Суртанды мәдәнияте

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Суртанды мәдәнияте latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Викибирелмәләрнең буш элементы

Суртанды мәдәнияте — безнең эрага тиклемге 4-3 мең еллыкларга караган энеолит чоры археологик мәдәнияте. Суртанды күле исеме буенча аталган. Башкортстанда Суртанды мәдәнияте комарткылары Көньяк Урал аръягында, Көньяк Уралның көнчыгыш битләүләрендә тупланган.

Гомуми сүрәтләмә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Торулыклар уйсу күл ярларында урнашкан (Карабалыклы, Яктыкүл (Мавыззы), Мәсәгуть тораклары һәм башкалар). Ныгытмалары юк.

Диварлары эре таш плиталар белән каплаулы җир өйләр һәм ярым җир өйләр торак булып хезмәт иткән, Зур Русия энциклопедиясендә сүрәтләнүенчә:

Жи­ли­ща в за­ураль­ских куль­ту­рах (аят­ская, сур­тан­дин­ская, тер­сек­ская и др.) оваль­ные или че­ты­рёх­уголь­ные (от на­зем­ных до зем­ля­нок), кар­кас­но-стол­бо­вые, с шат­ро­вым пе­ре­кры­ти­ем или на­ка­том из брё­вен; из­вестны ша­ла­ши - [1]

.

Алар һәр берсе 30-50 кв.м. мәйданлы 6-8 учагы, сәкеләре булган каралтылардан гыйбарәт. Ярымтүгәрәк булып утырган тораклар алдында таш түшәлгән мәйдан булган. Аларын мал сарайлары урыны дип фаразлыйлар.

Көнкүрештә кулланылган савыт-саба керамикадан эшләнгән. Савытларның авызлары бераз бөгелгән. Йомырка формасында, төпләре түгәрәк. Тешле штамп басып төшерелгән геометрик фигуралар белән бизәлгән.

Җирләү комарткылары табылмаган. Чакматаш һәм яшма әйберләр (ук башагы, пычак, кыргыч, чүкеч, ашлык төйгечләр), бакыр кораллар табылган.

Суртанды мәдәнияте халкы неолит чорының урындагы кабиләләре нигезендә барлыкка килгән. Безнең эрага тиклемге 3 нче меңъеллык азагында Йөрүзән, Өршәк, Әй үзәннәрендә утырганнар.

Аучылык, балыкчылык, терлекчелек белән шөгыльләнгәннәр.

Суртанды мәдәнияте кабиләләре көнчыгышта — Алакүл мәдәнияте, көнбатышта Абала мәдәнияте халкы формалашу компонентларының берсе була.

Суртанды мәдәниятен өйрәнүдә галимнәр О.И. Бадер [2], Л. Я. Крижевсккая, Г. Н. Матюшин, К. В. Сальников зур көч сала.

Суртанды торулыклары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Суртанды тораклары I (Ч.т. I)— Мезолит—энеолит чоры археологик комарткылары. Суртанды күле ярында, Башкортстанның Әбҗәлил районы (баш. Әбйәлил районы) Самар аръягында көньяк-көнбатыш тарафта 1-1,5 км алыслыкта урнашкан [1].

1961 елда Г. Н. Матюшин тарафыннан ачыла һәм өйрәнелә.

С.т II — неолит чорына карый. Күлнең төньяк-көнбатыш ярында урнашкан. 1961 һәм 1967 елларда тикшерелә. 24 м² җир казылган. Таш матди һәм ташаяк ярчыклары табылган.

С.т III — неолит, энеолит чоры. Күлнең төньяк-көнбатыш ярында урнашкан. 1963 һәм 1967 елларда рәвештә өйрәнелә. м² җир казылган. Чакматаш матди һәм савыт-саба ярчыклары табылган.

С.т VI — мезолит, неолит чоры. Күлнең көньяк-көнбатыш ярында табылган. 1961, 1963, 1967 елларда тикшерелә. 72 м² җир казылган. 27480 таш әйбер һәм ташаяк ярчыгы табылган.

С.т VI I — мезолит—энеолит чоры. Күлнең көньяк-көнбатыш ярында табылган. 1961, 1967-68 елларда тикшерелә. 88 м² җир казылган. Мезолит чоры катламында геометрик микролитлар, неолит чорына караган сызып ясалган бик күп бизәкле ташаяк ярчыклары, энеолит катламнан тешле штамп басып төшерелгән геометрик бизәкле савыт-саба, ике ягы да эшкәртелгән таш әйберләр табылган

С.т VIII — энеолит чоры. Күлнең көньяк-көнбатыш ярында табылган. 1961, 1967-1968 елларда өйрәнелә. 440 м² җир казылган. Учаклы 6 торак чокыры ачыкланган. Мәйданы 30-32 кв.м.Багана төзелеш калдыклары табылган. Торакларда сәкеләр дә булган, дип фаразлана.

Савыт-сабалары тальк һәм балчык белән керамикадан. Тешле штамп басып, геометрик бизәкле йомырка формасында эшләнгәннәр. Чакматаш һәм яшмадан эшләнгән 34165 әйбер: пычак, кыргыч, пычак рәвешендәге пластина, яргычлар табылган. Шулай ук, бакырдан коелган 3 тәлинкә, кармак рәвешендә кәкре тимерчыбык, ат, сыер малы, вак мал сөякләре табылган.

Халкы аучылык, балыкчылык, терлекчелек белән шөгыльләнгән.

Бу комарткылар барсы да Чуртанны мәдәниятен билгеләү өчен эталон исәпләнә.

Карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Агыйдел мәдәнияте

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Гребенчатый геометризм культуры//Большая российская энциклопедия
  2. Бадер О.И. Ранний палеолит Урала и Поволжья // Учен. зап. Молотовского ун-та. Т. 7. Вып. 2, 1955

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Матюшин Г. Н. Археологический словарь — М.: Просвещение, 1996. — 304 б. — ISBN 5-09-004958-0.
  • Бадер О.И. Ранний палеолит Урала и Поволжья // Учен. зап. Молотовского ун-та. Т. 7. Вып. 2, 1955

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]