Сәгыйдия мәдрәсәсе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Сәгыйдия мәдрәсәсе latin yazuında])
Сәгыйдия мәдрәсәсе
Элеккеге исем
Бишенче җәмигъ мәдрәсәсе
Эшләү еллары 1810 ел1909 ел
Адрес Казан, Тукай урамы, 34

Сәгыйдия мәдрәсәсе (5нче җәмигъ мәдрәсәсе) — Галиев мәчете (Бишенче җәмигъ мәчете, Муса бай (Муса бине Сәлим) мәчете, Базар (Печән базары) мәчете) мәхәлләсендә нигезләнгән ике сыйныфлы кадими дини уку йорты (мәдрәсә). Галиев мәчетендә имам һәм мәдрәсәдә мөдәррис булып хезмәт иткән Сәгыйтовлар нәселенә мөнәсәбәтле мәдрәсә «Сәгыйдия» дип аталган.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Галиев мәчете. Хәзерге күренеш

1810 елда Казанның Бишенче җәмигъ мәчете (Галиев мәчете, Муса бай (Муса бине Сәлим) мәчете, Базар (Печән базары) мәчете) мәхәлләсендә мулла Сәгыйть бине Әхмәт тарафыннан оештырыла. Мәдрәсә ике сыйныфлы була. Озак еллар мәдрәсә белән җитәкчелек иткән Сәгыйтовлар нәселеннән булган имамнар көчле дин белгечләре һәм мөгаллимнәр буларак билгеле булса да, укыту алымнары буенча мәдрәсә кадими уку йорты исәпләнә.

1869 елдан 1909 елга кадәр Галиев мәчетенең беренче мулласы һәм мәдрәсәнең өлкән мөдәррисе булып Мөхәммәтйосыф Габсаттар улы Сәгыйтов (1830-1909) эшли. Ул мәгариф өлкәсендәге һәр төрле үзгәртүләргә кискен каршы була.

1882 елның 28 октябреннән Галиев мәчетенең икенче мулласы булып хезмәт иткән Галимҗан Баруди (Галимҗан бине Мөхәммәтҗан бине Беньямин бине Гали бине Колмөхәммәт, 1857-1921) уздырган татар (мөселман) мәгариф системасын камилләштерүгә юнәлгән җәдитчә укыту сәясәтен кабул итмичә, Мөхәммәтйосыф Габсаттар улы Сәгыйтов җәдитчеләр белән бер дивар эчендә булырга теләмичә, уку йортын икегә бүлү юлына баса. Галимҗан Баруди мәдрәсәнең таушалган иске бинасы урынында заманча өч катлы мәдрәсә бинасы корырга уйлагач, аңа иске бинаны сүтәргә рөхсәт бирми. Шуның белән М.-Й.Г. Сәгыйтов үзенең җәдитче Г. Барудидан бәйсез булуын, аның сәясәтен кабул итмәвен күрсәтә. 1901 елда Галимҗан Барудига Мөхәммәдия мәдрәсәсенең яңа өч катлы кирпеч бинасын урамның кызыл сызыгыннан күпкә эчкәрәк кереп, Мөхәммәтйосыф хәзрәт Сәгыйтов мәдрәсәсе ишегалдында төзетергә туры килә (Ә.Г. Хөсәенов, Г. Үтәмешев акчасына).

1909 елда, М.-Й.Г. Сәгыйтовның вафатыннан соң гына, ике сыйныфлы Сәгыйдия мәдрәсәсе бинасы Галимҗан Баруди кулына күчә, уку йорты Мөхәммәдия мәдрәсәсенә кушыла.

Бина[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

XIX гасырның беренче яртысында Казанның Тихвин (хәзерге Тукай) урамында кирпечтән бер катлы итеп төзелгән бина.

Кызыклы факт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мөхәммәтйосыф Габсаттар улы Сәгыйтовны язучы Фатих Әмирхан (Мөхәммәтфатих Мөхәммәтзариф улы Әмирханов, 1886-1926) үзенең «Фәтхулла хәзрәт» повестендәге (1909) төп каһарманның прототибы итеп алган.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Казань в памятниках истории и культуры. К.:ТКН, 1982.
  2. Радик Салихов, Рамиль Хайрутдинов. Республика Татарстан: памятники истории и культуры татарского народа (конец XVIII – начало XIX веков). К.:Фест, 1995. ISBN 5-900866-01-7
  3. Татар зыялылары: тарихи портретлар: укытучылар һәм югары сыйныф укучылары өчен мәкаләләр җыентыгы / төз. Р.М. Мөхәммәтшин. Урысчадан Ә.М. Камалов тәрҗ.. — Казан: Мәгариф, 2003. — 82нче бит.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]