Сәгъд ибн Әби Вәккас

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Сәгъд ибн Әби Вәккас latin yazuında])

Сәгъд ибн Әби Вәккас (гарәп. سعد بن أبي وقاص‎;? - һ. 55, 675 ел) - Мөхәммәд пәйгамбәрнең якын сәхабәсе, исән вакытында ук җәннәт вәгъдә ителгән ун сәхабәнең берсе, Хәлифәтнең гаскәр башлыгы һәм дәүләт эшлеклесе.

Сәгъд беренчеләрдән булып ислам кабул итә, аңа бу вакытта 17 яшь була.

Мөселманнар белән бергә Мәдинәгә һиҗрәт кыла. Бәдер, Өхед, Хәндәк һәм башка сугышларда катнаша.

Әбү Бәкер һәм Гомәр хәлифәлеге чорында Хәлифәтне ныгытуда катнаша. Византия һәм Иранга каршы сугышларда гаскәр башлыгы вазыйфасын били. Аның җитәкчелегендә Кадиссия сугышында мөселманнар фарсыларны җиңәләр.

Гомәр аны үзеннән соң хәлифәлеккә алты кандидатның берсе итеп калдыра, ләкин шурада Госман хәлифә итеп сайлана. Госман идарә иткән чорда Сәгъд Куфә идарәчесе булып билгеләнә, ә аннары Госман аның урынына башканы билгели.

Хәлифәттәге фетнә вакытында сәяси роль уйнамаган.

Сәгъд һ. 55 елда вафат була.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]