Эчтәлеккә күчү

Суфичылык

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Суфичылык latin yazuında])
(Суфыйчылык битеннән юнәлтелде)
Суфичылык
гарәп. التَّصَوُّفُ
Рәвеш
Бар авазлар күрсәтелгән исем التَّصَوُّفُ
Нигезләүче Мөхәммәт пәйгамбәр
Урын Ислам дөньясы[d], бөтен дөнья[d] һәм Дөнья
Төп тема зикер[d], Исламда дога һәм Сабр[d]
Киләсе wasil[d]
Хезмәтләндерүче суфи[d]
Нәрсәгә тоташа рахма[d] һәм махабба[d]
Һәштәге sufism
Нинди вики-проектка керә Проект:Ислам[d] һәм Проект:Суфичылык[d]
Моңа өлешчә туры килә Тәкъвачылык
 Суфичылык Викиҗыентыкта

Суфичылык (яки тәсаввүф, гарәп. تصوف) — Исламдагы хәрәкәт, бер агым.

Татарлар арасында суфилык

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татарларга 1552 елга кадәр Әхмәт Йәсәви тәрикатенең йогынтысы зур була. Кол Гали, шәех Кол Шәриф - «ясәви» тәрикатеннән булалар. 1552 елдан Мөхәммәд шәех Нәкышбәнднең тәрикате тарала. Габдерәхим Утыз Имәни, Курсави, Мәрҗани - Нәкышбәндия тәрикатеннән булалар. Шәех Мөхәммәд Нәкышбәнд Бохара шәһәрендә күмелгән (хәзерге Үзбәкстан). Нәкышбәндия тәрикате - шулай ук дөньяда иң таралган тәрикатьләрдән санала.

Төркиядә яшәүче шәех Мәхмүд Остагосманоглу әл-Уфи Нәкышбәндия тәрикатенең мәшһүр шәехләреннән берсе булып тора.

Суфичылык теориясе күп гасырлар дәвамында эшкәртелә бара. XII гасырда Мөхәммәд Газалиның дини реформаларыннан соң, суфичылык ортодоксаль ислам тарафыннан таныла. Суфичылык идеологиясе Көнчыгышның мәшһүр шагыйрьләре Руми, Хафиз, Җами, Газали һ. б. иҗатында да урын ала. XIX-XX гасырларда исламны үзгәртеп корырга тырышучылар, суфичылыкны тәнкыйть итеп, суфиларның хокукларын киметү эшен башлыйлар. Мондый гамәлләр бигрәк тә XX гасырның 20 нче елларында Төркиядә эшкә җигелә. Элеккеге СССРда суфичылыкка урын калмый, әлбәттә. Хәзерге заманда суфичылык Пакистанда җирлек таба әле. Суфичылык — социаль һәм рухи яктан караганда, әлбәттә тискәре күренеш. Ул кешенең җәмгыять эшендә катнашуын чикли, шәхесне бар нәрсәгә риза, күндәм, һичнинди идеалсыз, максатсыз җан иясенә әверелдерә.

  • Гыйззәтов К.Т., Философия: 2 кит. 2 нче китап: Социаль философия: Югары уку йортлары өчен д-лек.