Әбрар Сәгыйди

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Әбрар Сәгыйди latin yazuında])
(Сәгыйди Әбрар битеннән юнәлтелде)
Әбрар Сәгыйди
Туган телдә исем Мөхәммәтәбрар Мөхәммәтзакир улы Сәгыйтов
Туган 13 апрель 1895(1895-04-13)
РИ, Казан губернасы, Зөя өязе, Кошман
Үлгән 1939(1939)
Милләт татар
Ватандашлыгы Русия империясе Русия империясе
РСФСР РСФСР
ССРБ ССРБ
Һөнәре шагыйрь, драматург, мулла, укытучы
Балалар Марат Сәгыйтов

Әбрар Сәгыйди, Мөхәммәтәбрар Мөхәммәтзакир улы Сәгыйтов[1] — мәшһүр татар шагыйре, драматург.

Әбрар Сәгыйди 1895 елның 13 апрелендә Казан губернасы Зөя өязе (хәзерге Татарстанның Кайбыч районы) Түбән Кошман авылында мулла гаиләсендә туа. Казанда «Мәрҗания» мәдрәсәсен һәм мөгаллимнәр әзерли торган мәктәпне тәмамлаганнан соң, укытучылык эшен башлап җибәрә.

Бер үк вакытта әдәби иҗат эше белән дә шөгыльләнә: 1913 елдан башлап “Кояш”, “Тормыш”, “Йолдыз”, “Шура”, “Сөембикә”, “Ак юл” кебек ул заманның абруйлы газета-журналлары битләрендә романтик рухта язылган шигырьләрен, поэмаларын бастыра. 1916-1917 елларда “Сугыштан абыем хатлары”, “Ирек азаны” исеме белән ике шигъри җыентыгы дөнья күрә.

1922-1924 елларда Ә. Сәгыйди Буа төбәгенең (1930 елдан Буа районы) Килдураз авылында мулла була, аннан авыл мәктәпләрендә, мәгариф оешмаларында эшли. Иҗатта да активлык күрсәтә. (Кайбер мәгълүматларга караганда, аның әдәби мирасында кулъязма хәлендә ике дистәдән артык пьесасы саклана.) “Сәхра кызы”, “Кызыл тау” пьесалары үз вакытында сәхнәгә дә куела.

Әбрар Сәгыйди, үпкәсенә салкын тидереп, кырык дүрт яше тулар-тулмас вафат була.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Татар энциклопедиясенең шәхесләр исемлеге. К.: ТР ФА Татар энциклопедиясе институты, 1997, 211нче бит