Суыткыч

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Суыткыч latin yazuında])
Заманча көнкүреш суыткычы

Суыткыч — җылылыктышчалы камерада түбән температура саклый торган җайланма. Азык-төлекне яки суык җирдә саклауны таләп итә торган әйберләрне саклау өчен кулланыла.

Хәзерге суыткычлар урынына элек боз белән тутырылган базлар яки бүлмәләр хезмәт иткәннәр. Ризыклар бозылмасын өчен шундый биналардан файдаланганнар. Беренче суыту җайланмасы XIX гасырның уртасында барлыкка килгән. Аның бозын билгеле бер вакыттан соң алыштырып торырга кирәк булган.

1857 елда беренче тимер юл вагон-суыткычы барлыкка килә.

Беренче электр суыткычы 1913 елда барлыкка килә.

1930 елдан суыткычларда фреон куллана башлыйлар.

1940 нчы елларда суыткычларда туңдыру бүлекләре һәм туңдыргыч шкафлар барлыкка килә.

1950-60 елларда сатуга автомат рәвештә үзе эретә торган суыткычлар чыга.

ССРБ да беренче суыткычлар 1937 елдан кулланыла башлый, ә меңләп данәдә ул 1939 елда чыгарыла башлый. Күпләп суыткычларны 1950 елда җитештерә башлыйлар.

1962 елга АКШта - 98,3 %, Италиядә-20 %, ә ССРБда - 5,3 % гаиләдә суыткыч булган.


Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]