Суперканатлар
Суперканатлар | |
Чыгыш иле |
![]() ![]() ![]() |
---|---|
Әсәр яки аның атамасы теле | инглиз теле[1] |
Башлану вакыты | 1 сентябрь 2014 |
Таратучы ширкәт | Netflix |
Эпизодлар исемлеге | список эпизодов сериала «Супер крылья»[d] |
Бүлемнәр саны | 264 |
Сезоннар саны | 6 |
Тарату төре | Video on Demand[d] |
Суперканатлар — "Суперканатлар: Джетт һәм аның дуслары" — 3 илнең уртак мультсериал проекты - Көньяк Кореяның "FunnyFlux Entertainment", Кытайның "Qianqi Animation" һәм АКШның "Little Airplane Productions" ширкәтләре тарафыннан җитештерелгән. Мультсериал 2014 елның 1 сентябреннән күрсәтелә.
«Суперканатлар» мультфильмы Джетт исемле почтальон-очкыч һәм аның дуслары маҗараларын тасвирлый.
2017 елда Татарстанның мәгариф министрлыгы соравы белән Татарстанның телләр үсеше програмы нигезендә мультсериалның «Аксу» студиясе тарафыннан 52 сериясе татар теленә тәрҗемә ителде. Мультсериалдагы персонажларының тавышларын Зөфәр Харисов, Равил Шәрәфиев, Гүзәл Минакова, Элвин Грей, Әбри Хәбриев, Энҗе Әхмәтҗанова, Рузилә Зарипова, Алмаз Мирзаянов, Гөлгенә Калимуллина, Тамчы, Максуд Юлдашев, Айрат Ильясов яңгыратты. Продюсеры - Рөстәм Сәрвәров.
Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- "Суперканатлар" мультфильмы татар теленә тәрҗемә ителде. Азатлык радиосы. 11 декабрь 2017