Сәгыйть Агиш

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Сәгыйть Агиш latin yazuında])
(Сәгыйть Агишев битеннән юнәлтелде)
Сәгыйть Агиш
Сәғит Агиш
Туган телдә исем Сәгыйть Ишмөхәммәт улы Агишев
Туган 19 гыйнвар 1905(1905-01-19)
Исәнгилде, Ырынбур өязе, Ырынбур губернасы
Үлгән 10 июль 1973(1973-07-10) (68 яшь)
Уфа
Күмү урыны Уфа мөселман зираты
Милләт башкорт
Ватандашлыгы Русия империясеРСФСРССРБ
Әлма-матер Ырынбур башкорт педагогия техникумы
Һөнәре язучы, мөхәррир
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Ата-ана
  • Ишмөхәммәт (әти)
Бүләк һәм премияләре Салават Юлаев премиясе (1975)
Хезмәт Кызыл Байрагы ордены(1955)«Хөрмәт Билгесе» ордены(1949)

 Сәгыйть Агиш
Сәғит Агиш
Викиҗыентыкта

Сәгыйть Агиш (псевдоним, тулы исеме Сәгыйть Ишмөхәммәт улы Агишев, баш. Сәғит Агиш, Сәғит Ишмөхәмәт улы Агиш) – язучы, шагыйрь, балалар язучысы, Салават Юлаев премиясе лауреаты (1975).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1905 елның 19 гыйнварында Ырынбур губернасы Ырынбур өязе (хәзерге Ырынбур өлкәсе Шарлык районы) Исәнгилде авылында туа. 1906-1917 елларда гаиләсе Актын авылында яши.[1] 1917-1919 елларда Ырынбурда «Хөсәения» мәдрәсәсендә, күрше Юлдаш авылында II баскыч мәктәптә укый. 1921 елдан Ырынбурда Ырынбур башкорт педагогия техникумында[чыганагы?] (1921 елдан Ырынбур башкорт педагогия техникумы) укый. 1924 елда Уфага килә, сәүдә челтәрендә эшли. 1925 елда «Башкортстан яшьләре» (баш. Башҡортостан йәштәре) газетасына сәркатип итеп алалар. Шул чорда оешкан «Сәнәк» журналы эшендә даими катнаша.

1932 елда Уфа педагогия институтының кичке бүлегенә укырга керә. Ике курсны тәмамлагач, 1934 елдан укытучы булып китә. Сәрмән, Дәүләкән педагогия укуханәләрендә тел-әдәбият укыта. 1939 елда Уфага кайтып, Башкортстан укытучылар белемен күтәрү институтында әдәбият методикасы буенча гыйльми хезмәткәр булып урнаша.[2]

Бөек Ватан сугышы башлангач, ике ел Гафури районы Сәетбаба мәктәбендә укытучы, уку-укыту бүлеге мөдире булып эшли. 1943 елдан Уфада, республика министрлар кабинеты каршындагы сәнгать эшләре идарәсендә инспектор, язучылар берлегендә әдәби киңәшче вазыйфасында.

1949-1951 елларда «Әдәби Башкортстан» (баш. Әҙәби Башҡортостан) журналының җаваплы сәркатибе.

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

С.Кудаш(с), Г.Голәм,
Х.Туфан, С.Агиш.1965.

С. Агиш Ырынбурда педагогия техникумында укыганда әдәбият белән ныклап кызыксына, пьесалар яза башлый. Алар һәвәскәрләр тарафыннан шәһәр сәхнәләрендә уйнала.

С. Агишта әдәбияткә мәхәббәт уятуда шул чорда техникумда әдәбият укытучысы булып эшләгән атаклы татар язучысы Шәриф Камалның роле зур. Пьесалар язу белән бергә, С. Агиш техникумда көлке журналын чыгаруда да катнаша.[3]

«Белем» журналында «Авыл давылда» дигән беренче шигыре басыла. 1927 елда Уфада С.Агишның татар телендә «Безнең көлү» дигән беренче шигырьләр җыентыгы дөнья күрә.[4] Балалар өчен «Куш төймә» (1928), «Азгын малай» (1929) хикәяләр китабын чыгара.

1932 елдан башлап бөтен көчен проза өлкәсенә бирә. «Шартына килсен» (1933) хикәяләр җыентыгына Булат Ишемгул «Яңа Сәгыйть турында» дигән баш сүз яза, анда әсәрләрнең оста язылуына, юмор һәм сатира юнәлешендә булуына басым ясый.

«Мәхмүтов» повестенда яңа икътисад сәясәте (НЭП) вакытында җанланып киткән алыпсатарларны фашлый. «Егетләр» әсәрендә күмәк хуҗалык төзелешенең ныгуын сурәтли.

Бөек Ватан сугышы елларында гади кешеләрнең тылда һәм фронттагы батырлыгын данлап, «Атлы Илморза» (1942), «Әхмәдулла» (1944), «Фронтка» (1944), балалар өчен «Минем өч аем», «Җирәнкәй» китапларын язды.

Сугыштан соң авыл кешеләренең рухи яктан үсүен реаль тормыштан алынган образлар аркылы чагылдырган «Нигез» (1949) романын, автобиографик вакыйгаларга нигезләнгән «Тәүге дәресләр» китабын чыгарды. «Якташлар» повестенда Муса Җәлилнең балалык еллары турында сөйли.

Үзенең каләмдәш дуслары, мәдәният әһелләре Мәҗит Гафури, Шәһит Ходайбирдин, Әфзал Таһиров, Сәләм Галимов , Хәй Мөхәмәдьяров, Али Карнай һ.б. турында истәлекләре кызыксыну белән укыла.

Хикәя һәм нәсерләр остасы С. Агишның әсәрләре илдә яшәүче күп кенә халык телләренә тәрҗемә ителде. Башкорт, татар, рус, мари телләрендә 50 китабы нәшер ителде.[5]

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Р.Нурмөхәммәтов.
С.Агиш портреты.1953
  • Уфаның Совет районындагы элекке Поляр урамга язучының исеме бирелде [6]
  • Учалыда бер урам язучы исемен йөртә.
  • Уфада ул яшәгән йортка һәм эшләгән Сәетбаба мәктәбе диварына тактаташ беркетелгән.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

ССРБ язучылар берлеге әгзасы (1934)

Чыганак[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Совет Башкортстаны язучылары (биобиблиографик белешмә). Уфа, 1988.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1. Н. Гыйззәтуллин. Нигез. Совет Татарстаны, 1956, 16 сентябрь.

2. Г. Минский. Дусны искә алганда. Ағиҙел, 1980, № 1.

3. С.Агиш турында истәлекләр. Уфа, 1985.

4. Г. Агишева. Пока есть я… Бельские просторы. 2007, №2.

Сылтама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Нигез электрон китапханә сайты

Башкортстан (белешмәлек)(үле сылтама)

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Ырынбур өлкә китапханәсе, archived from the original on 2017-03-24, retrieved 2014-10-28 
  2. Башкортстан (белешмәлек)(үле сылтама)
  3. Совет Башкортстаны язучылары. Уфа, 1988, 27 биттә.
  4. Ф.Г., Табигыйлеккә хилафлык бит238, archived from the original on 2013-07-02, retrieved 2014-10-28 
  5. Әдәби карта. Уфа районы
  6. Уфа шәһәр советы башкарма комитеты карары, 1974 ел, 23 гыйнвар