Сузык

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Сузык latin yazuında])

Сузык аваз - әйтелештә үз юлында киртәләр очратмаган, тавыш белән әйтелүче аваз. Иҗекнең нигезе булып тора. Сузык авзаларны 3 аспект буенча карыйлар: күтәрелеш (телнең вертикаль хәрәкәте), рәт (телнең горизонталь хәрәкәте), иренләшү (иреннең әйтелештә кулланылышы). Иренләшкән сузыкларга [ү], [у], [о], [ө] авазлары карый, калганнары - иренләшмәгән. Озынлыгы буенча чагыштырмача кыска ([о], [ө], [ы], [е]) һәм чагыштырмача озын сузыклар ([а], [ә], [у], [ү], [и), [ō], [ы̄], [ē]) була.

Сузыкларның рәт буенча классификациясе
Алгы рәт Арткы рәт
[ә], [ү], [и], [ө], [е],[е](рус теленнән) [а], [у], [о], [ы], [о] (рус теленнән, киң әйтелә), [ы] (рус теленнән)
Күтәрелеш буенча
Югары Урта Түбән
Алгы рәт [ү], [и] [ө], [е] [ә]
Арткы рәт [у], [ы] (рус теленнән) [о], [ы] [а]

Сингармонизм[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сингармонизм - сузык авазларның ярашуы. Рәт гармониясенә һәм ирен гармониясенә бүленә.

Рәт гармониясе: сүздә сузыклар нинди рәттә, шундый рәт белән булган кушымчалар өстәлә. Мәсәлән, алма сүзендә ике сузык та арткы рәт сузыклары, димәк, аларга кушымчаларның калын варианты өстәлә: алма-лар, алма-ны, алма-га.

Ирен гармониясе: әгәр сүздә о,ө хәрефләре беренче иҗектә бар икән, ә башка иҗектә ы,е авазлары икән, [о], [ө] ишетелсә дә е, ы дип язабыз. Мәсәлән: болыт сүзе [болот] дип әйтелсә дә болыт дип языла

Сингармонизм законына буйсынмаган сүзләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сингармонизм[1] законына буйсынмау очраклары бишәү:

  1. Алынма сүзләр. Барлык телләр дә татар теленең фонетик законнарына нигезләнә алмый, шуңа күрә искәрмәләр дә барлыкка килә. Бер иҗектә берьюлы алгы рәт һәм арткы рәт сузыклары да була ала: китап, машина
  2. Кушма сүзләр ирен гармониясенә буйсынмыйлар. Мәсәлән, төнбоек.
  3. Кайбер сорау кисәкчәләре: -мыни.
  4. Сыйфатның һәм рәвешнең кимлек дәрәҗәсе. Мәсәлән, зәңгәр-су.
  5. Кайбер алмашлыклар: сиңа, миңа

Сузык авазларының үзгәреше[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сандхи күренеше: сузык авазларның кыскаруы. Мәсәлән, күзе очлы - [күзочло].

Авазлар өстәлү/төшеп калу күренешләре:

  1. Протеза (сүз башына өстәү): эшләпә (рус.шляпа)
  2. Эпентеза (сүз уртасында аваз өстәлү): бүрәнә (рус.бревно)
  3. Эпитеза (сүз азагына аваз өстәү): Омски (рус. Омск)

Редукция - басымсыз сузык авазларның кыскаруы, позицион үзгәреш. Ике төре бар:

  1. Тулы: язуда да, әйтелештә дә күренеш ала. Халыкы - халкы
  2. Өлешчә: әйтелештә генә кулланыла. Бренче - беренче


  1. М.Зәкиев, Ф.Хисамова. - Татар грамматикасы - I том // Татар грамматикасы III томда