Стефания Вильчинская

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Стефания Вильчинская latin yazuında])
пол. Stefania Wilczyńska
Сурәт
Җенес хатын-кыз[1]
Ватандашлык  Польша
Туу датасы 26 май 1886(1886-05-26)[1]
Туу урыны Варшау, Россия империясе[2]
Үлем датасы 6 август 1942(1942-08-06)[2] (56 яшь) яки 5 август 1942(1942-08-05)[1] (56 яшь)
Үлем урыны Треблинка[d], Косув-Ләтски[d], Косув-Ляцки[d], Соколовский повет[d], Мазовия воеводалыгы[d], Польша
Һөнәр төре укытучы, язучы, педагог
Эшчәнлек өлкәсе педагог[d]
Әлма-матер Льеж университеты[d] һәм Женева университеты[d]
Бүләкләр
серебряный крест Заслуги крест Заслуги
 Стефания Вильчинская Викиҗыентыкта

 

Стефания Вильчинская (пол. Stefania Wilczyńska; 26 май 1886 ел6 август 1942 ел) — тәрбияче һәм педагог, Януш Корчакның коллегасы һәм фикердәше, аның һәм ятимнәр йортыннан балалар белән бергә газ камерасында һәлак була.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Стефания Вильчинская 1886 елның 26 маенда Россия империясының Варшава шәһәрендә яһүди чыгышлы поляк гаиләсендә туган. Атасы — постау сәнәгатьчесе Юлиан (Исаак) Вильчинский (пол. Izaak Wilczyński; ?-1911); әнисе— Саломея Вальфиш (пол. Salomea Walfisz; ?-1929). Варшавада Ядвига Сикорскаяның (пол. Jadwiga Sikorska) шәхси мәктәбендә укый, аннары Бельгияда Льеж университетының табигый фәннәр факультетын тәмамлый. 1906 елда Швейцариядә Женева университетында табигый фәннәр өйрәнә[3].

Варшавага кайткач, яһүд ятимнәре өчен приютта волонтер булып эшли. Чиркәүнең җимерелеп барган бинасында урнашкан приют ташландык хәлдә булган, Вильчинская аның эшен җайга сала һәм тиздән җитәкче вазифасына билгеләнә. 1909 елда биредә Януш Корчак белән таныша, аның белән хезмәттәшлек тәнәфес белән икеседә Треблинкада һәлак булганга кадәр дәвам итә[3].Калып:Фотоколонка+ Корчак белән бергә Варшавада (Крохмальная урамы, 92) яһүд балалары өчен Ятимнәр йортына (1912-1942) нигез сала һәм аның эшен алып бара, биредә балаларда үз лаеклыгы тойгысын тәрбияләүче новаторлык педагогия методикалары кулланылган. Ятимнәр йорты дәүләт моделе буенча оештырылган, аның белән балалар идарә иткән — биредә аның «конституциясе» булган, балалар парламенты, иптәшләр суды һәм хөкем советына әгъзалар сайланган.

Элекке тәрбияләнүчеләрнең истәлекләре буенча, ятимнәр йорты оешмасы швейцар сәгате механизмының дөреслеге белән эшләгән[4]. Корчакның биографы Бетти Джин Лифтон буенча, барлык диярлек ятимнәр өчен Стефания «йөрәк, ми, тәрбияче, ана» булган. Балалар аны «пани Стефа» дип йөрткән[5].

Януш Корчак Беренче дөнья сугышы чорында һәм аның Фәләстингә 1934 һәм 1936 еллардагы сәяхәте вакытында югында Стефания Вильчинская ятимнәр йорты белән җитәкчелек иткән. Якын Көнчыгышка күчү турында уйлап, 1935 елда Вильчинская шулай ук Фәләстингә барган, Эн-Хародта яшәгән, әммә Икенче дөнья сугышы алдыннан Польшага кайткан[4].

Немец оккупациясе башлангач, 1940 елда Ятимнәр йорты Варшава геттосына Прохладная урамы 33-нче йортка, ә соңрак Сенная һәм Скольская урамнары киселешендәге 16/9 йортка күчерелгән. Вильчинскаяның дуслары аңа Польшадан качырга тәгъдим иткән, әммә ул моннан баш тарта һәм Корчак һәм балалар белән калган[4].

1942 елның җәендә ятимнәр йортын үлем лагерена депортацияләү турында карар кабул ителә. 6 августның иртәсендә «Alle Juden raus!» дигән команда яңгырый. Хезмәткәрләр приюттан китә алган, әммә алар азакка кадәр балалар белән калырга карар итә. Балалар дүртәрләп колоннага тезелә һәм тәрбиячеләр озатуында һәм фашист сакчылары камавында Умшлагплацка таба атлый, аннан мал вагоннарында Треблинкага җибәрелә. Беренче отрядны — Януш Корчак, икенче отрядны Стефания Вильчинская алып барган[4].

Хәтер һәм бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Иерусалим янындагы Ел тавында Януш Корчак һәм Стефания Вильчинская мемориалы
Варшавада Яһүд зыяратында Стефания Вильчинскаяның символик кабере

Стефания Вильчинскаяның символик кабере аның ата-анасы җирләнгән урында Варшаваның Яһүд зыяратында (64-нче участок, 1-нче рәт) урнашкан[6]. Иерусалим янындагы Ел тавында Януш Корчак һәм Стефания Вильчинскаяга мемориал куела.

1947 елда Стефания Вильчинская үлгәннән соң Польшаның көмеш Хезмәтләр тәресе белән бүләкләнә.

2004 елда Варшавада Стефания Вильчинскаяның «Балаларга һәм педагогларга сүз» китабы басылып чыга.

2013 елның маенда Польша җәмәгать эшмәкәрләренең группасы Варшавада Польша яһүдләр тарихы музее янындагы аллеяга Стефания Вильчинскаяның исемен бирү турында мөрәҗәгать белән чыгыш ясый.

2015 елда Польшада Стефания Вильчинскаяның тормышына багышланган берничә китап нәшер ителә[7][8].

Комментарийлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 1,2 http://www.fembio.org/biographie.php/frau/frauendatenbank?fem_id=28819
  2. 2,0 2,1 Deutsche Nationalbibliothek Record #118858831 // Gemeinsame Normdatei — 2012—2016.
  3. 3,0 3,1 Veerman, 1990, 8 бит.
  4. 4,0 4,1 4,2 4,3 Veerman, 1990, 15 бит.
  5. Лифтон, гл. 18: Пани Стефа, 2004: «Как-то утром в 1928 году, когда Стефе шёл сорок второй год, она поднялась с постели, совершила свой туалет, надела чёрное платье с белым воротничком и манжетами, спустилась к доске объявлений и повесила записку: «С этого дня меня следует называть „пани Стефа“. Неприлично, чтобы женщину с таким числом детей, как у меня, называли „панна“»»
  6. Wyniki wyszukiwania. 2016-01-06 тикшерелгән.
  7. Kicińska, 2015
  8. Einat, 2015

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Рус телендә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Кан Ж. Педагогика Януша Корчака и еврейское воспитание / Жерар Кан; пер. с нем. И. Шиповой под ред. О. Медведевой — М.: Рос. общ-во Януша Корчака, 2000. — 178 б. — 1000 экз. — ISBN 5-900365-33-6.
  • Лифтон Б.-Дж. Король детей: Жизнь и смерть Януша Корчака = Lifton B.-J. The king of children: The Life and Death of Janusz Korczak / пер. с англ. И. Гуровой и В. Генкина — М.: Текст, 2004. — 400 б. — ISBN 5-7516-0479-2.

Чит ил телләрендә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Китаплар
  • Merżan I. Pan Doktór i pani Stefa: wspomnienia(пол.). — Warszawa: Wydawnictwa Szkolne i Pedagogiczne, 1979.(пол.)
  • Merżan I. Aby nie uległa zapomnieniu: Rzecz o Domu Sierot, Krochmalna 92. — Warszawa: Nasza Księgarnia, 1987.(пол.)
  • Kicińska M. Pani Stefa. — Warszawa: Wyd.Czarne, 2015.(пол.)
  • Einat A. Kochana Stefo. — Warszawa: Nowy Swiat; Glilit Books, 2015.(пол.)
Мәкаләләр
  • Veerman Ph. {{{башлык}}}(ингл.) = [В тени Януша Корчака: История Стефании Вильчинской] // The Melton Journal. — В. Spring. — № 23. — С. 8, 15.
  • Mazur E., Pawlak G. {{{башлык}}}(ингл.) // Quaderni di Palazzo Serra. — № 24. — С. 128—140. — ISSN 1970-0571.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Spots of Light — Women in the Holocaust | Stefania Wilczynska  (ингл.). Yad Vashem The Holocaust Martyrs' and Heroes' Remembrance Authority. 7 гыйнвар 2016 сыналган.
  • YouTube сайтында Kochana pani Stefa Док. фильм. Реж. Беата Бел (пол. Beata Biel). Fundacja im. prof. M. Schorra.(пол.)