Стәрлетамак сөйләше

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Стәрлетамак сөйләше latin yazuında])
Стәрлетамак сөйләше
Үзисем:

татарча

Илләр:

Россия

Төбәкләр:

Башкортстан, Татарстан

 Классификация
Төркем:

Стәрлетамак сөйләше(рус. стерлитамакский говор) — татар теленең мишәр диалектына караган сөйләше. Үз атамасын Башкортстанның Стәрлетамак шәһәре исеменнән ала, бу сөйләш таралган территория элек Уфа губернасы Стәрлетамак өязенә караган була.

Таралышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Стәрлетамак сөйләше элеккеге Уфа губернасы Стәрлетамак өязенә караган татар (мишәр) авылларында таралган. Бу җирлеккә хәзереге Башкортстанның көньяк-көнчыгыш районнары мишәр авыллары, Татарстанның Баулы районы татар-мишәр авыллары керә.

Үзенчәлекләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Стәрлетамак сөйләше көнбатыш диалектның ч-лаштыручы сөйләшләренә керә, өстәвенә [ч] һәм [җ] авазлары урта диалекттагы кебек яңгырыйлар. Сөйләштәге үзенчәлекләр пенза мишәрләре сөйләшләренә хас (күзнәй сөйләше, төмән сөйләше). Стәрлетамак сөйләшен 3 төркемгә бүлеп карыйлар.

Беренче төркемгә Башкортстанның Туймазы һәм Ярмәкәй районнары мишәр авыллары (Имән Күпер, Кәлшәле, Мәкъсүт, Габделкәрим, Иске Сүлле) керә. Бу төркем урта диалектның көчле тәэсиренә дучар була һәм мишәр диалектыннан [к], [г], [ү], [а] авазларының мишәрчә әйтелешен һәм -гынчы/-генче аффикслары кулланышын гына саклап калган.

Икенче төркемгә XVIII-XIX гасырларда көнбатыштан күченеп килгән мишәрләр сөйләше керә, бу авыллар утрау-утрау, берничә авыллап урнашкан һәм көнбатыш диалектының үзенчәлекләрен яхшы саклап калганнар. Бу төркемгә Татарстанның Баулы районы мишәр авыллары, Башкортстанның Әлшәй, Стәрлебаш, Бүздәк, Миякә, Благовар һәм Чишмә районнары мишәр авыллары керә.

Өченче төркемгә Төньяк Башкортстан җирлегенә иң беренче булып күченгән һәм XVIII гасырда көньякка юнәлгән мишәр токымнары (ягъни байкыбаш токымнары) сөйләше, шулай ук Уфа морзалары һәм дворяннар нәселе токымнары керә (Чишмә, Авыргазы районнары). Бу төркем сөйләш татар әдәби теле белән якынаю ягына үзгәреш кичергән.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Булатова М.Р. Татарские говоры Башкортостана: ареальный аспект / М.Р. Булатова. – Казань: ИЯЛИ, 2021. – 136 с. ISBN 978-5-93091-325-5

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Бикмаева Л.У. Лингвогеографическая интерпретация фонетических и лексических особенностей стерлитамакского говора мишарского диалекта татарского языка: автореф. дис. … канд. филол. наук. Казань, 2007. 22 с.
  • Булатова М.Р. К этнолингвистической характеристике татарских говоров ареала «Юг Башкортостана» // Тюркская филология в XXI веке: проблемы и перспективы: сб. материалов Всерос. науч-практ. конф. с международным участием. Стерлитамак: Стерлитамакский филиал БашГУ, 2014. С. 19–25* Әхмәтҗанов М.И. Идел-Урал буе татарларының этник тарихына карата фикерләр // Мирас, 2001. № 10. Б. 30–35.
  • Махмутова Л.Т. 1962 (б) − Основные характерные черты мишарских говоров на территории Пензенской области (по материалам экспедиций 1958–1960 гг.) // Материалы по татарской диалектологии. Вып. 2. Казань, 1962. С. 125–162.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]