Суринам гимны

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Суринам гимны latin yazuında])

Трефосса (Һенни де Зил
Суринам гимны һәйкәле

Раббыбыз Суринам белән” (нидерландча God zij met ons Suriname) һәм “Күтәрел, ил кешесе” (сранан телендә Opo kondreman) — Суринам Җөмһүриятенең ике телдә башкарыла торган дәүләт гимны исемнәре. Рәсми атамалар — нидерланд һәм сранан телендә язылган куплетларның беренче сүзләре.
Гимнның хәзерге замандагы текстын 1959 елда танылган шагыйрь Трефосса (бу тәхәллүс, үз исеме Һенри Франс де Зил, Henri Frans de Ziel) илнең премьер-министры үтенече буенча язган. Чынбарлыкта ул 1893 елда ук лютеран рухание Корнелис Атсес Һукстра (Cornelis Atses Hoekstra) иҗат иткән һәм 1959 елга кадәр гимн тексты булып торган шигырьне бөтенләй танылмаслык итеп үзгәрткән.
Ә булачак гимнның көен Йоһаннес Корстианус де Пөй (Johannes Corstianus de Puy) 1876 елда ук язган булган. Ләкин де Зил үзе тамырдан төзәтеп язган шигырь өчен башта Йоһаннес Николас Һелстон (Johannes Nicolaas Helstone) иҗат иткән көйне сайлаган булган. Суринамның Нидерланд тарафлы колониаль хакимияте моңа кискен каршы төшкән. Шулай итеп, гимн бүгенгә кадәр де Пөй музыкасына башкарыла: башта нидерланд телендәге текст, аннары сранан телендәге куплет.

Нидерланд телендә: Тәрҗемәсе
God zij met ons Suriname
Hij verheff’ons heerlijk land
Hoe wij hier ook samen kwamen
Aan zijn grond zijn wij verpand
Werkend houden w’in gedachten
Recht en waarheid maken vrij
Al wat goed is te betrachten
Dat geeft aan ons land waardij.
Раббыбыз Суринам белән,
Күтәрә Ул дәүләтне.
Бу гүзәл илдә яшәгән
Аллаһыга әҗәтле.
Хокук, Хаклык хөкем сөрсә,
Ирекле була һәркем,
Һәр игелек гел үстерә
Безнең илнең кыйммәтен.
Сранан (суринам) телендә: Тәрҗемәсе
Opo, kondreman un’ opo!
Sranangron e kari un’.
Wans’ ope tata komopo
Wi mu’ seti kondre bun.
Strey de f’ strey, wi no sa frede.
Gado de wi fesiman.
Eri libi te na dede
Wi sa feti gi Sranan.
Күтәрел, әйдә, ватандаш,
Сранан чакыруына,
Ил мохтаҗ, син кем булсаң да,
Гамең-кайгыртуыңа.
Без көрәштән курыкмыйбыз,
Рәһбәребез — бер Алла,
Гомеребезне багышлыйбыз
Ватаныбыз Срананга!