Сыртланова урамы (Казан)
Күренеш
| 0°0′0″N 0°0′0″E | |
| Төбәк | Татарстан |
|---|---|
| Шәһәр | Казан |
| Район | Идел буе районы |
| Кисеп үтә |
Җиңү проспекты |
Сыртланова урамы, Мәгубә Сыртланова урамы (рус. улица Сыртлановой, улица Магубы Сыртлановой) – Казанның Идел буе районындагы (Горки-1 микрорайоны) урам. Җиңү проспекты белән киселештә башлана. Х. Мәүлүтов урамы белән киселештә тәмамлана. Гарифҗанов урамы белән кисешә. ССРБ Каһарманы
хәрби очучы Мәгубә Сыртланова (1912-1971) исемен йөртә.
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]1972 елның 30 маенда Казан хезмәт ияләре депутатларының шәһәр шурасы карары белән Казанның Идел буе районындагы урамга Советлар Берлеге Каһарманы (1946), хәрби очучы Мәгубә Сыртланова (1912-1971) истәлегенә аның исеме бирелгән. М.Х. Сыртланова 1947-1971 елларда Казанда яшәгән, 1971 елның 1 октябрендә Казанның Татар зиратында җирләнгән.
Игътибарга лаек объектлар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- Балалар скверы[1]
- 6нчы йорт – Гимнастика буенча федераль үзәк
- 21нче йорт – 10нчы балалар поликлиникасы
- 52 нче гимназия (Гарифҗанов урамы). М. Сыртланова музее эшли[2].
Галерея
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- Сыртланова урамы
-
М. Сыртланова исемендәге Балалар скверы
-
М. Сыртланова исемендәге Балалар скверы
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- Казанских улиц имена. history-kazan.ru, 2011
- Улица Сыртлановой. kznportal.ru, 20.09.2011 2017 елның 31 август көнендә архивланган
- Сыртланова урамы Казан картасында
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- ↑ Парк на Сыртлановой. Выбирай.ру, 13.07.2015
- ↑ 52нче гимназия сайтында М. Сыртланова музее, archived from the original on 2020-08-08, retrieved 2017-08-24