Сюзан Авҗы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Сюзан Авҗы latin yazuında])
Сюзан Авҗы
төр. Suzan Avcı
Фото
Туган исеме:

Сюзан Йосыф кызы Бизавҗы

Туган көне:

25 сентябрь 1937(1937-09-25) (86 яшь)

Туу җире:

Төркия, Бурса

Гражданлыгы:

Төркия Төркия

Һөнәр:

кино, театр актрисасы, продюсер

Карьера:

1956—2008

IMDb:

ID 0042820

Сюзан Авҗы (төр. Suzan Avcı), сәхнә исеме, чын исеме Сюзан Йосыф кызы Бизавҗы (төр. Suzan Bizavcı, 1937 елның 25 сентябре, Төркия, Бурса) — Төркия кинематография эшлеклесе, продюсер, актриса. Singirdak Melahat (1965), Silahlar kanunu (1966) һәм Kilink uçan adama karsi (1967) фильмнары аша танылу алган. Киноактрисалар Бинназ Авҗының әнисе, Айдан Шенерның туганы[1].

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1937 елның 25 сентябрендә Төркиянең Бурса шәһәрендә дүрт балалы мөһаҗир татарлар гаиләсендә туган (әтисе Йосыф — татар, әнисе Бәһия — кырым татары). 1943 елда әтисе цирроздан вафат була[2]. Башлангыч мәктәпне тәмамлагач, әнисе һәм өч сеңлесе белән Истанбулга күченә һәм әнисе эшләгән туку фабрикасында эшли башлый.

13 яшендә ул «Йылдыз» журналы оештырган «Мисс кино» конкурсында катнаша. Конкурс премиясе — Duru Film студиясендә Метин Эрксан (төр. Metin Erksan) фильмында рольдә уйнау була. Бәйгедә җиңсә дә, әнисе аңа фильмда катнашырга рөхсәт итми[3]. 15 яшендә янәдән «Йылдыз» журналындагы «Мисс кино» конкурсында катнаша һәм өченче урынны ала.

Төркия театр һәм кино актеры Муаммер Караҗа(төр.) (1906—1978) оештырган театрда [4] эшләгәннән соң, Төркия опера һәм театр сәнгатькәре (чыгышы белән Иран әрмәннәреннән булган) Тото Караҗа (чын исеме Ирма Феликян, 1912—1992) [5] театрына күчә, соңрак Истанбул театрына урнаша.

Кино карьерасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төркия кинематографиясендә эшләгән 55 ел эчендә 367 фильмда һәм бихисап театр спектакльләрендә уйнаган[6].

1957 елда башланган кино карьерасында ул төрек киноиндустриясенең нигезе булган «Yeşilçam»(рус.) (Ешилчам, Яшел карагай) студиясе киноларында тискәре персонажларны уйный. Башкарган рольләре арасында уңай хатын-кыз образлары күп булса да, Төркия кинематографында ул «вампир хатын» рольләре белән истә кала.

1962 елда «Шәһвәт кыялары» (Азгынлык кыялары, Şehvet Uçurumları) фильмындагы роле белән танылу ала.

1966 елда «Турист Гомәр Алманиядә» (Turist Ömer Almanya'da) комик сериясендә уйный[7].

Сайланган фильмография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Продюсер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Singirdak Melahat (1965)
  • Ölüm çemberi (1965)
  • Sari gül (1966)
  • Korkusuz adam (1966)
  • Yarali kus (1967)
  • Aksamci (1967)

Актриса[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Kurt Mustafa (1957)
  • Tütüncü Kizi Emine (1958)
  • Pamukçu güzeli Halime (1960)
  • Gençlik hülyalari (1962)
  • Singirdak Melahat (1965)
  • Yakut gözlü kedi (1966)
  • Sürtük (1970)
  • Hasret (1974)
  • Yasamak bu degil (1981)
  • Kizlar sinifi yarisiyor (1986)
  • Sözde Kizlar (1990)
  • Unutabilsem (1998)
  • Ömerçip (2003)
  • Yadigar (2004)
  • Görgüsüzler (2008) һ. б.

Бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гаилә хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Беренче ире (1952–1959), аерылганнар — Алп Акширай (Alp Aksiray). Беренче ире өйләнгән кеше була; беренче никахын бозып, Сюзанга 15 яшендә, суд аркылы яшен арттырып яздырып, өйләнгән. Иренең гаиләсе 1955 елда оныклары Мете туганчы, аны кабул итми. 1959 елда аерылганнар. Улы Мете 1997 елда баш миенә кан савып вафат булган[8].
Икенче ире (1960 елдан), аерылганнар — режиссер Хөсәен Чендере (Hüseyin Cendere).
Өченче ире (1970 елдан), аерылганнар — сценарист Эрдоган Түнаш (Эрдоган Түмер) (Erdogan Tünas, 1935—2007)[9]. Кызлары кино актрисасы Бинназ (Binnaz Avci, 1971)[10].

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Son dakika! Suzan Avcı hastaneye kaldırıldı! sabah.com.tr, 19.02.2018(төр.)
  2. Suzan Avcı Kimdir? kimnereli.net(төр.)
  3. Oya Çinar. Suzan Avcı: 'Esmer metres olmaz' dediler, sarışın oldum. posta.com.tr, 3.01.2019(төр.)
  4. Gökhan Akçura, Bir Aşk Hikayesi, 01.06.2008(төр.)
  5. Toto Karaca (1912–1992). imdb.com(ингл.)
  6. Son dakika... Suzan Avcı'nın zor anları. sabah.com.tr, 26.10.2017(төр.)
  7. Turist Ömer Almanya'da. kinopoisk.ru(рус.)
  8. Suzan Avcı. biyografi.info(төр.)
  9. Эрдоган Тюнаш. kinopoisk.ru(рус.)
  10. Binnaz Avci. biyografi.info(төр.)