Сызгарин-дзуар

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Сызгарин-дзуар latin yazuında])

Сыгзари́н дзуа́р (осет. Сыгъзæрин дзуар — туры мәгънәдә «Алтын Изге») — осетин мифологиясендә Көньяк Осетиядә Сба үзәненең яклаучысы булган Илаһ.

Мифология[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сызгарин дзуарның илтифатлылыгына Сба үзәненең уңышы һәм кешеләрнең муллылыгы бәйле булган. Сызгарин дзуарны мәрхәмәтләндерү өчен аның хөрмәтенә август уртасында ел саен бәйрәм үткәргәннәр. Бу вакытта авыл аксакаллары Сба авылы янында тауда булган Сызгарин дзуар изге урынына менә торган булганнар. Картлар Сызгарин дзуарны уңыш җыюның алкышлы тәмамлануы турында сораганнар. Башка осетин Илаһларыннан аермалы буларак Сызгарин дзуар корбан сорамаган. Картлар Сызгарин дзуарга биредәге тимерче бу дзуарны мәрхәмәтләндерер өчен махсус ясаган металлик фигурачыклар тәкъдим иткәннәр.

Чыганак[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • А. Б. Дзадзиев и др. Этнография и мифология осетин, Владикавказ, 1994 г., стр. 129—130, ISBN 5-7534-0537-1