Стоп, колокол

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Стоп, колокол latin yazuında])
Стоп, колокол!
Уенчылар саны
күп
Уйнау урыны
спорт залы, урам
Физик активлык
уртача

Стоп, колокол! татар халык уены.

Уйнау тәртибе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Уйнаучылар бер сызыкка тезелешеп басалар һәм үзләреннән бер метр чамасы алдарак бер сызык сызалар. Шул сызыкка бер уенчы баса. Ул бер исем уйлый. Мәсәлән, ул «Тәслимә» дигән сүзне уйлады, ди. Шуннан соң тезелеп торучы иптәшләренә: «Т» хәрефе белән башлана, «ә» белән бетә торган кызлар исеме уйлагыз», ди. Уенчылар шундый исемнәрне уйлап кычкырып әйтәләр. Әгәр дә берәрсе әйткән исем уенны алып баручы уйлаган исемгә туры килсә («Тәслимә» булса), сызыкта басып торучы йөгереп китә. Ә Тәслимә дип кычкырган уенчы, сызыкка басып, «Стоп, колокол!» дип кычкыра. Шул вакыт йөгерүче туктап «катып кала». Ә кычкырып туктаткан бала «катып калган» иптәшенә кадәр араны ничә адым икәнлеген чамалап: «Фәлән адым», — дип әйтә һәм аңа таба атлап китә. Әйтелгән сан кадәр атлап, «катып калган»га барып җитеп, аңа кулын тидерә алса, ул сызыкка басып уенны алып баручы (әйттерүче) була. Тидерә алмаса, уенны тагын яңадан башлыйлар.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]