Сәгыйть Аслаев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Сәгыйть Аслаев latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Сәгыйть Аслаев
Туган 1 ноябрь 1954(1954-11-01) (67 яшь)
1нче Эткол, Баймак районы, Башкорт Автономияле Совет Социалистик Республикасы, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы Flag of the Soviet Union.svg СССР
Flag of Russia.svg Россия
Әлма-матер Волгоград дәүләт физик мәдәният академиясе[d]
Һөнәре спортчы
Эш бирүче Башкорт дәүләт университеты

Сәгыйть Аслаев (1 ноябрь 1954 ел) — совет һәм Русия тренеры, югары мәктәп эшлеклесе. 2003 елдан Башкорт дәүләт университетының спорт-сәламәтләндерү эшләре буенча, 2010 елдан — социаль мәсьәләләр буенча проректоры. Педагогия фәннәре кандидаты (2007). Профессор (2004). Бокс буенча Русиянең атказанган тренеры (2003). Русия Федерациясенең (1999) һәм Башкортстанның (1991) атказанган физик культура хезмәткәре, Русия Федерациясенең мактаулы югары һөнәри белем бирү хезмәткәре (2006), Башкортстан Республикасының мәгариф отличнигы (2001). Салават Юлаев ордены кавалеры (2014).

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сәгыйть Төхвәт улы Аслаев 1954 елның 1 ноябрендә Башкорт АССРның Баймак районы 1-нче Эткол авылында туган. Атасы — Аслаев Төхвәт Хәлим улы (1922-1995), педагог-методист, башкорт теле белгече.

1976 елда Волгоград физик культура институтын тәмамлый.

1978 елда «Хезмәт резервлары» ирекле спорт җәмгыятенең Башкортстан өлкә советында хезмәт эшчәнлеген башлый. 1982 елда югары спорт осталыгы мәктәбенең өлкән тренеры итеп тәгаенләнә. 1986 елда Уфа шәһәре 4-нче Олимпия резервының махсус балалар һәм үсмерләр мәктәбенә (СДЮШОР)[1] эшкә күчә.

1988 елда ССРБ-ның бокс буенча җыелма командасына тренер итеп тәгаенләнә. 1992-1996 елларда да Русия җыелма командасында. 1992 елдан Башкортстан Республикасы җыелма командасының баш тренеры булып эшли.

2001 елдан Сәгыйть Төхвәт улы Башкорт дәүләт университетының физик тәрбия һәм спорт кафедрасы мөдире вазифасын били, ә 2003 елда БДУның спорт-сәламәтләндерү эшләре буенча проректоры итеп тәгаенләнә[2].

2007 елда «Интерактив белем бирү процессында физик культура укытучыларында педагогик аралашу осталыгын формалаштыру» темасына диссертация яклый һәм «педагогия фәннәре кандидаты» дәрәҗәсен яулый[3].

Тренерлык һәм укытучылык эшчәнлеге елларында Сәгыйть Төхвәт улы халыкара класслы спорт мастерларын, шулай ук 50-дән артык ССРБ һәм Русия спорт мастерларын әзерли, алар арасында:

  • Владимир Ганченко — 48 килограммга кадәрге авырлык категориясендә бокс буенча 1992 елгы Русия чемпионы, 1992 елгы Олимпия уеннары катнашучысы;
  • Ринат Гыйззәтуллин — 63,5 килограммга кадәрге авырлык категориясендә бокс буенча 1992 елгы Русия чемпионы;
  • Рамил Хөснетдинов — 48 килограммга кадәрге авырлык категориясендә бокс буенча 1995 елгы Русия чемпионы;
  • Эльвира Касыймова — 2000 елда кикбоксинг буенча дөнья чемпионы[4].

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Башкортстанның атказанган физик культура хезмәткәре (1991)
  • Русия Федерациясенең атказанган физик культура хезмәткәре(1999)[5]
  • Башкортстан Республикасы мәгариф отличнигы (2001).
  • Русиянең атказанган тренеры (2003)
  • Русия Федерациясенең мактаулы югары һөнәри белем бирү хезмәткәре
  • Салават Юлаев ордены (2014).

Гыйльми хезмәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Аслаев Сәгыйть Төхвәт улы // Башкорт энциклопедиясе— Уфа: «Башкорт энциклопедиясе» гыйльми-нәшрият комплексы, 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-143-9.(Тикшерелгән 19 октябрь 2019)