Сухуми мәчете

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Сухуми мәчете latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Мәчет
Сухуми мәчете
абх. Акәатәи аџьаама
Сухуми мәчете.jpg
Ил Абхазия
шәһәр Сухуми, Академик Сахаров ур., 5
Дин Ислам
Бина төре бер катлы йорт
Төп даталар:
1999 (мәчет өчен бина бирелгән)
Халәте гамәлдә
Images.png Тышкы рәсемнәр
Image-silk.png Мәчет фотосурәтләре.

Сухуми мәчете (абх. Акәатәи аџьаама, ингл. mosque Sukhum) — Абхазия башкаласы Сухуми шәһәрендә урнашкан ислам гыйбадәтханәсе, мәчет. Ул бер катлы гади бинада урнашкан.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Абхазия халкының 60% ы христианнар (православие динен тотучылар), 16% ы мөселманнар (2003)[1].

XX гасырның беренче чирегендә Абхазиядә 60тан артык мәчет эшләгән. Хәзер Абхазиядә (Гудаутада һәм Сухумида) мөселманнарның ике вакытлы гыйбадәт кылу урыны бар.

1992 елда Гудаута мәдәният йорты фойесында мәчет-намаз бүлмәсе оештырыла. Анда Абхазия азатлыгы өчен(рус.) һәлак булган Төркия һәм Төньяк Кавказ иреклеләрен соңгы юлга озату оештырыла. Әлеге намаз бүлмәсе совет чорыннан соң мөселманнарның Абхазиядә ачылган беренче гыйбадәтханәсе була. 1999 елда Гудаутада мәчет өчен ике катлы йорт (Мөһаҗирләр ур., 4)[2], Сухумида мәчет өчен бер катлы бина бирелә. Алар мәчет архитектурасына охшамаган, ~100 кешене генә сыйдыра ала (ир-атлар өчен 80 кешелек бүлмә, хатын-кызлар өчен 20 кешелек). Якындагы бинаны сатып алып, Сухуми мәчете территориясен киңәйтү планы бар[3].

1999 елда Абхазия мөселманнарының бердәм Диния нәзарәте (АР МБДН) теркәлү үтә. Аның максаты — мөселман халкының дини ихтыяҗларын канәгатьләндерү, рухи дәрәҗәсен күтәрү һәм конфессияара тынычлыкны саклау. АР МБДН РФ мөселманнары, абхаз диаспоралары белән элемтәдә тора. 2005 елның мартында Россия Мөфтиләр шурасы(рус.) белән килешү төзелгән. Абхазия мөселманнары Диния нәзарәтенең беренче рәисе — мөфти Адил Габлиа(рус.) (19312011) була[4], 2011 елда Абхазия мөселманнарының дүртенче съезды Салих (Станислав) Кварацхелияны Абхазия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе итеп сайлый[5]. 2017 елдан мөфти — Тимур Дзыба[6]. Мөфти вазыйфасын башкарган Салих Кварацхелия Сухум мәчетенең имамы (абх. ахəаџьа) итеп билгеләнә. 2010 елның 10 июлендә Сухуми мәчете имамы Салих Кварацхелияның ВАЗ-2107 автомобиле төбенә шартлаткыч җайланма куелган була[7].

Сухуми мәчетенең урам яктан күренеше

Барлык мөселманнар өчен төп дини атрибут — мәчет, Абхазиядә аны төзү ике дистә ел дәвамында кичектерелә. Сухумидагы мәчет өчен урын билгеләнмәгән. Башта мәчетне диңгез ярында төзү күздә тотыла, анда совет чорында ук 14 катлы кунакханәгә нигез салынган була (Тынычлык проспектындагы Югары судның хәзерге бинасы каршында), ләкин монда кунакханә төзергә карар итәләр. Аннан соң Курченко исемендәге парк сайлап алына, махсус парк зонасында мәчет төзү максатка ярашлы түгел дип табыла. Сухуми шәһәре администрациясе башлыгы Астамур Антон улы Адлейба фикеренчә: «Мәчет, Сухумида бердәм рухи үзәк булсын өчен, православие, протестант чиркәүләре һәм католик храмы янында булырга тиеш. Без күбесенчә мөселман илләрендә яшәүче абхаз мөһаҗирләрен аларның тарихи ватаннарына кайтарырга телибез, ләкин алар Абхазиядә аларның дини хокуклары кысылыр дип курка. Дөньядагы абхазларның 70% ы — мөселманнар. Абхазия — христиан иле. Госманлы империясенең күп гасырлык хакимлеге чорында кергән ислам диненең Абхазиядәге абхазларга йогынтысы күптән зәгыйфьләнгән»[8].

«Мөселманнар саны ел саен арта бара. Хәзер алар — җирле халык, Төркиядән, Иордания һәм Сүриядән күченеп кайткан күчмәннәр, шулай ук Урта Азиядән килгән хезмәт мигрантлары. Бәйрәм намазларына меңгә кадәр кеше җыела. Җомга намазына килгән барлык мәхәллә кешеләре өчен урын җитми. Кешеләр урамда дога кылырга, салкын бетонда утырырга мәҗбүр. АР МДН мәчет төзелешенә кагылышлы барлык мәсьәләләрне — бинаны финанслау мәсьәләсеннән алып төзелеш планына кадәр, хөкүмәт белән килештерергә әзер. Әгәр кемнедер манара һәм гөмбәз борчыса, ахыр чиктә, без бары тик бина төзи алабыз»,- ди Салих (Станислав) Кварацхелия[9].

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]