Сьерра-Леонеда ислам

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Сьерра-Леонеда ислам latin yazuında])
Оутамба-Килими Милли паркыннан(ингл.) ерак түгел Рибия мәчете
Гбендемду мәчете (сулда). Сьерра-Леоненың Оутамба-Килими Милли паркы

Сьерра-Леонеда ислам (ингл. Islam in Sierra Leone, гарәп. الإسلام في سيراليون‎) ― күпчелек дине. Ил халкының (8 млн кеше, 2015 елга) 60 [1] ― 71, 3 % ы [2]мөселманнар. Аларның зур күпчелеге ― Мәлики мәзһәбе сөнниләре, әхмәдия җәмгыяте вәкилләре ил халкының 9 % ын тәшкил итә, аз санда (мөселманнарның 5 % ы чамасында) шигыйлар бар. Илнең төньягында яшәүче темне һәм менде этник төркемнәре ислам динен беренчеләрдән булып кабул иткән.

Илнең Конституциясе дин тоту иреген күздә тота, һәм хөкүмәт бу хокукны тормышка ашыруда ярдәм итә. Христианнар (күпчелек протестантлар, азчылык католиклар) ил халкының 20―21 % ын тәшкил итә [3]. 2015 елда илдә 3 500 Һинд дине тарафдары исәпләнгән.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

XVIII гасыр башында хәзерге Гвинеянең Фута-Джаллон(ингл.) төбәгеннән фула һәм манде кабиләләре Сьерра-Леоненың төньяк өлешендә яшәүче темне һәм менде этник төркемнәре кешеләрен исламны кабул итүгә этәргән.

Британия колонизациясе вакытында христиан динен тарату омтылышы бик уңышлы булмаган. 1961 елда ил бәйсезлеккә ирешкәннән соң, Ислам таралуын дәвам иткән. Мөселманнарның ил халкы санындагы өлеше 1960 елда 35 % тан 2008 елда 71 % ка кадәр арткан.

Яңа заман[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1991-2002 еллардагы Ватандашлар сугышының(ингл.) дини мотивлары булмаган ; мөселманнар, христианнар һәм традицион дин тарафдарлары конфликтның ике ягында да булган. Киресенчә, илдә динара мөнәсәбәтләр яхшы, бигрәк тә мөселманнар белән христианнар арасында. Мөселман һәм христиан лидерларыннан торган динара совет бу татулыкны сакларга ярдәм итә[4].

Мөселман һәм христианнар арасында катнаш никахлар гадәти күренеш булып тора [5].

2000-елларда ил башкаласында Ливия җитәкчесе Мөәммәр әл-Каддафи тарафыннан финансланган Каддафи мәчете төзелгән [6].

Сьерра-Леоне мөселманнарына Мәккәгә хаҗ кылуда илләр арасында ара ераклыгы, шулай ук юл хакының кыйбат булуы һәм башка икътисади сәбәпләр аркасында кыенлыклар бар.

Тоткан диннәренә карамастан, Сьерра-Леоне президентлары даими рәвештә җомга намазларына йөри.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Alusine Jalloh, David Skinner. Islam and trade in Sierra Leone.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Présentation du pays par le ministère français des affaires étrangères
  2. Étude 2013 елның 25 июль көнендә архивланган. mondiale de la population musulmane par le Pew Forum, datant de 2008
  3. Thematic Report on Population Structure and Population Distribution. In: Sierra Leone 2015 Population and Housing Census, Statistics Sierra Leone, Oktober 2017, S. 27.
  4. Présentation de la Sierra Leone par l'Aide à l'Église en Détresse
  5. International Religious Freedom Report for 2016.
  6. Is that a camel in your goody bag, or…. Babak Fakhamzadeh, 4. Oktober 2010.