Сюзан Кахраманер

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Сюзан Кахраманер latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Сюзан Кахраманер
SZ1.jpg
Туган телдә исем төр. Suzan Kahramaner
Туган 21 май 1913(1913-05-21)
Истанбул, Госман империясе
Үлгән 22 февраль 2006(2006-02-22) (92 яшь)
Истанбул, Төркия
Ватандашлыгы Flag of Turkey.svg Төркия
Әлма-матер Истанбул университеты
Һөнәре математик, профессор
Эш бирүче Сүрих үнивирситите һәм Истанбул университеты
Гыйльми дәрәҗә: профессор (1968)

Commons-logo.svg Сюзан Кахраманер Викиҗыентыкта

Сюзан Кахраманер (төр. Suzan Kahramaner; 1913 елның 21 мае, Ускюдар — 2006 елның 22 феврале, Истамбул) — төрек математигы, Төркиянең беренче хатын-кыз математикларының берсе.

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сюзан Кахраманер Ускюдарда, Истамбул провинциясе районында Рыфка Осман һәм Хюзеен Ханим гаиләсендә туа. Әтисе һөнәре буенча хирург була.

Мода Нумюне Инас (төр. Moda Numüne Inas) башлангыч мәктәбендә укый. Урта белемне Нотр Дам Де Сионда 1924 елда ала, ә 1934 елда бакалавр дәрәҗәсен ала. Аннары Госман империясенең югары уку йортына — Дәрелфунүнгә укырга керә, реформадан соң ул Истанбул университетына[калыпны мәкаләдән алып куярга] кушыла. 1939 елда Истамбул университетының математика-астрономия факультетының аспирантурасын тәмамлый. Соңрак Төркиянең беренче математигы Кәрим Эрим җитәкчелегендә докторлык эше яза башлый.

1943 елда Чамлыджда кызлар өчен урта мәктәптә укытучы ассистенты булып эшли. Шул ук елны Истамбул университетының математика факультетында, II курсны өйрәнү мәсьәләләре буенча ярдәмче вазифасында эшли башлый. Шул ук елны Эдинбургта Халыкара математиклар конгрессында катнаша. 1959—1960 елларда Цюрих университетында эшли. 1966 елда Рольф Неванлинн коллегиумына чакырыла. Шул ук елны август аенда Мәскәүдә узган Халыкара математиклар конгрессында чыгыш ясый. Гыйльми дәрәҗә алу максаты белән диссертация язганда сентябрь һәм октябрь айларында Хельсинки университетында(рус.) эшли. 1968 елда профессор исемен ала. Сюзан Кахраманер Әхмәт Дернек, Рыфкы Кахрамандер һәм Яшара Полатоглуның фәнни җитәкчесе булган[1]. Һельсинки, Стэнфорд, Цюрих, Лондон, Париж университетларында фәнни тикшеренүләр үткәрә[2].

2006 елның 2 февралендә Сюзан Кахраманер вафат була[3].

Гаилә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сюзан Кахраманерның улы, Рыфка Кахраманер, һәм аның хатыны Ясемин Кахраманер математика профессорлары булалар, ә аларның уллары Дениз Кахраманер Стэнфорд университетында электротехника бакалавры дәрәҗәсен ала.

Сурәтләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Suzan Kahramaner.
  2. Suzan Hoca. әлеге чыганактан 2017-05-21 архивланды.
  3. Vefat. әлеге чыганактан 2020-03-02 архивланды.