Страховка җәмгыяте йорты (Вологда)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Страховка җәмгыяте йорты (Вологда) latin yazuında])

 

: Мәкаләдә Вологда өлкәсе Вологда шәһәренең әлеге вакытта булган страховкалау җәмгыяте йорты турында сүз бара

Страховкалау җәмгыяте йорты — ХХ гасыр башында төзелгән ике катлы аерым йорт. Йорт Вологда өлкәсе Вологда шәһәренең Мария Ульянова һәм Коланский урамнары киселешендә урнашкан. Төбәк әһәмиәтендәге тарих һәм мәдәният комарткысы. Әлеге вакытта йорт И. В. Бабушкин исемендәге өлкә китапханәсе өчен кулланыла.

Йорт шунысы белән кызык, ул Вологда модерн өлгесе булып тора. Йортның эркерлы булуы һәм почмакларының кисек формалы булуы йортка ямь өстәп тора.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1905 елның 14 октябрендә Вологда страховкалау җәмгыяте ихтыяҗлары өчен йортның проектын төзей башларга дигән карар кабул ителә. 1908 елның ноябренә инженер Альберт катлы йортлар төзү проекты буенча Афанасьев һәм Зур Колзленский урамнары почмагында ике катлы аерым йорт төзелә. Беренче катта Вологда кала управасы урнаша, анда керем училищесы өчен сыйныф бүлмәләре булдырыла. Икенче катында страховкалау идарәсе бүлмәләре һәм гомуми җыелышлар өчен зал урнаша.

Бу корылмада иң яхшы концерт залы була, анда концертлар үткәрелә һәм шул вакытның иң билгеле музыкантларының гастролләре уздырыла. Биредә җырчы Вяльцева Анастасия Дмитриева, чегән җырларын башкаручы Юрий Морфесси, шагыйрь Константин Бальмонт чыгыш ясый. Студентлар кичәләрен оештыру йолага әверелә. 1912 елда биредә IV Дәүләт Думасына тауш бирү өчен сайлаулар үтә[1].

Михаил Аполлонович Скородумов исемендәге беренче балалар китапханәсе 1914 елның 17 маенда Вологда шәһәрендә ачыла.

1914 елның 15 сентябрендә сугышта яраланган солдатлар өчен лазарет оештырыла, ул йортның беренче катында, элгәрге сыйныф бүлмәләрендә урнашкан. 1915 елның октябрендә кадәр даваханә 422 кешене кабул итеп дәвалый. Даваханә 1918 елның 1 гыйнварына кадәр эшли.

Революциядан соң бу йортта балалар өчен Яңа ел шыршы бәйрәмнәрен үткәрәләр, ә ватандашлар сугышы елларында йортта тагын да давахана урнаштырыла. 1926 елда зданиедә Вологда губернасының пионерия штабы төпләнә, соңрак партиянең губком һәм шәһәр комитеты урнаша[2].

1972 елдан 2001 елга кадәр бинада Вологда политехник институтының (хәзер Вологда дәүләт университеты) инженер-төзелеш факультетының уку класслары урнаша.

Архитектура[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ике катлы, тимер вальмовый кыеклы, кирпеч йорт. Бинаның төп зурлыгы 28x22 метр. Өч ишеге бар: төп ишеге — Мария Ульянова урамына карый, калган икесе — сарай эченә чыга. Йортның Мария Ульянова урамы ягына чыгып торган төньяк-көнбатыш фасады ягында ике зур зал урнашкан, көньяк-көнчыгыш өлешендә, баскычлар аръягында шулай ук ике зур бүлмә урнашкан[3].

Фасадның декоры кыска һәм гади, фасады консольле кәрнизләр белән тәмамланган, шулай ук консольләрнең яссы канатлары һәм аттикалары фасадны бүлгеләп тора. Ак белән яшел төскә фасад деталләре буялган.

Вологда өлкәсе губернаторының 2000 елның 2 августындагы боерыгы нигезендә бу здание өлкә универсаль гыйльми китапханә карамагына күчә. Шунда ук проект-смета документациясе әзерләнә. Вологда дәүләт университеты йорттан чыгып китә һәм бушап калган йортта өч еллап төзәтү һәм реставрация эшләре үткәрелә.

Хәзерге торышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2004 елның 28 маенда Вологда өлкә китапханәсенең яңа йорты ачыла. Тантанада Вологда өлкәсе губернаторы. Е. Позгалев, Вологда шәһәре мэры А. С. Якуниче катнаша[4].

Кәгазь[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Решение от 08.10.1991 г. № 434 г. Вологда. «О постановке под государственную охрану памятников истории и культуры». әлеге чыганактан 2020-08-10 архивланды. 2020-11-29 тикшерелгән.

Искәрмә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Коновалов Ф. Я., Панов Л. С., Уваров Н. В. Вологда, XII — начало XX века : краеведческий словарь..
  • Малков В. М. Улицы Вологды. Вологда, 1977.
  • Сазонов А. И. Моя Вологда: прогулки по старому городу. Вологда, 2006.
  • Соколов В. И. Вологда: история строительства и благоустройства города. Вологда, 1977.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]