Степан Вострецов
Вострецов Степан Сергеевич (рус. Вострецов, Степан Сергеевич)(17.12.1883, Уфа губернасы Бөре өязе Казанцево авылы, хәзерге БР-ның Борай районы Вострецово авылы, — 3.5.1932, Новочеркасск, Дондагы Ростовта җирләнгән) - ихтилал хәрәкәте эшмәкәре. Беренче дөнья һәм Ватандашлар сугышларында катнашучы.
РККА ның Хәрби академиясе (Мәскәү, 1924) һәм Хәрби сәяси академиясе янында (Ленинград, 1930) югары составын камилләштерү курсларын тәмамлаган.
1895 елда — Уфа тимер юл остаханәләрендә, 1901-06 елларда Омск, Чиләбе һәм Уфа губернасы заводларында эшли;
1912-14 елларда Казанцево авылында тимерче.
1906-1909 елларда һәм 1914 елда рус армиясендә, прапорщик (1917);
1918 елдан алып Кызыл Армиядә.
1918 елда Көнчыгыш һәм Көнбатыш фронтларда 27 се укчылар дивизиясе 242-нче укчылар полкы командиры, Якутия явында катнашыучы.
1920-23 елларда Ерак Көнчыгышта Халык революцион армиясының гаскәрләр группасы командующие.
1927 елдан алып — 27-чее Омск, 1928 елдан бирле — Перекоп укчылар дивизиясе,
1929-30 елларда Аерым Кызыл Байраклы Ерак Көнчыгыш армиясының 18-нче һәм 1931 елдан алып 9-нчы укчылар корпуслары командиры.
Туган авылына, Борай районындагы колхозга, Бөре, Владивосток, Магадан, Новосибирск, Уфа һәм Чиләбе урамнарга аның исеме бирелгән.
Борай һәм Вострецов авыларда — һәйкәл, Уфа тепловозлар төзәтү заводы идаралыгы һәм тимерчелек цехы биналарына мемориаль тактаташ куела.
1983-2009 елларда Борай районы Яңа Бикмәт авылында Вострецов музее эшли.