Василий Сухомлинский

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Василий Сухомлинский latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Василий Сухомлинский
Coin of Ukraine Sukhomlin R.jpg
Туган телдә исем укр. Василь Олександрович Сухомлинський
Туган 28 сентябрь 1918(1918-09-28)[1]
Василевка[d], Василевская волость[d], Александрия өязе[d], Херсон гөбернәсе, Украин дәүләте[d]
Үлгән 2 сентябрь 1970(1970-09-02)[1] (51 яшь)
Павлыш[d], Онуфриевский район[d], Кировоград өлкәсе, Украин Сәвит Сатсиялислар Җөмһүрияте, СССР
Ватандашлыгы Flag of the Soviet Union.svg СССР
Әлма-матер Полтавский национальный педагогический университет имени В. Г. Короленко[d]
Һөнәре укытучы, язучы, журналист
Катнашкан сугышлар/алышлар Алман-совет сугышы
Гыйльми дәрәҗә: педагогия фәннәре нәмзәте[d]

Сухомлинский Василий Александрович (укр. Василь Олександрович Сухомлинський; 28 сентябрь 1918 ел — 2 сентябрь 1970 ел) — совет новатор-педагогы, язучы. Бөек Ватан сугышында катнашучы. Педагогия фәннәре кандидаты (1955), Украина ССР ы мәктәбенең атказанган укытучысы (1958), ССРБ Педагогия фәннәре академиясенең әгъза-корреспонденты (1968), Социалистик Хезмәт Герое (1968).

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Василий Александрович Сухомлинский 1918 елның 28 сентябрендә Украина Державасы Херсон губернасының Александрий өязе (хәзер Украинаның Кировоград өлкәсе) Васильевка авылында ярлы гаиләсендә туган.

1933 елда Василий Кременчук педагогия институтының рабфагына керә, аннары вузда укуын дәвам итә. 17 яшендә авыл мәктәбендә укытучы булып эшли башлый. Полтава пединститутына күчеп, аны тәмамлаганнан соң туган төягенә кайтып, Онуфриев урта мәктәбендә украин теле һәм әдәбиятен укыта башлый.

1941 елда Бөек Ватан сугышы башлангач, Сухомлинский үзе теләп фронтка китә. Кече политрук дәрәҗәсендә Мәскәүне дошманнан саклауда катнаша, 1942 елның гыйнварындагы алышларның берсендә каты яралана, туп ярчыгы күкрәгендә бөтенләйгә торып кала. Уралдагы госпитальләрнең берсендә дәваланганнан соң тагын да фронтка җибәрүләрен сорый, әмма комиссия аны хәтта чикләнгән кимәлдә дә хәрби хезмәткә яраклы дип тапмый. Туган төбәге дошманнан азат ителгәч, Сухомлинский үз ягына кайта. 1948 елда ул Кировоград өлкәсенең Онуфриев районы Павлыш мәктәбе директоры итеп тәгаенләнә һәм бу вазифада гомеренең соңгы көненә чаклы (1970 елның 2 сентябре) эшли.

Хезмәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Василий Сухомлинский — 40 монография һәм брошюра, 600 дән артык мәкалә, 1200 хикәя һәм әкият авторы. Гыйльми хезмәтләрен һәм мәкаләләрен рус телендә, ә әдәби әсәрләрен туган украин телендә язган. Аның төрле телләрдә нәшер ителгән китапларның гомуми тиражы 4 миллион данәгә якын

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 Сухомлинский Василий Александрович // Большая советская энциклопедия: [в 30 т.] / мөхәррир А. М. Прохорова — 3-е изд. — Москва: Советская энциклопедия, 1969.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • http://www.dnpb.gov.ua/ Державна наукова педагогічна бібліотека України імені В. О. Сухомлинського

Hero of Socialist Labor medal.png  Василий Сухомлинский «Илнең каһарманнары» сәхифәсендә

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Виктор Жадько. Украинский некрополь.-К., 2005.-с.303.
  • Сухомлинский В. А. Огнегривый конек: сказки, притчи, рассказы / Сост. и предисл. А. В. Сухомлинского. — М.: Знание , 2007. — 200 с. : Ил.
  • Энциклопедия украиноведения : Словарная часть: [в 11 т.] / Научное общество имени Шевченко; гл. ред. проф., д-р Владимир Кубийович . — Париж; Нью-Йорк: Молодая жизнь ; Львов; Киев Глобус, 1955—2003.