
Эш бирүче Татарстан Республикасының милли музее
Балалар улы Владимир Юрий улы Муравьев (1948—2019), табиб, бард[1]
Бүләк һәм премияләре «Фидакарь хезмәт өчен» медале
Казанның 1000 еллыгы истәлегенә медале
Казанның 1000 еллыгы истәлегенә медале
ТАССР атказанган мәдәният хезмәткәре

Стелла Писарева, Стелла Владимир кызы Писарева (рус. Стелла Владимировна Писарева, 1925 елның 28 феврале, ССРБ, Украина ССР, Житомир өлкәсе, Бердичев2020 елның 25 мае, РФ, ТР, Казан) — Татарстанда мәдәни мирасны саклауга һәм музей эшен аякка бастыруга зур шәхси өлешен керткән музей хезмәткәре, Татарстан АССР атказанган мәдәният хезмәткәре (1975), Казан университетының атказанган хезмәткәре (2004). КФУ тарихы музееның шәрәфле директоры[2].

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1925 елның 28 февралендә Украинаның Житомир өлкәсе Бердичев шәһәрендә һөнәри хәрби гаиләсендә туган. Әтисенең хезмәтенә бәйле (чик буе отряды башлыгы урынбасары), гаилә шәһәрдән-шәһәргә күченеп йөри: Каменец-Подольскида, Киевта (1935—1937), Харьковта (1937—1941) яши. 1938 елда әтисе репрессиягә эләгә, атып үтерелә. Сугыш башланганда, гаилә Харьковта була. Поезд белән Сарытауга, Иделдән су юлы белән Казанга, аннан Раифага, әнисенең Раифага алданрак күченгән апалары янына күчеп киләләр. Казанда 4нче мәктәпне, В.И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт ууниверситетының тарих-филология факультетының филология бүлеген тәмамлаган (1946).

Хезмәт юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

19461964 елларда Казанның Максим Горький музеенда (хәзерге А. М. Горький һәм Ф. И. Шаляпин музее) хезмәт итә.

19641978 елларда ТАССР Дәүләт музее (хәзерге Татарстан Республикасының милли музее) директорының фәнни эш буенча урынбасары, әдәби бүлек мөдире[3]. Фәнни-тикшеренү эшләре өчен җавап бирү белән беррәттән, музейда күргәзмәләр һәм зур күләмле экспозицияләр оештыруда башлап йөри. Татарстанда яңа музейлар оештыруда зур көч куя: Бөгелмәдә Ярослав Гашек музее (1966 елда ачылган), Чуашстанның Козловка шәһәрендә (РФ территориясендә беренче) Н. И. Лобачевский музее (1994), Яр Чаллыда Шәһәр һәм КамАЗ төзелеше тарихы музее (хәзерге Чаллы тарих-туган якны өйрәнү музее), Яңа Кырлайда Габдулла Тукай музее (1971) аның җитәкчелегендә оештырыла[4].

1978 елдан кырык ел буена Казан дәүләт университетының тарихы музеен оештыручысы һәм директоры булып хезмәт итә. Музей оештыру буенча эш 1978 елда, университетның 175 еллыгын каршылаганда, КДУның 1954-1979 еллардагы ректоры М. Т. Нужин хәерхаһлыгы белән башланып китә. 1 ел 2 ай эчендә фән, мәгариф үсешенә, мәдәният, иҗтимагый фикер үсешенә һәм университет галимнәренә, укытучыларына, студентларына багышланган бай материал туплана. Музейны тантаналы ачу 1979 елның 30 ноябрендә уздырыла. Әлеге музей Казан мәдәни тормышының мөһим үзәгенә, РФ вузлары музейлары арасында әйдәп баручы музейга әверелә[5].

Соңгы эш урыны (2017 елның декабреннән) — А. М. Горький һәм Ф. И. Шаляпин музеенда әдәби-музыкаль кичәләр оештыру белән шөгыльләнә[6].

2020 елның 25 маенда Казанда вафат. Арча зиратында җирләнгән[7].

Җәмәгать эшләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Стелла Владимир кызы озак еллар Урта Идел буе төбәге вузлары музейларының Фәнни-методик шурасы белән җитәкчелек итә. РФ вузлары музейлары Фәнни-методик шурасы идарәсе әгъзасы булып тора. 1950-еллардла ТАССР хәрби-шефлык комиссиясе рәисе урынбасары, 1960-елларда «Белем» җәмгыятенең Татарстан бүлеге яшьләр комиссиясе рәисе урынбасары вазифаларында эшли. «Совет-Чехословакия дуслыгы» җәмгыятенең Казан шәһәр бүлеген оештыруда башлап йөрүче була, утыз елдан артык әлеге җәмгыятьнең башта шәһәр, аннары республика бүлеге идарәсе беренче урынбасары булып тора.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. В возрасте 71-года скончался заслуженный врач РТ и РФ Владимир Муравьев. kazan.aif.ru, 17.03.2019(рус.)
  2. Почетный директор музея истории КФУ Стелла Писарева получила заслуженное признание коллег-профессионалов. 2017 елның 27 ноябрь көнендә архивланган. Сайт КФУ, 30.09.2016(рус.)
  3. Встреча «В кругу друзей». 2020 елның 1 октябрь көнендә архивланган. Сайт Национального музея РТ, 19.03.2015(рус.)
  4. В Казани на 96-м году жизни скончалась легендарный деятель культуры Стелла Писарева. 2021 елның 10 апрель көнендә архивланган. «Вечерняя Казань», 25.05.2020
  5. Музей истории Казанского университета. История музея 2020 елның 12 август көнендә архивланган.(рус.)
  6. Ольга Любимова. «В музее КФУ не была с декабря». Стелла Писарева о новом месте работы. kazan.aif.ru, 12.03.2018
  7. Евгений Минеев. В последний путь. Писарева Стелла Владимировна 2020 елның 19 сентябрь көнендә архивланган.(рус.)
  8. Директор Музея истории КФУ Стелла Писарева отмечена медалью "Юбилей Всенародного подвига. 1613 – 2013".(үле сылтама) Сайт КФУ, 23.06.2014(рус.)

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]