Сыер

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Сыер latin yazuında])
Сыер
Сурәт
Таксонның халык атамасы vaca
Макималь гомер озынлыгы 48 ел
Йөклелек чоры 9 ay
Ишетерлек минималь тавыш ешлыгы 23 Герц[1]
Максималь ишетү ешлыгы 35 000 Герц[1]
Нәрсәнең чыганагы сыер ите[d], коровье молоко[d], воловья шкура[d], knuckle[d] һәм туша[d]
Төрләр ареалы харитасы
Туклану чыганагы кыяклылар
Оя зурлыгы 1
Сөт имезү периоды 11 ay[2]
Социаль медиаларда күзәтүчеләре 33 849
Момент наступления половой зрелости 8 ± 1 ay һәм 7 ± 1 ay
Объектның күренешләре өчен төркем [d]
Әлеге вакыттан дп иртәрәк түгел БЭК CV гасыр
 Сыер Викиҗыентыкта

Сыер (лат. Bos taurus taurus) — тактояклы, күшәүче кыргый үгезнең (Bos taurus) кулга ияләштерелгән астөре. Ит, сөт һәм тиреләре өчен үрчетелә.

Сыерның бабалары зур мөгезле, эре гәүдәле кыргый турлар булган. Моннан 8 мең еллар элек аларны кулга ияләштерә башлаганнар. Кыргый үгезләрне Урта гасырларда ук үтереп бетергәннәр. Соңгысы 1627 елда Польша территориясендә юк ителә.

Башта сыерларны итләре һәм тиреләре очен үрчеткәннәр. Аннан, үгезләрне җигеп, җир сөргәннәр һәм авыр йөкләрне ташыганнар. Аннары сыерларны савып, алардан туклыклы һәм тәмле сөт ала башлаганнар. Күбрәк ит һәм сөт алу максаты белән кеше, озак вакытлар дәвамында күп көч куеп, сыерларның төрле токымнарын чыгарган. Бүгенге көндә мөгезле эре терлекнең 800 гә кадәр токымы бар дип исәпләнә. Хәзерге вакытта, кайсы продуктны күбрәк бирүенә карап, аларны сөт, ит-сөт һәм ит токымнарына бүлеп йөртәләр.[3]

Татарстанда сөт өчен үрчетелә төрган сыерларның күбесе Холмогор һәм аклы-каралы чуар токымлы. Бу сыерлар бер елга 3–5 мең литр сөт бирә. Хәзер елына 20 мең литр сөт бирә төрган рекордсмен сыерлар да бар. Сөтнең күплеге һәм сыйфаты сыерның нәрсә ашаганына һәм күпме ашаганына бәйле. Азыкның тәмле булуы да, сыерның күп су эчүе дә бик мөһим. Сыер яратып ашый төрган үлән азык авыр эшкәртелә. Сыер, ашаган азыгын кире чыгарып, аны өзаклап чәйни, ваклый, икенче төрле итеп әйткәндә, күши. Шуңа күрә аны күшәүче хайван дип йөртәләр дә.[4]

Индуслар күп гасырлар буена аларны изге хайван дип саный. Бу илдә сыер анага тиңләнә, байлык һәм изгелек символы булып санала, муллык һәм чисталыкны чагылдыра. Кайчандыр бу илдә сыер үтергән кешене хәтта үлем җәзасына тарттырганнар. Бүгенге заманда кануннар ул кадәр катгый түгел-түгеллеккә, ләкин бу малга зыян салган өчен төрмәгә эләгергә мөмкин.

Сыерлар, транспорт хәрәкәтенә бик нык комачаулап, кала урамнары буйлап үзләре теләгәнчә иркенләп йөри, һәм аларга бөтен җирдә аерым зур хөрмәт күрсәтелә. Һиндстанда иртәнге ашка кадәр сыер малын сыйлый алсаң, көнең уңышлы булачак дип ышаналар. Кызларга күзләрең сыерныкы кебек дип әйтү иң зур мактау сүзләре дип санала.[5]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]