Сукыр тәкә

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Сукыр тәкә latin yazuında])
Сукыр тәкә
Уенчылар саны
3тән күбрәк
Уйнау урыны
өйдә зур бүлмәләрдә
Физик активлык
түбән

Сукыр тәкә — татар балалар уены.

Уйнау тәртибе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

I вариант[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Арадан берәүнең күзен сөлге яки яулык белән томалап бәйлиләр дә, аны икенче берәү җитәкләп, ишек бавын тоттырып:

Сукыр агай, көтеп тор,
Ишек бавын тотып тор.
Ишек бавын нык тот,
Солдатларың кырып тот!

— дип, аркасына сугып китә. «Сукыр тәкә» аларны кулы белән кармап эзләргә тотына. Аны адаштыру өчен төрле яктан аркасына суккалап әйтәләр:

Әби коймак пешерә,
Бабай кабык төшерә,
Сыерлары бакыра,
Бозаукаен чакыра.
Үгезләре үкерә,
Кәҗәләре сикерә,
Дөбер-дөбер, дөп тә дөп,
Тиир, тиир, ти дә тип!

Төрле яктан төрле хайван тавышлары белән кычкырып яки аяк тибеп, аны адаштырырга тырышалар. «Сукыр тәкә» аларны тотарга тырыша. Ул билгеләнгән чиктән чыга башласа, «Суга төшәсең!» — дип кычкыралар. Ул кемне тотып алса, шуның күзен бәйләп «сукыр тәкә» ясыйлар.

II вариант[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бу уен өйдә уйнала. Сукыр тәкәне, күзләре бәйләнгән килеш, ишек тоткасына тотындыралар. Калганнары читкә китеп шыпырт кына торалар. Сукыр тәкә шул ишеккә карап баскан урыныннан кузгалмыйча, башка балаларның тын алуларыннан, кыштырдауларыннан яки ютәлләүләреннән танып, берәрсенең торган урынына кулы белән күрсәтә яки исемләп әйтә. Берәүне дә таный алмаса, ал арны төрле такмазалар белән көлдерергә тырыша:

Ары лап-лап, бире лап-лап,
Киез каплап, сөңге саплап,
Менә тора сыер кебек мышлап!
Озын аяк торнадай,
Тамагы да быргыдай;
Танавы да сызгыра,
Габделбарый шул бугай.

Әгәр дә дөрес күрсәтсә, шул кешенең күзен бәйләп уенны яңадан башлыйлар. Бу уенда качучылардан берсе баскан урыныннан күчсә, ул кеше хәрәмләгән (алдашып тәртип бозган) булып, аның үзен көтүче ясыйлар.

III вариант[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бу уен иркен залларда яки ишек алдында, гадәттә, ир балалар арасында уйнала.

Йөгерү, качу өчен бер сызык киртәсе (көрчек) билгелиләр дә сукыр тәкәне сызык читенә илтеп аякларын иркен итеп бастырып куялар. Аннан соң уйнаучылар һәркайсы кулларына берәр нәрсә алып (кулъяулык һ. б.) сукыр тәкәнең аяк арасыннан ыргытып, шушы такмакны әйтәләр:

Сукыр тәкә сикерә,
Көрпә ашагач төчкерә;
Аягын кешәнләмәсәң,
Бакчага да ул керә.

Шуннан соң «сукыр тәкә» әйберләрне эзли башлый. Кемнең әйберен тапса, шул әйбер хуҗасы көрчек эченә керә. «Сукыр тәкә» аны тотарга тырыша. Кемне тота алса, шуны «сукыр тәкә» ясыйлар.

IV вариант[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бу уен өйдә уйнала. Балаларның берсе уен башланыр алдыннан уң бармагының берсенә корым сөртә һәм иптәшләренә үз теләге буенча бер бармагын тотарга куша. Тоталар. Кем корымлы бармакны тота, шуны «сукыр тәкә» итеп күзен яулык белән бәйлиләр. Балалар качалар. «Сукыр тәкә» аларны тотарга тырыша. Иптәшләре «тәкә»не төрлечә үртиләр, я аркасына сугып китәләр, я төрле җәнлекләр тавышы чыгаралар, үртәвечләр әйтәләр.

«Сукыр тәкә йөгерә,
Күрми ул бернәрсә дә.
Йөгермичә нишләсен,
Тота алмый берсен дә», — дип такмаклыйлар.

Яисә алдына килеп:
«Пеште-пеште, авызың пеште»,
«Бизмән, дуңгыз синең җизнәң»,
«Чуен, бүген синең туең»,
«Дилбегә, ничә сәгать йөргәнеңне билгелә»,
кебек сүзләр белән үчеклиләр. Ул тоткан яисә кушылмаган урынга таба качкан кешене «сукыр тәкә» итеп, уен яңадан башлана.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Татар балалар фольклоры./Төзүчесе Рәшит Ягъфәров. — Казан: «Раннур» нәшрияты, 1999.