Суар (дәүләт)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Суар (дәүләт) latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү

Шәһри Болгар-Шәмсуар. Дәү әнием сөйләгәннәрдән... Болгар шәһәре искиткеч матур, бай урында, Идел елгасы буенда урнашкан. Спас районы - Ульяновск өлкәсе, Дмитровоград шәһәре, Әлки, Алексеевск, Тәтеш районнары белән чиктәш район. Шәһри Болгар сүзен ишетүгә һәр татарның күз алдына үз тарихы килеп баса. Тарихка күз салсак, бу бөек шәһәребез нинди генә яуларны күрмәгән... Шуларның иң көчлесе, иң дәһшәтлесе – Тимераяк сугышы булган. Бу сугыш Шәһри Болгар – Шәмсуар арасында барган.(Шәмсуар шәһәре хәзерге Кузнечиха авылы һәм Татар шәһәрчеге авылы урынында булган. Кешеләр игенчелек, терлекчелек, күн эшкәртү белән шөгыльләнгәннәр. 948-975 нче елларда Суарда акча сукканнар.Суар дәүләте бай дәүләт булган, шуңа күрә күрше дәүләтләрне көнләштергән.) Шәмсуарга бара торган яктагы авыллар яндырылган, таланган, бик күп кешеләр һәлак булган. Ләкин монгол яуына кадәр Суар дәүләтендә тагын күтәрелеш чоры була. Монгол яуы Суар дәүләтен тәмам юкка чыгара. Бүгенге көндә Татар шәһәрчеге авылында берничә хуҗалык кына бар. Авылның саф һавасы, авыл уртасыннан аккан балыклы Утка елгасы, авылга терәлеп үк торган урман авызы - үзләре үк кызыктырып, авылга тартып торалар. Урманда нинди җиләк кирәк, нинди гөмбә кирәк – барысы да бар... Пошилар, кабан дуңгызлары күп.

IX-X төзелгән мәчет урыны калкулыкта әллә кайдан күренеп тора. Аннан ерак түгел чиркәү урыны... Һәр ел саен май аенда  бу чиркәү урынына чуаш милләтеннән булган кешеләр гыйбәдәт кыларга киләләр. Чөнки чуашлар да  чыганаклары белән шушы авылдан дигән фаразлар йөри...

Болгарга Җыенга кайтучы кешеләр бу яклардагы табигатьнең искиткеч матурлыгына, һаваның сафлыгына сокланып китәләр. Хәзерге көндә Болгардан Суарга ике төрле юл белән кайтырга мөмкин. Юллар – асфальт. Беренчесе, Никольское авылы аша. Бу якынрак – ара. Икенчесе, Антоновка авылы аша. Авылның исеме Антон Петров хөрмәтенә аталган. 1861 нче елда Бизнә (Бу авыл аша бик чиста сулы, күп балыклы Бизнә (Бездна) елгасы ага) авылында крестьяннар Антон Петров җитәкчелегендә үзләрен кабаладан котылу өчен баш күтәрәләр. 1861 нче елның 9 апрелендә Александр II боерыгы нигезендә хәрби судка бирелә һәм атып үтерелә. 19 февральдә “Манифест” чыга.