Сьерра-Леоне
Байрак
| |
Шигарь | Unity, Freedom, Justice ![]() |
---|---|
Башкала | Фритаун |
Халык саны | 7 557 212 (2017) ![]() |
Нигезләнгән | 19 апрель 1971 ![]() |
Сәгать кушагы | UTC±00:00 |
Рәсми тел | инглиз теле |
География | |
Мәйдан | 71,740 квадрат километр |
Координатлар | 8.5°N 11.91667°W ![]() |
Сәясәт | |
Дәүләт башлыгы | Джулиус Маада Био |
Хөкүмәт башлыгы | Фрэнсис, Дэвид |
![]() | |
Икътисад | |
Акча берәмлеге | леоне |
Эшсезлек дәрәҗәсе | 3% (2014)[1] |
Туу күрсәткече | 4.626 (2014)[2] |
КПҮИ | 0.419 (2017)[3] |
Яшәү озынлыгы | 51.835 ел (2016)[4] |
Башка мәгълүмат | |
Ярдәм телефоннары | |
Электр аергычы төре | тип D,[5] BS 1363[6] |
Автомобил хәрәкәте ягы | уң |
Челтәр көчәнеше | 230 вольт[5] |
Телефон коды | +232 |
ISO 3166-1 коды | SL |
ХОК коды | SLE |
Интернет домены | .sl |
(Сьерра-Леоне Җөмһүрияте)
Гомуми мәгълүмат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Географик торышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Сьерра-Леоне - Көнбатыш Африкадагы дәүләт. Төньякта һәм көнчыгышта Гвинея белән, көньяк-көнчыгышта - Либерия белән чиктәш. Көньяк-көнбатышта һәм көнбатышта Атлантик Океан белән юыла.
Мәйданы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Сьерра-Леоне территориясе мәйданы 71740 кв. км били.
Төп шәһәрләр, административ бүленеш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Сьерра-Леоне башкаласы - Фритаун. Иң эре шәһәрләр: Фритаун (649 мең кеше), Кенема (337 мең кеше), Бо (269 мең кеше). Илнең административ-территориаль бүленеше: 3 провинция һәм Көнбатыш өлкә.
Дәүләт төзелеше[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Сьерра-Леонеда хәрби режим кертелгән. Хакимият Миллли Вакытлыча Хакимият Шурасы башы кулында. Ил Милләтләр Дуслыгына керә.
Табигате[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Рельеф[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Илнең күпчелек өлеше - Леоно-Либерия калкулыгы (биеклеге 1948 м га кадәр), төньякта - Фута-Джаллон итәкләре, көнбатыш һәм көньякта - түбәнлек.
Геологик төзелеш һәм файдалы казылмалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Илнең җирләре эчендә алмаз, бокситлар, титан рудасы, тимер рудасы, алтын запаслары бар.
Климат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Климат тропик. Фритаунда уртача еллык температура якынча +26°С, яңгырлар фасылы майдан октябрьга кадәр дәвам итә.
Эчке сулар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Төп елгалар - Моа, Сева, Рокел, Каба.
Туфраклар һәм үсемлекләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Саванна хөкем сөрә, тауларда һәм көньякта - дымлы экваториаль урманнар.
Хайваннар дөньясы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Фауна вәкилләре арасында күбрәк вак сөт имезүчеләр: урман дуңгызы, шимпанзе, дикобраз. Елгаларда крокодиллар һәм гиппопотамнар бар.
Халкы һәм теле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Сьерра-Леоненың халкы якынча 5,08 млн. кеше, халыкның уртача тыгызлыгы 1 кв. км га 70 кеше. Этник төркемнәр: темне - 30%, менде - 29%, креоллар һәм тагын 20 төркем. Телләр: инглиз теле (дәүләт теле), менде, темне, башка Африка телләре, крео (инглиз теле нигезендә диалект).
Дин[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Мәҗүсиләр - 52%, мөселманнар - 40%, христианнар - 8%.
Кыскача тарихи тасвирлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Бу регионда беренче европалылар 1460 елда португалиялеләр булган, алар илгә исемне биргән ("Арслан таулары"). Британия колониясе Фритаунда 1787 елда барлыкка килгән. 1808 елда Сьерра-Леоне король колониясе статусына ия булган, ә 1896 елда - протекторат статусына ия булган. 1924 елда ил җирле үзидарә органнарына беренче сайлаулар үткәргән. 1961 елның 27 апреленда Сьерра-Леоне бәйсезлеккә ирешкән. 1992 елның 29 апреленда илдә хәрби борылыш булган.
Кыскача икътисади тасвирлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Сьерра-Леоне - үсеш алган тау файдалы казылма чыгару сәнәгате белән аграр ил. Төп товар авыл хуҗалыгы культуралары: кофе, май пальмасы. Урман кисүе. Балыкчылык. Алмазлар, бокситлар, алтын, рутил чыгару. Нефть эшкәртү, урман кисү предприятиеләре. Экспорт: тау файдалы казылмалар чыгару һәм авыл хуҗалыгы продукциясе. Авыл хуҗалыгы.
Кыскача мәдәният тасвирламасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Сәнгать һәм архитектура. Фритаун. Милли музей; ботаник бакча; изге Георгий англикан соборы (1828).
Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Энциклопедический справочник "Все страны мира", Издательство "ВЕЧЕ", 2003, авторы-составители И.О. Родин, Т.М.Пименова.
- ↑ http://data.worldbank.org/indicator/SL.UEM.TOTL.ZS.
- ↑ http://data.uis.unesco.org/index.aspx?queryid=239; ЮНЕСКО-ның статистика институты.
- ↑ http://hdr.undp.org/en/data; Отчёт о развитии человечества.
- ↑ http://data.uis.unesco.org/Index.aspx?DataSetCode=DEMO_DS; ЮНЕСКО-ның статистика институты.
- ↑ 5,0 5,1 "World Plugs"; тикшерү датасы: 10 июнь 2016; мөхәррир: Халыкара иликтер тихникасы кәмисиясе.
- ↑ "World Plugs"; тикшерү датасы: 10 июнь 2016; мөхәррир: Халыкара иликтер тихникасы кәмисиясе.