Субарахноидаль кан саву

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Субарахноидаль кан саву latin yazuında])
Субарахноидаль кан саву
Сурәт
Саклык белгечлеге неотложная медицинская помощь[d], неврология[1] һәм нейрохирургия[d][2]
Симптомнар рвота[d][3] һәм светобоязнь[d][3]
Диагностика юллары CT
Дәвалау юллары Клипирование аневризмы[d][4] һәм endovascular coiling[d][4]
Дәвалануда кулланыла торган дару Транексамовая кислота[d][5] һәм Нимодипин[d][5]
Авырулар саны 6,9 случаев на 100000 человеко-лет[6]
ICD-9-CM 430[7]
NCI Thesaurus идентификаторы C50757[7]
 Субарахноидаль кан саву Викиҗыентыкта

Субарахноидаль кан саву, икенче төрле әйткәндә, минең пәрәвез тышчасы астына кан йөгерү — артерия аневризмасының ярылуы нәтиҗәсендә барлыкка килә. Бу халәт 55-60 яшьлек кешеләр арасында ешрак күзәтелә. 100 мең кешегә 6-10 авыру очрагы теркәлә.

Авыру куркынычы тудыра торган факторлар — артериаль гипертензия. кан басымының тәүлек эчендә шактый зур үзгәрүе, балага узудан саклану дарулары (контрацептивлар) эчү, тәмәке тарту, кокаин куллану, йөклелек, бала тудыру һәм башка сәбәпләр.

Клиник картинасы. Авыру кискен башланып китә, бу халәтне «Якты көнне яшен суккан кебек» булды дип искә алалар. Кинәт кенә маңгайда, чигәләрдә, баш артында, муенда үтә көчле авырту барлыкка килә. Авыру ыңгыраша, үзенә урын таба алмый, бик ярсый. Куллары белән башын тотып. «Башка бәрде, ярдәм итегез башым ярыла» — дип кабатлый. Кайвакыт кыска вакытлы аң югалту, саташу, аңгы-миңге халәт булуы күзәтелә. Авыру тынычсызлана. Аның аякка басасы килә, ул каядыр барырга җыена, башын юрган белән каплый, табибка тикшерергә ирек бирми. 30 процент очракта аневризма шартлавы йоклаган вакытта барлыкка килә. Мондый психик тайпылышлар авыруның беренче көннәрендә күзәтелә һәм менингиаль (баш мие сүрүе) симптомы кимесә, акрынлап узарга мөмкин.

Күп очракта, авыру башланып киткәндә костыра, брадикардия (йөрәк тибү ешлыгы кимү), кикерү, баш арты мускулларының тонусы күтәрелү күзәтелә. Икенче көннән субфебриль температура барлыкка килә, 5-6 нчы көннәргә температура 38,5 градуска кадәр күтәрелә.

Аневризма шартлаганда, кан, баш һәм арка мие (цереброспиналь) сыекчасына агып чыга. Әгәр кан баш нигезенә җыелса, баш сөяге нервлары да зарарланырга мөмкин. 30 процентка якын очракта субарахноидаль кан саву үлемгә китерә. Кайбер авыруларны (10 % тан кимрәк) күз табибы тикшергәндә, күзнең челтәр катлавына кан сауганы ачыклана.

Канның баш һәм арка мие сыекчасына чыгу сәбәпләренә киңрәк тукталыйк.

Беренчел субарахноидаль кан саву — артериаль аневризма яки артерия- вена үсеше кимчелеге (мальформация) нәтиҗәсендә.

Икенчел субарахноидаль кан саву. Геморрагик инсульт булганда, канның баш мие карынчыкларына үтеп керүе кан савуга китерә. Бу очракта клиник картина нигезендә генә диагноз кую бик авыр.

Травма. Баш мие җиңелчә генә бәрелсә дә, ми сыекчасына кан чыга.

Травма булганда, диагноз кую өчен моның әһәмияте зур түгел икән, умырткалыкка пункция ясарга киңәш ителми.

Геморрагик синдромга китерүче сәбәпләр: тромбоцитопения (периферик канда тромбоцитларның аз булуы), лейкоз (кан ясаучы органнарда сөяк җелеге, талак, лимфа төеннәрендә шеш авыруы булганда, канда өлгереп җитмәгән лейкоцитлар күбәюе), гипопластик анемия, Ходжкин авыруы, кан оешуы бозылу, бавыр авырулары, гемофилия, билгесез халәтләр. Гадәттә, геморрагик синдром авыруның соңгы стадияләрендә, төп диагноз билгеле булганнан соң үсеш ала.

Антикоагулянтлар белән дәвалау. Антикоагулянтлар белән дәвалау үзеннән-үзе субарахноидаль кан савуга китерми, моның өчен өстәмә факторларның (мәсәлән, травма) булуы кирәк. Баш мие шеше. Кан саву — карынчык эче шешенең беренче билгесе булырга мөмкин. Ялкынсынулы авырулар: сепсис (менингококклы), гөмбәчек аневризмалары. Тамыр авырулары: коллагенозлар (тоташтыргыч тукыма һәм кан тамырларының диффуз бозылуына бәйле авыруларның гомуми атамасы), полиартериитлар (артериянең тышкы сүрүе ялкынсыну) пурпура—тирегә һәм лайлалы тышчага вак-вак кан савулар. Арка миенә кан саву сәбәбе — артерия-веналарда үсеш кимчелеге, еш кына моңа төрле шешләр этәргеч була. 15-20 % очракта субарахноидаль кан саву кичергән авыруның киләчәге яхшыга фаразлана. Бу кечкенә аневризмаларның томалануы белән аңлатылырга мөмкин.

Диагноз кую өчен, кан саву шиге туу белән компьютер томографиясе уздыру яхшы нәтиҗә бирә. Беренче 3 көн эчендә тикшергәндә, 95 % очракта дөрес мәгълүмат алып була, 2 атна узганнан соң тикшерү төгәллеге 50 % тан түбәнрәк. Компьютер томографиясе авыруның сәбәбен, дәвамлылыгын, бер үк вакытта баш миенә күпме кан сауганын күрсәтергә мөмкин. 30-35 % очракта субарахноидаль кан саву кичергән авырулар соңыннан өянәк кабатлану аркасында үлә. Авыру аңын югалткан булса, интенсив дәва алып барылырга тиеш. Моның өчен аны үпкәләргә ясалма вентиляция ясый торган аппаратка күчерәләр. Диагнозны раслар өчен беренче тәүлектә үк ангиографик тикшерү уздырыла. Хәзерге вакытта ашыгыч хирургик ярдәм күрсәтүне бик мөһим чара дип карыйлар. Ашыгыч хирургик ярдәм чигә гематомасы булганда аеруча еш кулланыла. Яшь, нык организмлы авыруларны хирургик ысул белән дәвалау күп очракта савыгу белән тәмамлана.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]