Эчтәлеккә күчү

Сузанна Тамаро

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Сузанна Тамаро latin yazuında])
Сузанна Тамаро
Туган телдә исем итал. Susanna Tamaro
Туган 12 декабрь 1957(1957-12-12)[1][2][3][…] (66 яшь)
Триест, Италия[4]
Яшәгән урын Орвието
Ватандашлыгы  Италия
Әлма-матер CSC[d]
Һөнәре кинорежиссёр, сценаричы, язучы, новеллачы

 Сузанна Тамаро Викиҗыентыкта

Сузанна Тамаро (итал. Susanna Tamaro; 12 декабрь 1957[5]) — итальян язучысы, режиссер һәм сценарист.

Сузанна Тамаро 1957 елның 12 декабрендә Триест шәһәрендә (Италия) урта сыйныф гаиләсендә туган. Аның әнисе итальян язучысы Итало Звевоның туганы була. Әти-әнисе аерылышканнан соң әнисе ягыннан әбисе тәрбияли[6].

Мәктәпне тәмамлап, режиссерлар курсына укырга ине өчен Римга килә. 1976 елда Тамаро укытучы дипломын ала һәм итальян эксперименталь кино мәктәбендә — Centro Sperimentale di Cinematografia уку өчен стипендия ала. 1979 елда эпизодик рольдә кинога төшә. Мәктәпне тәмамлаганнан соң телевидение өчен документаль фильмнар төшереп, эшли башлый. Бер вакытта хикәяләр һәм романнар яза.

1978 елда ул беренче хикәяләрен бастырып чыгара, ә 1981 елда үзенең башлангыч «Илмитц» (итал. Illmitz) романын яза. Ул мөрәҗәгать иткән бөтен нәшриятләр романны кире кага, һәм ул әлегә кадәр басылып чыкмый.

1989 елда «Голова в облаках» (итал. La testa fra le nuvole) романы басылып чыга, аның өчен Эльза Моранта премиясын ала.

Тамароның язучы таланты «Для сольного голоса» (итал. Per voce sola) җыентыгында ачыла, ул 1991 елда итальян ПЕН-клубы премиясе белән билгеләнә һәм әдәби тәнкитчеләр тарафыннан уңай кабул ителә, әммә тамашачылар тарафыннан укылмый.

1992 елда Тамародың балалар өчен «Сердце толстяка» (итал. Cuore di ciccia) китабы чыга, китапта тулы кәудәле баланың тарихы сүрәтләнә (бәлки, автобиографик моментлар белән).

Ике елдан соң язучының тәнкитчеләр һәм китап укучы тарафыннан киң танылган «Иди, куда ведет тебя сердце» (итал. Va' dove ti porta il cuore) китабы басылып чыга, бара-бара ул дөньяда иң күп сатылучы итальян бестселлеры була; 1995 елда режиссер Кристина Коменчини аның буенча фильм төшерә. Китапта зур яштәге хатын-кыз Ольга тарихы тасвирлана. Ул Кушма Штатлар буенча сәяхәт иткән бердәнбер оныгына хат язарга карар итә. Хатында ул үзенең үзенең тормышын, үзен үзгәрткән һәм иртәме-соңмы һәр берсе кабул итәргә тиешле вакигаларны сүрәтли[7]

1997 елда «Anima mundi» романы чыга, аның герое хәзерге заман вакигаларында үзен табарга маташа. Тирә дөньяга тәнкыйть күзлегеннән караш, тормыш һәм психологизмга карамастан, китапны тәнкитчеләр һәм укучы салкын кабул итә[6].

Соңыннан хикәяләр һәм эссе-уйланулар җыентыгы «Дорогая Матильда» (итал. Cara Mathilda, 1997), «К дому» (итал. Verso casa, 1999) чыга. Өч повестан торган «Ответь мне» (итал. Rispondimi, 2001) җыентыгы кискен тормыш шартларына эләккән өч героиняның язмышы турында сөйли. 2002 елда «Больше огня, больше ветра» (Итал. iu' fuoco, piu' vento) прозалар җыентыгы басылып чыга.

2006 елда «Слушай мой голос» (итал. Ascolta la mia voce) романы чыга, ул язучының уңышлы «Иди, куда ведет тебя сердце» әсәренең дәвамы була. Бу романы 12 телгә тәрҗемә ителә.

Халыкара танылу алганнан соң язучыларына уртача бер роман чыгара. 2020 елда «Отличная история любви» (итал. Una grande storia d'amore) романы дөнья күрә[8].

Тамаро әдәби мохит белән тыгыз элемтә тотмый, дөньяви чараларга йөрми, телеэкраннарда еш кунак түгел. Авыл җирендә, Орвьето янында яши.

Бүләкләре һәм премияләре

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
  • 1989 — Prize Italo Calvino («La testa fra le nuvole» әсәре өчен)
  • 1990 — Prize Elsa Morante (за «La testa fra le nuvole»)
  • 1991 — International PEN («Per voce sola» әсәре өчен)
  • 1992 — Rapallo Carige Prizefor women writers for «Per voce sola»
  • 1995 — Prize Cento (Il cerchio magico әсәре өчен)
  • 2013 — Honorary Golden Dante of AL "Bocconi d'Inchiostro" — Bocconi University for her outstanding career