Стефания Туркевич

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Стефания Туркевич latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү


Стефания Туркевич

1920 ел
Төп мәгълүмат
Тулы исеме

Стефания Ивановна Туркевич-Лукиянович

Туу көне

25 апрель 1898(1898-04-25)

Туу урыны

Австро-Венгрия, Лемберг

Үлү көне

8 апрель 1977(1977-04-08) (78 яшь)

Үлү урыны

Бөекбритания, Кембридж

Эшчәнлек еллары

1920—1977

Дәүләт

УкраинаFlag of Ukraine.svg Украина

Һөнәрләр

композитор, пианист, музыка педагогы

Кораллар

фортепиано

Стефания Туркевич, Стефания Иван кызы Туркевич-Лукиянович (укр. Стефанія Іванівна Туркевич-Лукіянович, 1898 елның 25 апреле, Австро-Венгрия, Лемберг (хәзерге Львов, Украина) — 1977 елның 8 апреле, Бөекбритания, Кембридж) — украин милләтеннән композитор, педагог, пианистка, музыка белгече [1].

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Урта рәт (сулдан уңга): апасы Ирена, абыйсы Лев (ракетка белән), Стефания. ~1915 ел

1898 елның 25 апрелендә Австро-Венгриянең Лемберг (хәзерге Львов, Украина) шәһәрендә рухани гаиләсендә туган. Львовта бертуган Василиянокларның шәхси хатын-кызлар гимназиясен тәмамлаган. Фортепианода уйнарга башта пианист әнисеннән, аннары Львов югары музыка институтында (2007 елдан Николай Лысенко исемендәге Львов милли музыка академиясе, uk) композитор Василий Барвинскийдан(укр.), 1914—1916 елларда Венада өйрәнә.

Львов дәүләт университетында (Иван Франко исемендәге Львов Милли университеты) фәлсәфә, педагогика һәм музыка белемен, 1919—1920 елларда Львов дәүләт укытучылар семинариясендә музыканы үзләштерә. 1921 елда Львовта Польша музыка җәмгыятенең консерваториясендә укый, шәхси музыка дәресләре бирә[2].

1919 елда үзенең беренче музыкаль әсәре — Литургияне яза, ул Львовта Изге Георгий соборында берничә тапкыр башкарыла[3].

1921 елда Венага әйләнеп кайта. 1923 елда университетны тәмамлап, педагог дипломы ала. Вена консерваториясендә (хәзерге Вена музыка һәм башкару осталыгы университеты) фортепиано һәм музыка теориясе буенча белем алуын дәвам итә. Львовка кайта, 1927 елда Берлинга китеп, 1929 елга кадәр Берлин югары музыка мәктәбендә композитор Арнольд Шёнберг кул астында композицияне өйрәнә[2].

Прагага күчеп, чех композиторлары Отакар Шин һәм Витезслав Новак кул астында композицияне өйрәнүне дәвам итә, бер үк вакытта Украина ирекле университетында «П. Чайковскийның «Черевички» («Тимерче Вакула»), Н. Римский-Корсаковның «Раштуа алдыннан төн» әсәрләрендә украин элементы һәм аларны Н. Лысенконың «Різдвяна Ніч» операсы белән чагыштыру» дигән темага докторлык диссертациясе яза һәм аны 1934 елда яклый[2].

Львовка кайткач, 1934 елдан Икенче бөтендөнья сугышы башланганчыга кадәр башта К. Шимановский исемендәге Львов музыка консерваториясендә, аннары — югары музыка институтында музыка теориясе һәм фортепиано укытучысы булып эшли, Украина һөнәри музыкантлар берлеге әгъзасы була.

1939 елның көзендә, Көнбатыш Украинаны СССРга кушкач, бераз вакыт Львов опера театрында репетитор-концертмейстер, 1940—1941 елларда Львов дәүләт консерваториясе доценты булып эшли. Украина совет композиторлары берлеге (хәзер Украина композиторларының милли берлеге) әгъзасы була[3].

Львовны немецлар оккупацияләгәннән һәм консерватория ябылганнан соң, 1942 ел башында төзелгән Дәүләт музыка мәктәбендә укытучы эшен дәвам итә. 1944 елның язында гаиләсе белән Львовтан Венага китә. 1946 елда гаилә көньяк Австриягә, аннан Италиягә күченә, анда аның икенче ире Н. Лукиянович Бөекбритания командалыгындагы Икенче Польша корпусы каршында табиб булып эшли[4].

1946 елның көзендә корпус белән бергә Бөекбританиягә күчерелә. Брайтонда (1947—1951), Лондонда (1951—1952), Бристол янында (1952—1962), Белфастта (1962—1973) һәм Кембриджда (1973 елдан) яши.

1940-еллар ахырында иҗат эшенә әйләнеп кайта һәм гомер азагына кадәр үз әсәрләренең күп өлешен яза. Вакыт-вакыт пианист буларак чыгыш ясый, 1957 елда — Англиянең зур Украина җәмгыятьләрендә концертлар бирә, 1959 елда — Бристольдә фортепиано музыкасы концертында чыгыш ясый. 1972 елга кадәр гамәлдә булган Британия хатын-кыз композитор һәм музыкантлар җәмгыяте әгъзасы була.

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

С. Туркевич — 7 симфоник әсәр авторы: 1нче Симфония (1937), 2нче Симфония (1952), Симфониетта (1956), «Маляр симфониясе» симфоник эскизлары (1962, 1975), «La Vita» симфоник поэмасы (1964—1965), «Space Symphony» (1972), «Double Strings» (1976), алты балет авторы — балалар өчен «Микки-Маус» (1935) һәм «Яз» (1935) балетлары, «Куллар» (1957), «Мәрҗәннәр» (1960—1970 еллар), «М» (1964, 1967), «Страхопуд» (1969, 1976), балалар өчен дүрт опера авторы – «Патша Ох» (1930), «Оксана йөрәге» (1960), «Куц» (1969—1971), «Яринный городчек» (1969—1971); биш хор әсәре — «Ходай хезмәте» (1919), Псалом (1919), «Укыгыз, туганнарым» (1930-еллар), «Сугышка, сугышка» (1930-еллар), «Триптих» (1960, 1970), алты камера-инструменталь әсәре; алты фортепиано әсәре; 20дән артык җыр (Тарас Шевченко, Вера Вовк, Н. Лукиянович һ. б. сүзләренә); украин колядовкаларын һәм щедривкаларын эшкәртү һ. б.

Стефания Туркевич әсәрләре җиңелчә модернистлар стилендә язылган, ул традицион тональ музыканы неоклассицизм, неоромантизм, экспрессионизм һәм кайвакыт сериализм элементлары белән бергә алып бара.

2014 елда Канадада компакт-дискта («Galicians I — The Art Songs» коллекциясенең бер өлеше) 20 җыр язмасы дөнья күргән.

Гаилә хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Беренче ире — рәссам Р. Лисовский.
Икенче ире ― табиб Нарциз Лукиянович.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Енциклопедія українознавства : Словникова частина : [в 11 т.] / Наукове товариство імені Шевченка; гол. ред. проф., д-р Володимир Кубійович. — Париж ; Нью-Йорк : Молоде життя ; Львів ; Київ : Глобус, 1955—2003.(укр.)
  • Карась Г. В. Статика і динаміка жанру дитячої опери у творчості композиторів української діаспори ХХ ст. // Вісник Державної академії керівних кадрів культури і мистецтв Науковий журнал — № 2, 2010.(укр.)
  • Медведик П. К. Лукіянович-Туркевич Стефанія Іванівна // Енциклопедія сучасної України : у 30 т. / ред. кол. І. М. Дзюба [та ін.] ; НАН України, НТШ, Координаційне бюро енциклопедії сучасної України НАН України. — К., 2003—2016. — ISBN 944-02-3354-X.(укр.)
  • Стефанія Павлишин. Перша українська композиторка Стефанія Туркевич-Лісовська-Лукіянович. — 2004.(укр.)

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Ukrainian Art Song Project - Stefania Turkewich.
  2. 2,0 2,1 2,2 Павлишин, Степанія Стефанівна. Перша українська композиторка: Стефанія Туркевич-Лісовська-Лукіянович, БаК, Lviv 2004.
  3. 3,0 3,1 Роман Кравець. Українці в Сполученому Королівстві. Інтернет-енциклопедія. 2018-08-28 тикшерелде.
  4. Narcyz Lukianowicz (Нарциз Лукіянович).