Эчтәлеккә күчү

Сыртлан (Бүздәк районы)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Сыртлан (Бүздәк районы) latin yazuında])
Сыртлан
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Гафурийский сельсовет[d]
Халык саны 42 (2002)[1],
41 (2009)[1],
35 (2010)[2]
Почта индексы 452701
Карта

СыртланБашкортстанның Бүздәк районындагы татар авылы. Гафури авыл советынә карый. 2010 ел җанисәбен алу буенча биредә 35 кешенең яшәве мәгълүм.

Тарихи мәгълүматлар

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Россия Дәүләт Думасының 1-2нче чакырылыш (1905 елдан) депутаты Сыртланов Шәйхәйдәр Шаһимәрдән улының төп имениесе ул вакыттагы Бәләбәй өязенең иң зур авылы Шланлыкүлдә була. Тимер юлы төзелү сәбәпле, табигатькә шактый зыян китерелә. Кыдаш елгасы саега башлый. Ә тимер юл авылның ындыр артыннан гына уза. Шуннан соң Сыртланов (Шланлыкүлдә аны “Хәйдәр түрә” дип йөртәләр) мул сулы, балыкка бай Чәрмәсән буенда, хозур табигать кочагында икенче утарына нигез сала. Авылга фамилиясеннєн алып, Сыртлан атамасын бирє. Шланлыдан анда күченүчеләр үз теләкләре белән барысы да Сыртланов фамилиясен ала.[3]

1917 елда үткәрелгән авыл хуҗалыгы исәбен алу мәгълүматларыннан Бүздәк вулысы, Сыртлан авылында 49 хуҗалыкта 292 кеше яши, барысы да башкортлар.[4]

Өч ел узуга, 1920 елда шунда ук 53 хуҗалыкта 303 татар яши, бер хуҗалыкта – урыслар (7 кеше).[5]

Халык саны
2002[1]2009[1]2010[2]
424135

2002 елда Сыртланда 50% башкорт яши итеп күрсәтелгән.

Авылның атаклы кешеләре

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Җитештерү тармагы

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Географик урынлашу

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
  • район үзәгенә кадәр (Бүздәк): 8 км
  • авыл советы үзәгенә (Гафури): 1 км
  • тимер юл станциясенә (Бүздәк): 10 км