Сәгыделсогуд

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Сәгыделсогуд latin yazuında])

Сәгыделсогуд (гарәп. سعد السعودсә‘д әл-со‘уд — «бәхетлелегенең бәхетлелеге»[1]; Дәлү β, Дәлү бетасы, β Aqr) — Дәлү йолдызлыгының яктырыш буенча беренче йолдызы. Бу +2,91 күренмә йолдызча зурлыктагы сары үтә зур йолдыз Җирдән якынча 600 яктылык елы ераклыкта тора. Аның өслегенең температурасы югары түгел һәм 5460 К тәшкил итә. Йолдызның яктыртучанлыгы Кояшныкыннан 2200 тапкыр артыграк, ә диаметры — 50 тапкыр зуррак.

Йолдызның күренмә ике «иптәше» бар: Дәлү β B — 35,4 почмакча секунд ераклыкта урнашкан +11,0 зурлыктагы йолдыз; Дәлү β C — 57,2 почмакча секунд ераклыкта урнашкан +11,6 зурлыктагы йолдыз.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Сәгыд — бәхетлелек. — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге: татар әдәбиятында кулланылган гарәп һәм фарсы сүзләре / К.З. Хәмзин, М.И. Мәхмүтов, Г.Ш. Сәйфуллин. — Казан: Тат. кит. нәшр., 1965. — 792 б. — Б. 120.