Суринам

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Суринам
Republiek Suriname
Байрак Илтамга
{{{кыска исем}}} байрагы {{{кыска исем}}} гербы
{{{кыска исем}}} урнашуы
Бәйсезлек 25 ноябрь 1975 (Нидерландлардан)
Идарә итү формасы Конституцион демократия
Рәсми тел голланд теле
Башкала Парамарибо
Президент Рональд Венетиан
Мәйдан
– Барлыгы
– % Су

163 270 км²
1,1%
Халык саны
– Барлыгы (2005)
– Тыгызлык

438 144 кеше
2,6 кеше/км²
Акча Суринам доллары
Вакыт UTC -3
Пәрәвез домены .sr
Телефон коды 597

Сурина́м (голл. Suriname), рәсми атамасы Сурина́м Респу́бликасы (голл. Republiek Suriname) – Көньяк Америкада урнашкан дәүләт. Көнбатышта Гайана белән, көнчыгышта Француз Гвианасы белән, көньякта Бразилия белән чиктәш һәм төньякта Атлантик океан сулары белән юыла.

Гомуми мәгълүмат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Географик торышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Суринам - Көньяк Американың төньяк-көнчыгышында урнашкан дәүләт. Көнчыгышта Француз Гвианасы белән, көньякта - Бразилия белән, көнбатышта - Гайана белән чиктәш. Төньякта Атлантик Океан белән чиктәш.

Мәйданы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Суринам территориясе 163 265 кв. км алып тора.

Төп шәһәрләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Суринам башкаласы - Парамарибо (180 мең кеше).

Дәүләт төзелеше[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Суринам - җөмһүрият. Дәүләтнең башы - президент, хакимият башы - премьер-министр. Төп канун бирү органы - Милли Җыелыш.

Табигать[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Рельеф[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Суринам якынча 80 км булган сазлыклы яр буе тигезлегеннән һәм үзәк платодан тора. Көньякта куе урман белән капланган таулар урнашкан.

Геологик төзелеш һәм файдалы казылмалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Илнең җирләре эчендә тимер рудасы бокситлары запаслары бар.

Климат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Илнең климаты тропик, дымлы. Уртача еллык температура якынча +27°С. Яңгырлар фасылы декабрьдән апрельгә кадәр дәвам итә.

Эчке сулар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Илнең төп елгалары - Марони, Курантин һәм Коппенейм.

Туфраклар һәм үсемлекләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Территориянең 90%-ыннан артыгы - гел яшел булган урманнар.

Хайваннар дөньясы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Суринамда маймыллар, ягуар, пума, тапир, кырмыскаашар, броненосец, крокодиллар, күп еланнар һәм кошлар бар.

Административ бүленеш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Суринам ун өлкәгә бүленә:

Өлкә Үзәк Мәйдан, мең км² Халык саны
1. Брокопондо Брокопондо 7,364 8,340
2. Коммевийн Ньив-Амстердам 2,353 25,200
3. Корони Тотнесс 3,902 3,480
4. Маровийн Албина 4,627 20,250
5. Никкери Ньив-Никкери 5,353 41,080
6. Пара Онвервахт 5,393 15,120
7. Парамарибо Парамарибо 0.183 213,840
8. Сарамакка Гронинген 3,636 13,600
9. Сипалуини юк 130,567 29,210
10. Ваника Лелидорп 0,444 76,320
Суринам өлкәләре

Халык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Халык саны – 494 347 (2007 ел бәяләмәсе)

Еллык арту – 1,1 %;

Туу – 1000 кешегә 17;

Үлүләр – 5,5 на 1000;

Эмиграция – 1000 кешегә 0,5.

Этник төркемнәр: индуслар - 37%, креоллар - 31%, индонезиялеләр (явалылар) - 15%, маруннар (качкан коллар токымы) - 10%, индеецлар - 3%, кытайлар - 2%, европалылар - 1%.

Телләр: голландча (рәсми), (саран-тонга) таки-таки (милләтара аралашу телләреннән иң таралганы, инглиз теленә нигезләнгән), хинди, малай теле, кытайча, инглиз теле.

Диннәр: индуистлар 27,4 %, протестантлар (нигездә мораваннар) 25,2 %, католиклар 22,8 %, мөселманнар 19,6 %, калганнар 5 %.

Кыскача тарихи тасвирлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Европалылар килгәнче Суринамда аравак, кариблар һәм варрау кабиләләре яшәгән. Беренче европалылар булып 1581 елда голландиялеләр булган. 1922 елда Суринам (ул вакытта Голландия Гвианасы) Нидерландларның өлеше булып киткән, 1954 елда корольлекнең тигез әгъзасы статусына ия булган. 1975 елның 25 ноябренда Суринам бәйсез булган, шуннан соң 40 мең кеше Голландиягә эмиграцияләгән.

Кыскача икътисади тасвирлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Икътисадның нигезе - бокситлар табу һәм эшкәртү. Балчык җире, алюминий җитештерү; авыл хуҗалыгы чималын эшкәртү. Урман кисү, агач эшкәртү. Тропик агач җитештерү. Креветкалар тоту. Бокситлар, балчык җире, алюминий, агач экспорты.

Акча берәмлеге - Суринам гульдены.

Сәнгать һәм архитектура.[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Парамарибо. Археология, мәдәният һәм табигый тарих экспонатлары белән музей.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Энциклопедический справочник "Все страны мира", Издательство "ВЕЧЕ", 2003.