Сүбәдәй Туган

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Сүбәдәй Туган latin yazuında])
Сүбәдәй Туган
Туган телдә исем төр. Subidey Togan
Туган 21 декабрь 1943(1943-12-21) (80 яшь)
Төркия, Истанбул
Ватандашлыгы Төркия Төркия
Әлма-матер Якын Көнчыгыш техник университеты[d][1]
Һөнәре икътисадчы
Балалар улы Әмрү
Ата-ана
Гыйльми дәрәҗә: икътисад фәннәре докторы[d]

Сүбәдәй Туган (төр. Subidey Togan, 1943 елның 21 декабре, Төркия, Истанбул) — төрек галиме, икътисадчы, профессор, күренекле сәясәтче һәм тел-әдәбият галиме Әхмәтзәки Вәлиди Туганның улы.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сүбәдәй Туган 1943 елның 21 декабрендә Истанбул шәһәрендә дөньяга килә. Атасы Әхмәтзәки Вәлиди Туган (Әхмәтзәки Әхмәтшаһ улы Вәлидов) (төр. Ahmed Zeki Velidi Togan, 10 декабрь 1890 — 26 июль 1970) — күренекле сәясәтче һәм дәүләт эшлеклесе, Башкорт милли-азатлык хәрәкәте җитәкчесе, автоном Башкортостанга нигез салган шәхес. Әнисе румын нугайларыннан — Нәҗмия Вәлиди.

Югары белемне Төркиядә ала — 1967 елда Якын Көнчыгыш техник университетында (tr) икътисад һәм статистика буенча бакалавр дәрәҗәсенә ия була.

Икътисад буенча докторлык диссертациясен 1972 елда Америка Кушма Штатларының Балтимор шәһәрендә урнашкан Джон Хопкинс университетында яклый.

Төрле елларда Техас A&M (АКШ), Якын Көнчыгыш техник (Төркия), Клаксон (АКШ), Төркиядә Анкара һәм Билкент университетларында укыта.

1978 елдан доцент, ә 1987 елдан профессор гыйльми дәрәҗәләренә ия.

1987-1996 елларда Билкент университетының Икътисад, административ һәм социаль фәннәр факультеты деканы була, моңарчы шул ук югары уку йортының профессоры булып эшли.

Китаплары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]