Сэн Катаяма

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Сэн Катаяма latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Сэн Катаяма
яп. 片山 潜
Сэн Катаяма.jpg
Туган телдә исем Сэн Катаяма
Сугаторо Ябуки
Туган 26 декабрь 1859(1859-12-26)
Япония
Үлгән 5 ноябрь 1933(1933-11-05) (73 яшь)
Мәскәү
Күмү урыны Мәскәү кирмәне диварының некрополе[d]
Милләт япон
Ватандашлыгы ЯпонияFlag of Japan.svg Япония
Әлма-матер Гриннелл көллияте[d], И.В. Сталин исемендәге Көнчыгыш хезмәт ияләренең коммунистик университеты һәм Yale Divinity School[d]
Һөнәре сәясәтче
Эш бирүче Коммунистический интернационал[d]
Сәяси фирка Япунстан камунислар фиркасе[d] һәм Коммунистическая партия США[d]

Commons-logo.svg [[commons:Category:Katayama Sen|Сэн Катаяма
яп. 片山 潜]]
Викиҗыентыкта

Сэн Катаяма (яп. 片山 潜, чын исем-фамилиясе Сугаторо Ябуки) (1859-1933) — япон коммунисты, халыкара коммунистлар хәрәкәте эшлеклесе, Коминтерн җитәкчеләреннән берсе (1922-1933). Япония коммунистлар фиркасен нигезләүче (1922).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сэн Катаяма
ССРБ маркасы. 1967. Рәссам С. Поланский.
Тираж 3000

1859 елның 26 декабрендә Япониядә (Хонсю утравы) Мимасака провинциясе Хадеги авылында (хәзерге Окаяма префектурасы Кумитё өязе Юге бистәсе) ишле крестьян гаиләсендә туа.
Катаяма гаиләсе Сугатороны 19 яшендә уллыкка ала һәм Сэн исеме бирә.
Будда чиркәве карамагындагы мәктәптә монахлардан кытай язуын өйрәнә, кытай әдәбиятын һәм борынгы тарихны укый. Яшүсмер Катаяма гомуми белем мәктәбендә 100 көн генә укып кала, гаиләсенең тормышы авыр булу сәбәпле, ул укуын ташларга мәҗбүр була. Катаяма башлангыч мәктәп программасын үзлегеннән өйрәнә һәм, белем алырга өметләнеп, 1881 елда 22 яшендә Токиога китә. Басмаханәгә кара эшче, наборчы булып урнаша.
1884 елда Катаяма Америкага китә.

Америкада[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кыен шартларда унике ел яши: батрак, кухня эшчесе, пешекче, көнлекче булып эшли. Христиан диненә күчә. Белемгә булган омтылышы нәтиҗәсендә Гринэлл көллиятен (ингл. Grinnell College) (1892), Андовер дини мәктәбен, АКШның төньяк-көнчыгышындагы Коннектикут штатындагы Йель университетын (1895) тәмамлый. Университетта укыганда социалист була.

Япониядә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1896 елда, 37 яшендә фәннәр бакалавры дипломы алып, туган иленә кайта. Аңа укытучы, журналист, мөхәррир яки тикшеренүче галим булып эшләргә мөмкинлек ачыла. Ләкин ул инкыйлабчы юлын сайлый. XIX гасыр ахырында Япониядә эшчеләр хәрәкәте көчәеп китә, аңа Сэн Катаяма җитәкчелек итә. Бер төркем иптәшләре белән беренче япон һөнәри берлеген (1897), социализмны өйрәнү җәмгыятен (1898) төзи. Эшчеләр өчен үз акчасына журнал чыгара, аның битләрендә гади һәм аңлаешлы итеп Аурупа һәм Америкадагы социалистлар хәрәкәте белән таныштыра. 1900 елда II Интернационал башкарма комитетының бюросына сайлана. Япония социал-демократлар фиркасен (1901) төзү өчен күп көч куя. 1903-1904 елларда «Хэймин симбун» газетасында эшли.

Урыс-япон сугышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Урыс-япон сугышы елларында Катаяма, бу сугышка каршы чыгып: «Урыс һәм япон эшчеләре бер-берләренә дошман түгел, аларга кара-каршы сугышыр өчен бернинди сәбәп юк», дип яза. 1904 елда Катаяма II Интернационалның Амстердамда узган конгрессында катнаша. Конгресста рәислек итүче, үзенең урынбасарлары итеп, үзара сугышучы илләр вәкилләре сайланган булуга делегатларның игътибарын юнәлтә. Бу сүзләрдән соң Япония байрагы Сэн Катаяма һәм Русия империясе байрагы Георгий Плеханов аягүрә басып кул кысышалар.

АКШта[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1904 елда Чикагода Америка социалистлар фиркасе корылтаенда катнаша. Аннары 3 ел Техаста яши, дөге үстерү белән шөгыльләнә.

Япониядә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1906 елда туган иленә кайта. 1910 елда Япониядә кара реакция чоры башлана. Һөнәри берлекләр таратыла, социал-демократлар фиркасе таратыла. Бик күп җәмәгать эшлеклеләре кулга алына. Менә шундый шартларда 1911 елда 6 мең трамвай йөртүченең забастовкасы башланып китә. Яхшы хәзерләнгән һәм оешкан забастовка эшчеләрнең җиңүе белән тәмамлана. Забастовкага җитәкчелек итүдә катнашуы өчен Катаяма 9 ай төрмәдә утырып чыга. Судта гаепләүче: «Катаяма – куркыныч кеше, чөнки ул – сарык тиресе ябынган юлбарыс, аны иң югары җәзага тартырга кирәк», - ди.

Төрмә режимы, җәзалаулар Катаяманың сәламәтлеген какшата. Иреккә чыккач та, ул көн-төн күзәтү астында яши, газета-журналлар аның мәкаләләрен басмый. Үз газетасына штраф салына, аның күләме түләп бетерерлек кенә булмый, шуның аркасында газета чыгудан туктый. Иптәшләренең киңәше һәм ярдәме белән 1914 елның сентябрендә АКШка мөһаҗирлеккә китә.

Мөһаҗирлектә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Башта Сан-Францискода урнаша. Ләкин Япония консулының эзәрлекләвеннән качып, Нью-Йоркка күченергә мәҗбүр була. Белеме һәм дипломы булуга карамастан, Катаяма йөк ташучы, җыештыручы, идән ялтыратучы, бакчачы булып эшли. Прогрессив журналларга империалистик сугышка каршы мәкаләләр яза. Япон эмигрантлары өчен, күләме зур булмаса да, япон телендә журнал чыгара.

Америка коммунистлар хәрәкәтен берләштерү өчен дә күп көч куя. 1918 елда япон мөһаҗирләреннән беренче коммунистчыл төркемнәр оештыра. Америка коммунистлар фиркасенең беренче үзәк комитеты составына кертелә. Америка полициясе тарафыннан эзәрлекләнгән Катаяма яшерен рәвештә эшли башлый. 1918 елда Мексика аркылы Русиягә китә.

Шуралар Русиясендә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1921 елның 14 декабрендә Мәскәүгә килеп төшә. 23 декабрьдә Шураларның IX Бөтенрусия корылтаенда В.И. Ленин белән беренче тапкыр очраша. Коминтернның III карары нигезендә 1922 елның 22 гыйнварында Мәскәүдә уздырылган Ерак Көнчыгыш хезмәт ияләренең I корылтаенда катнаша. Шунда Япония коммунистлар фиркасен төзү турында карар кабул ителә[1].

Иосиф Сталин исемендәге Көнчыгыш хезмәт ияләренең коммунистчыл университетын (Мәскәү) тәмамлый.

1922 елда Читага бара һәм Диңгез буе краен япон басып алучыларыннан азат итүдә катнаша: листовкалар язып, япон хәрбиләре арасында таратуны оештыра. Кызыл Армия гаскәр башлыклары Сэн Катаямага «Мактаулы кызылармияче» исеме һәм Кызыл Армияче хәрби киеме бүләк итә.

Коминтерн җитәкчелегендә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1922 елның ноябренда Коминтернның IV конгрессында Коминтерн башкарма комитетының президиум әгъзасы итеп сайлана. Инкыйлаб көрәшчеләренә ярдәм итү буенча халыкара оешма (рус. МОПР) төзүдә катнаша. Бу оешма дөньяның барлык илләрендәге сәяси тоткыннарга һәм аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтә.

Империалистик сугышка каршы беренче халыкара чараларда: Брюссельдә (1927), Майндагы Франкфуртта (1929), Амстердамда (1932), Парижда (1933) сугышка каршы конгресс эшендә катнаша.

Сэн Катаяма 1933 елның 5 ноябрендә 74 яшендә Мәскәүдә вафат була. 9 ноябрьдә Кызыл мәйданда зур матәм митингысы була. Сэн Катаяманың көле салынган савыт Мәскәү кирмәне диварына куела.

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • I хатыны Фуде (?-1903) һәм ике баласы.
  • II хатыны Хари Тама (1907 елда өйләнешәләр) һәм кызы.

Әсәрләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Япония и Америка. М.: Литиздат НКИД, 1925.
  • Статьи и мемуары (К столетию со дня рождения). М., 1959.
  • Воспоминания. М., 1964.

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кызыклы факт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1930 елда Сэн Катаямага, Төркестан-Себер магистрале төзелешен тәмамлау символы итеп, Казакъстанның Айна-Булак җирлегендә тимер юлга соңгы көмеш кендекне кагу вазифасын тапшыралар.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Күп белергә теләсәң (әлманах). Казан: ТКН, 1973.
  2. Жизнь, отданная борьбе. Под. ред. И. В. Милованова, Л. Н. Чернова. М.: Наука, 1964.
  3. С. Катаяма. Три года революции в России. «Исторический архив», 2006, № 6; 2007, № 4.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Япония коммунистлар фиркасенең I корылтае 1922 елның 15 июлендә Япониядә уза