Сөрен Кьеркегор

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
(Сёрен Кьеркегор битеннән юнәлтелде)
Моңа күчү: навигация, эзләү
Сөрен Кьеркегор
Søren Aabye Kierkegaard
Kierkegaard.jpg
Туган телдә исем Сөрен Обю Кьеркегор
Әйтелеш
Туган 5 май 1813(1813-05-05)
Копенгаген, Дания
Үлгән 11 ноябрь 1855(1855-11-11) (42 яшь)
Копенгаген, Дания
Күмү урыны Ассистенс зираты[d]
Яшәү җире Копенһаген
Берлин
Ватандашлыгы Flag of Denmark.svg Дания
Альма-матер Копенһаген университеты[d]
Һөнәре язучы, фәлсәфәче, теолог
Җефет
Kierkegaard sig.png
Сөрен Кьеркегор
Søren Aabye Kierkegaard
Викиҗыентыкта

Сөрен Обю́ Кье́ркегор (дан. Søren Aabye Kierkegaard) — дат фәлсәфәчесе, протестант теологы, язучы.

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Фәлсәфи карашлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кьеркегор, үзенең хезмәтләрендә рациональ танып белү теорияләрен, бигрәк тә Һегельның тарихи процесста объектив кануннарның ролен ачкан теориясен тәнкыйтькә тотып, индивидның абсолют иреккә лаек булуын дәлилли. Кьеркегор үзенең хезмәтләрендә төп игътибарны «ирек», «шәхес», «сайлап алу», «карар кабул итү» кебек категорияләргә юнәлтә һәм аларны «мөстәкыйль» җисемнәр рәвешендә, җәмгыять шартларыннан аерып карый.

Кьеркегор үзенең «Курку төшенчәсе турында» дигән хезмәтендә кешенең яшәешендә «курку» күренешенең мөһим урынын билгеләргә алына. Кешенең аңында иррациональлек, рациональлеккә караганда, күбрәк урын били дип саный.

Кьеркегорның фәлсәфәсе мистика белән сугарылган. Яшәешкә «курку», төрле мистик идеяләр тагуы белән ул үзеннән соңгы дәвердә (XX гасыр башында) экзистенциализм дип аталачак агымга нигез сала, аның барлыкка килүенә этәргеч көч бирә.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Гыйззәтов К.Т., Философия: 2 китап. 1 нче китап: Кыскача философия тарихы. Философиянең нигез проблемалары: Югары уку йорты өчен дәреслек.